Дилбәр Булатова
Главная » Статьи » Мои статьи

УНСИГЕЗ ЕЛ УРЫН ӨСТЕНДӘ...

УНСИГЕЗ ЕЛ УРЫН ӨСТЕНДӘ...

(Минзия РЫСАЕВА сөйләгәннәрдән.)

Әти белән әнинең никадәр  мәхәббәтле яшәгәннәрен үзем кияүгә чыккач кына аңладым. 1996 елда өч бала белән аерылып, әти белән әни янына, Стәрлебаш районы Бакча авылына, кайттым. Ирем Әфганстанда хезмәт иткән,  нервылары да какшаган булгандыр инде. Әти-әни, бик хәсрәтләнсәләр дә: “Балакаем, кайт”, – диделәр. Әнине карап үстергән Зөбәй бабай 1993 елда фаҗигале рәвештә, алтмыш кына яшендә  яланда аттан егылып үлде. Бу хәлләрдән соң әнинең кан басымы 240ка күтәрелде. 1997 елда аны инсульт сукты. Уң як гәүдә бөтенләй эшләми. Кул, аяк, күз... Менә шуннан бирле ул урын өстендә. Әни унбиш ел савучы булып эшләде. Аңа “чәлтерләрең матур”, дип, гел соклана торган булганнар иде. Күз дә тигәндер инде.

Әле хәле бигрәк авырланды.  Көннән-көн хөртәя. Бер ел инде сөйләшә дә алмый. Ятып кына тора. Сөяп утыртып та булмый. Авып китә. Эндәшсәң, ияк кага, йә баш селки. Җиде-сигез ел элек сул күзенә операция ясаткан идек, хәзер инде бик начар күрә. Күзе күрмәсә дә, колакка зирәк, кешене тавышыннан, аяк атлавыннан таный... Энеләрем килсә, таный,  кулларыннан тота, куана. Килен килгәч, шатланып  бот чапкан була.

Уң як хәрәкәтләнмәсә дә, сул ягы  бер тик  тормый. Җиңнәре, итәкләре тузып бетә. Астына җәяргә борынгыча итеп, мамыктан сырып сырмалар ясаган идем, шушыларны тишеп,  мамыгын чыгарып бетерергә мөмкин.

Иртән тору белән иң тәүдә аны карыйм, ни хәлдә,  тын аламы икән, дим. Алай төнлә яхшы йоклый, иртән  сәгать уннарда уятып чәй эчерәм. Көненә өч-дүрт сәгать саен ашатып торам. Төрле-төрле боткалар пешерәм. Солы, манный, талкан боткасы ярата. Тотып ашый алмый. Итне блендердан үткәреп суыртам. Бананны изеп ашатам, алманы кыргыч аша уып бирәм. Ашаганын оныта, табиб, күп ашатмагыз, диде. Ә бит элегрәк күбрәк ашатырга, тәм-том белән сыйларга тырыша идек. Бердәнбер шатлыгы – ашау, ди идек. Алай ярамаган икән. Оныкларым, ни гаҗәп, картәниләрен бик яраталар, аны үбеп кенә торалар. “Ул бит безгә бәләкәй чакта: “Кил әле, бер үбим, – ди иде. Без йоклаганда өстебездән чебеннәрне җилпеп куа иде”, – диләр.

Әбәткә токмачлы шулпа әзерлим. Кайчак бер йомырканы сөткә изеп пешереп бирәм. Йогуртны каймак белән туглап эчерәм. Эремчек ярата. Шөкер, шикәр чире юк алай.

Безнең әни яшь чагында бик шәп иде. Гомердә дә уйламадык болай булыр дип. Көтүдән кайтмый калган сарык бәрәннәрен авылның түбән очыннан җилкәсенә генә салып алып кайта иде. Ләкин ни хәл итәсең, югары кан басымы нәселдә бар.  Эссегә чыдый алмый. Форточканы ачып йоклыйбыз. Әнинең әтисе Гайфулла мулла да шулай эссе яратмаган, челлә вакытларында кар базына төшеп утырыр булган.  Ул ялчы тоткан. Ялчылары: “Эссе көнне печән чабып интекмик, хуҗа барыбер кар базында утыра”, – дигәннәр дә ял иткәннәр.

Әнине әти белән Венер уналты ел карадылар. Венер әнине әти үлгәннән  соң да өч ел карады. Киленгә рәхмәт, авырсынмады. Без, дүрт бертуган, бөтенебез дә, кем булдыра ала, сөйләшеп, киңәшләшеп кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштык. Авыл фельдшеры Ләлә Шиһаповага, район дәваханәсе невропатологы Фәрит Галиевка бик рәхмәтлебез. Килен чирләгәч, әнине мин алып килдем. Авылдагы Рәйсә киленнең дә (Мөнир энемнең хатыны) ярдәме күп булды: кер юа, идән юа, аш пешерсә – ашын, мәҗлес үткәрсә,  ризыгын төяп китерә иде. 

Әти исән чагында әнине үзе юындырды. Өйдә махсус бер бүлмә ясадылар, юынтык су таутүбән үзе агып китә иде. Мунчага баштагы биш елны гына йөртә алдык, чөнки гәүдә авыр, көч җитми, имгәнер дип тә курыктык.

Әнинең гомере буе тән тиресе нык булды, юк-бар авыруга бирешеп бармады. Әле инде, гел памперста булгач, тәне бозылырга мөмкин, шуңа гел диярлек спирт, дарулар, кайнаган көнбагыш мае, балалар тәненә сибә торган порошок-присыпка  белән эшкәртәм. Җәен аягы шешенеп, таш кебек булды. Ул да булса, сыеклыкны чикләргә кирәк булган икән. Уфа пропискасы, булмаса да, табиблар тыңлыйлар, килеп карый, дәваларын язалар, рәхмәт. Ел саен система куйдырам, ноотроп уколлар ясыйм. Памперсларны собес бирә. Ике тапкыр бушлай коляска кайтарттык.

Безнең әни бик юмарт, мул куллы булды. Утыз-кырык сарык асрыйлар, өмә булса, казанга ярты сарык сала иде.  Бәбкәләр яратты. Аларны чирәмдә саклап утыра, һәркайсын берәм-берәм сөеп чыга иде. Казларны суйгач, елады, каз нәселен бетердегез, дип.

Ашны тәмле пешерә, керне чиста юа иде. Кызык сүзле, мәрәкәчел булды. Җырларга яратты. Сыер сауганда да, сепаратор аертканда да җырлап, үз күңелен үзе юатты. Бианасы Фатыйма, минем картәни, артык уңган, гадел, туры кеше булды. Әнинең чисталыкка бик һушы китмәвен сөйләштерә дә иде. Алай да: “Әниегезнең кул арты җиңел”, –дип мактый иде. Чөнки сыер икешәрне бозаулый, сарыклар икешәр-өчәрне бәрәнли иде безнең.

Әйтәм бит, әти белән пар сандугачлар кебек яшәделәр. “Ризамын Ходаема, байлар өендә утырам, асыл  бабаем бар янымда”, – ди, бер зарланмас иде. Аңа әти кушыла, көйләп үк җибәрә:

Әбием дә янымда,

Пенсиям дә җитәрлек...

Кич унберләрдә йоклап китә. Саташмый-нитми. Ютәлләп тә карамады. Сарымсак ашатам, көн дә. Янына куям. Чәйне үзем эчкән үлән белән ясыйм.

Эштән туктадым, юнь дә юк, әнине дә ташлап китеп булмый. Авыру караган кеше үзе дә туза инде. Әнинең кан басымы – 140, минеке  190  булып китә. Теш кыскан вакытлар да була. Рәхмәт әйтергә өйрәттем.

Инсульт кат-кат бәрә икән ул. Дүрт тапкыр гына булгандыр. Ике ел элек начар сөйләшә башлады, Уфага килгәч, бөтенләй сөйләшмәс булды. Табиблар: “Йөрәк таза, тәрбия яхшы, юкса, яши алмас иде”, – диләр. Инвалид караганга аена мең ярым сум чамасы түләнә. Льготалардан баш тарттык, акчалата алабыз. 16-17 мең сум пенсиясе килә,  хөкүмәткә рәхмәт. Тәнне чиләндерми торган матрас, тотынгычлар бирделәр. Беренче группа  инвалидлыкны башта ук билгеләгәннәр иде.

Ак сөтен имезеп үстергән әниемне карауның бер авырлыгын да сизмим. Кешеләр елап йөриләр, әниләре вафат. Көннән-көн ныграк жәлләтә. Туганнарыма рәхмәт, бер кыек сүз, бер ызгыш булмады. Әти-әнисен тәрбияли алмаган кешеләрне дә гаепләмим. Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Кайбер әби-бабайлар өйләреннән чыгып китәләр, тыеп булмый. Тәрәзәдән чыгып егылып һәлак булучылар бар. 

Намазга бастым. Ун еллап элек инде. Хәрефләрне өйрәндем. Өч улым да намазда, ураза тоталар. Безнең бит Фатыйма картәни бик  динле карчык иде.  Ә Гайфулла картәти (аның картәнисе Юрматы башкортларыннан), әнинең әтисе, сөннәтче булган. Китаплары киштә-киштә булган. Аны раскулачивать иткәннәр. Нигез ташларына кадәр сүтеп алып киткәннәр. Әнинең әнисе Яушевлар токымына барып тоташа.

Әнинең кыен чаклары үтте инде. “Тышка чыгарыгыз, кар алып керегез”, – ди торган иде. “Кайтам”,  – дип өзгәләнә иде. “Хәлекәйгә барабыз, йә Карагышка барып, Галиләрдә чәй эчеп кайтыйк әле”, – дип әйтә иде. Бу бер дүрт еллар элек булды. Кайчак алдалап булаша: “Әй, Фәридәнең кырыгына барып кайттым әле”, – ди иде. “Кемнәр бар иде соң?” – дигән булам. “Әй, озак тормадым, тиз кайттым, машина килеп алды, китереп куйгач ни”, –  дип җаваплый, югалып калмый иде.

Менә шулай, Аллаһы Тәгалә кемгә нинди язмыш язган. Безнең әнинең  унсигез елы гомере урын өстендә үтте. Берни хәл кылып булмый, Ходайның биргәненә шөкер, дип, күнәсең, сабыр итәсең. Сынауларын сынмыйча үтәргә, фани дөнья имтиханын  лаеклы тапшырырга тырышасың.

 

 

 

Категория: Мои статьи | Добавил: Дильбар (10.03.2016) | Автор: Дильбар
Просмотров: 532 | Рейтинг: 0.0/0