Главная » Статьи » Мои статьи |
КӘРИМ КАРА (ҺАДИ КӘРИМОВ) ПРОЗАСЫНА БЕР КАРАШ
Соңгы вакытта татар телендә чыккан гәзит-журналларда Кәрим Кара исеме еш күренә. Аның «Кызыл таң», «Өмет», «Идел» битләрендә байтак кына хикәяләре басылды, «Тулпар»да «Лашбайга сәяхәт», «Принцлар һәм принцессалар», «Шаяру», «Инфаркт», «Аргамак»та «Без әнкәйнең йөрәгеннән чыктык», «Казан»да «Тәкъдиреңә язган булса», «Кызыл таң»да «Качкын» повестьлары дөнья күрде. Кәрим Караның әдәбиятка килүен көчле, гайрәтле чишмә ургылып чыгу белән тиңләргә була. Әсәрләренең саны да, сыйфаты да мондый чагыштыруга хокук бирә, аның мул сулы елгага әверелерлек дәрте дә, дәрманы да җитәрлек. Вакытлы матбугатны басып алган уртакул игезәк әсәрләр — бәхетсез мәхәббәт, кызганыч очраклар, яшьлекләрен сагынып сыкранучы әби-бабайлар һәм, нигездә, авыл тормышы хикәяләнгән язмалар арасында яшь язучының әсәрләре тематик яктан яңа булуы, оригинальлеге белән игътибарны җәлеп итә. Ул хикәя-повестьларын иң актуаль темаларга багышлый, аларда бүгенге тормыш, бүгенге кешеләр хакында бәян итә, көнүзәк мәсьәләләрне кузгата. Аның геройлары — замандашларыбыз — бик күпләрне борчыган проблемаларны чишәргә омтылалар, безгә таныш хәл-ситуацияләргә юлыгып, яшәү табышмагына җавап эзлиләр. Эшеннән язган Фәрит, ялгыз Нурия, бизнесмен Марат — шундый таныш алар безгә. Алар — кыргый базарга күчеш чоры балалары, җәмгыятьне биләп алган зур үзгәрешләр китергән авырлыкларны үз җилкәләрендә татучылар. Намус. Акча. Ялган. Иҗат. Гаилә. Яшәеш... Кыйблалар, кыйммәтләр алышынган чорда бу төшенчәләрнең мәгънәсе, дөресрәге, аларга карата мөнәсәбәт үзгәрә. Ярлыларга һәм байларга бүленеш бу процессның тышкы ягы булса, кешеләр аңында, зур иҗтимагый төркемнәр аңында барган үзгәрешләр инде тирәнрәк, катлаулырак күренешләр, Автор шушы туфанда «упкын читендә биегән» йомычка — аерым кеше образларын фәлсәфи-психологик яссылыкта сүрәтли, дәвер картинасын бирергә омтыла, дөнья агышына үз мөнәсәбәтен белдерә, үз хакыйкатен бәян итә. Кәрим Караның укучыга әйтер сүзе бар, һичшиксез, бар... Ул, тупас, рәхимсез чынбарлык диңгезе эченнән миһербанлылык, кешелеклелек, изгелек кебек энҗе бөртекләрен күреп, чүпләп ала да, учларына салып безгә күрсәтә сыман. «Ә шулай да бар ул дөньяның адәм баласы үрмәли торган үрләре... Һәр кешенең үзенә генә хас бурычымы, билгеләнешеме булырга тиештер бит?» — дип фикер йөртә Фәрит («Лашбайга сәяхәт» повесте). «Ни чәчсәң — шуны урырсың! Әрни бу йөрәк, шап-шактый ир тыштан караганда, ә бушка үткән гомер, мәгънәсез еллар агымы, җилгә чәчелгән уйлар, фикерләр, хәленнән килә иде бит аның да, — дип үрсәләнә танылган шагыйрь Шамил Дәүләт («Инфаркт»). «Тән ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен гомеремне сарыф иткәнмен, акча, корсак, кием, нәфсе колы булып яшәгәнмен», — дип үкенә Марат («Шаяру»). «Кемдер дөнья малы артыннан куа, кемдер җылы урынга урнашып үз тынычлыгын саклый. Әмма шулар арасында, — ди автор, — җан турында кайгыртканнар, төн йокламый уйланганнар, рух офыкларын киңәйтергә омтылган затлар да бар. Уяныйк, гамьсезлек, битарафлык йокысыннан арыныйк, үз-үзебезне алдап яшәү җитәр, кешелеклелегебезне югалтмыйк», — дип чаң кага ул. Әдәбиятның асыл үрнәкләре мисалында Кәрим Кара да кешелекне мәңге борчыган фәлсәфи сорауларга җавап эзли, яшәү мәгънәсе, кешенең җирдәге тәгаенләнеше турында уйлануларын сәнгатьчә югарылыктагы, гомумиләштерү көченә ия булган образлар системасы аша укучыга җиткерергә омтыла. Аның әсәрләрен укып баручылар, мөгаен, игътибар иткәндер, ялгышу, алдану мотивы аларда еш кына төп фон, төп композицион чара ук булып китә. «Лашбайга сәяхәт» повестеның герое Фәрит гомер буе иллюзияләр тоткынлыгында яши, әмма эшсезлек, акчасызлык, тән газаплары, хыянәт михнәтләрен татып, ахырда көрәшчеләр сафына баса. Аның авылга кайтып китүен йомшаклык, җиңелү дип аңларга кирәкми. Дан-шөһрәткә, хакимлек кылуга, байлык тупларга омтылу табигый хәлгә әверелгән бу заманда вөҗдан сафлыгы, кешелеклегеңне саклап калу да рухый көч һәм ихтыяр таләп итәдер. Фәриттә донкихотлык, иррациональ башлангыч та юк түгел, әмма бу образның төп кыйммәте аның эзләнүләр юлына басуында, соңлап булса да «уянып», искечә яшәү рәвешеннән, үз-үзен алдаудан баш тартуында. Урау-урау юллар үтеп, ул, ахырда, туган авылына юнәлә, аның бар гомере үк Лашбайга — балачак сафлыгына — сәяхәт буларак күзаллана. «Шаяру» повестенда Маратның тормышы шулай ук ялганга, ягъни дә акча нигезенә корылган булып чыга һәм очраклы бер шаяру аркасында гөрселдәп җимерелеп тә төшә. Төп геройның гыйбрәтле язмышы мисалында автор тагын ялкынланып, кайнарланып «кеше булып яшәргә» кирәклеген исбатлый. Марат образының безнең татар прозасы өчен чагыштырмача яңа икәнен дә билгеләргә кирәк. Эшкуарларыбыз көннән-көн күбәйсә дә, әдәби әсәрләрдә алар аз күренә әле. «Яңа татар» Маратны берьяклы гына: «бу — уңай герой» яисә «тискәре герой» дип бәһалау мөмкин түгел. Ул, тормыштагы кебек үк, уңай һәм кимчелекле яклары булган, үз-үзен бәяләргә һәм аңларга сәләтле, катлаулы кеше образы буларак гәүдәләнә. Билгеле булуынча, әдәби әсәрнең фәнни хисап яки публицистик язмага хас булмаган җете үзенчәлеге, нечкә хасияте бар: язучы, образлар системасы, сюжет, һ.б. сәнгатьчә сүрәтләү чаралары ярдәмендә, сүзләр белән генә әйтеп-аңлатып булмый торган уй-фикерне укучыга җиткерә ала. Иҗадый шәхес күп очракта ниндидер эчке тоемлауга таянып иҗат итә һәм еш кына иң җитди, хәтта йөзләгән фактларга таянып язылган социологик тикшеренүләр отчетында да күз уңыңнан ычкындырылган, күрсәтеп бирелә алмаган тормыш закончалыкларын ача, сизгер барометрдай, җәмгыятьнең кәефен чагылдыра, әле чалымланып, бөреләнеп кенә килгән иҗтимагый хәрәкәтләрнең эчке сулышын тоя. К.Кара әсәрләрендә ялгышу, ялган, яисә чынбарлыктан качарга тырышу («Качкын» повесте) мотивларының өстенлек алуын шушы күзлектән аңлатып буладыр. Базар хакимлеге урнашу, беренчел капитал туплау чорының ыгы-зыгыларында югалып, аптырап калган Фәритләр, Нурияләр — болар зур бер катлам — зыялыларның рухый халәтен чагылдыручы образлар. «Принцлар һәм принцессалар» повестеның төп герое — «нәфис лалә чәчәге» Нурия — кырыс чынбарлык белән йөзгә-йөз бәрелешә. Ул ялгыз вә ярдәмчесез. Принцлар турында хыялланган Көлсылу — Золушка — Нуриянең «ярым кыргый» авыл егете белән төн үткәрүе — бу аның бертөслелек, билгесезлек, чарасызлыктан котылырга талпыныш ясавы ул. Яшь әдип иҗат иткән образларның сәнгатьчә бөтенлеккә ия булуын билгеләргә кирәк. Аның повесть-хикәяләрендә артык персонажлар, кирәкмәгән детальләр юк диярлек, киресенчә, һәр образга мәгънәви йөк салынган. Күзәтүчәнлек, кеше типларының иң характерлы сыйфатларын тотып ала белү, көнкүреш ситуацияләрен урынлы куллану авторга тормышчан образлар тудырырга мөмкинлек бирә. Иң мөһиме — язучы чынбарлык хакыйкатенә тугры кала һәм кеше психологиясенең нечкәлекләрен белеп эш итә: натуралистик сүрәтләүгә дә төшеп китми, алсу төсләргә манчып, күпертеп тә бизәкләми, сентиментализмга да бирелми. Мәсәлән, «Принцлар һәм принцессалар» повестенда образлар тоташ бер галерея тәшкил итә. Монда яңа күлмәк алудан башы күккә тигән Зөлфия дә, йөрәк чире белән хастаханәдә яткан әби, аның фырт түрә улы, шәфкать туташы Галия, һаман дәрте сүнмәгән карчык, эчкече Шәүкәт, көнче ирдән кыйналып гомер иткән Алсу да бар. К.Кара бер-ике деталь, репликалар ярдәмендә дә гомумиләштерү көченә ия булган образ иҗат итәргә сәләтле. Шәүкәтнең сүзләренә игътибар итегез әле: «Синдә иде йомышым, Нуриякәй-чибәркәй, — диде ул, кулын-кулга угалап, — бөтен өмет синдә генә инде, малай... Дуслык хакына коткара күр... Синең хәлеңнән килә, мин бит күп сорамыйм. Соңгы тапкыр булыр, честное пионерское...» Берничә генә кыска җөмләдә Шәүкәт хакында никадәр мәгълүмат! Ишарә-жестлар (кулларын угалавы), ялагайлык, йөз грамм хакына антлар итүгә кадәр төшеп җитү... һәм эчкеченең сүрәте, социаль типның портреты әзер. Яки Фердинандның ничек «килеп керүен» күрегез: «Шул вакыт ишектә әлеге егет күренде. Башында чак эләгеп торган спорт шапкасын рәтләп алды, киң учлары белән авыз-борын тирәсен сөрткәләде, ялтырап, янып торган зәңгәр күзләрен як-якка йөгертте». Әсәр ахырында Фердинанд белән Нуриянең сөйләшүендә күпме юмор һәм шул ук вакытта драматизм — ирексездән авторның характер сыйфатларын шундый оста сүрәтли ала белүенә сокланасың. «Без әнкәйнең йөрәгеннән чыктык» әсәрендәге Ана образы да, минемчә, авторның уңышы. Аналар хакында күп языла, әмма Кәрим Кара инде язылганны кабатламый, яңа буяу-штрихлар таба, киеренке психологик коллизияләр аша зур тәэсир көченә ия образ тудыра, түзем, уңган, сабыр авыл хатыннарына мәдхия җырлый. «Эче тулы начарлык кына булган кеше юк ул. Төрле чаклары булгандыр: яхшылары да, начарлары да...» — ди бу әсәрдә лирик герой. Автор һәр героен, хәтта тискәре персонажларны да гуманистик принциптан чыгып, үз итеп, йөрәк хисен салып тасвирлый. Шуңадыр да бу геройлар укучыны битараф калдырмый. Алар мәхәббәтнең, ирекнең тәмен белергә өнди, үкенү-сагышлар, югалту-рәнҗү хисләренә дә күмә, матурлыкның, яшәешнең ямен тоярга өйрәтә. Повестьларның төп геройлары бик кызыклы шәхесләр. Нуриянең кияүгә чыкмаган яшь табибә, Фәритнең эшсез калган журналист, Сәлимнең яшь солдат, Маратның «яңа татар», Шамил Дәүләтнең күренекле шагыйрь булу фактлары үзе үк кызыксыну уята. Шуның белән беррәттән, автор композицион алымнарны да уңышлы куллана. Беренче җөмләләрдән үк ул укучыны үзенә әвертеп, кызыксыну кытыгын кузгатып, мавыктыргыч вакыйгалар уртасына алып керә. Башта ук салынган «оеткы» үзенекен итә — укучы соңгы җөмләгә кадәр көтелмәгән вакыйгалар, хәйран калырлык хәлләр тоткынлыгыннан ычкына алмый. «Шаяру», «Качкын» повестьларында вакыйгалар аеруча киренке. Лирик чигенешләр, фәлсәфи уйланулар да әсәрләрнең сюжет тукымасына берегеп китәләр. Язу манерасының эмоциональлеге, экспрессивлыгы, популяр детектив яки мәхәббәт романнарына хас җиңел аңлаешлылык та әсәрләрне укымлы итә. Кәрим Караның язучы буларак өлгереп җиткәнлеге халыкның сөйләм теленә таянып иҗат итүендә дә ачык күренә. Ул, мәсәлән, диалогларны характер ачучы чара буларак яратып куллана. Ком арасыннан килеп чыккан алтын бөртекләре шикелле, халык телендә йөргән, әмма әдәби әсәрләрдә әле кулланылмаган фразеологик әйтемнәр, үткен гыйбарәләр, тапкыр эпитетлар «ялтырап-ялтырап» китәләр. Ләкин кайчакта автор артыграк «тырышып» ташлый. Атап әйткәндә, «Принцлар һәм принцессалар» повестенда яшь кыз һәм дәртле карчыкка менә нинди ярлыклар тагыла: «карт карга», «карт тәре», «авызына шайтан төкергән карчык» яки «тоз күз кыз», «өлгермәгән үрдәк бәбкәсе», «каеш колак...» Мондый билгеләмәләр, әлбәттә, образлар хакында әллә ни мәгълүмат бирми. Күзгә бәрелеп торган тагын бер җитешсезлек бар: җөмләләрдә инверсия алымы чамасызрак кулланыла, нәтиҗәдә кайбер чакта логик бөтенлеккә зыян килә. Моңа мисал итеп «Лашбайга сәяхәт» повестеннан берничә җөмлә тәкъдим итәм: «Тик әле соң түгел бит бер-беребез өчен яшәргә, улыбызны бергәләп үстерергә» яки «Юләр, син аңламыйсың аны, ничек була ул, син яратсаң, сине яратсалар» яки «Ул һәрвакыт нигәдер, әйтерсең, Жора аны тыңлап ята, уйлаган уйларын кычкырып, без дип сөйли иде». Стилистик хаталар очраштыра. Мисал өчен түбәндәге җөмләне карыйк. «Ашыгып, тиз генә гидреалин, камфара, строфантин кебек йөрәк эшчәнлеген яхшыртуга тиз тәэсир ясый торган дарулардан укол ясады». «Ашыгып», «тиз генә» сүзләре бер үк мәгънәне диярлек белдерәләр, икесен дә куллану «майлы май» кебегрәк яңгырый, бер үк сүзләр дә кабатлана. Җөмлә озын һәм буталчык, ул әдәби әсәргә түгел, гәзит мәкаләсенә ныграк килешер иде. Һәм инде, әлбәттә, «уйларны кычкырып сөйләп», «корсакны туйдырып», «хан заманында салынган хрущевка» кебек сүзбәйләнешләр мәзәк яңгырый. «...Үзен талгын дулкыннар өстендә кебек тойды ул, һәммәсе дә үз урынына утырды» — монда шулай ук логик төгәлсезлек ярылып ята. Гомумән алганда, авторга тел-стиль чараларына игътибарлырак һәм әсәрләренең теленә таләпчәнрәк булырга кирәктер, мөгаен. «Лашбайга сәяхәт» повестен идея-эстетик эчтәлеге ягыннан язучының иҗадый кредосы дип бәһаләргә мөмкин хәтта. Әмма форма җәһәтеннән әсәр шактый аксый. Барын да әйтеп бетерергә тырышу сизелә. Фәритнең хикәясенә багышланган озын абзац, геройның кеше ышанмаслык маҗараларга юлыгуы да бик отышлы түгел, минемчә. «Шаяру» повестенда Маратның — сәүдә, алыш-биреш өлкәсендә тәҗрибәле «акула»ның беркатлыланып барча мал-мөлкәтеннән колак кагуы шулай ук бәхәскә урын калдыра. Бу повестьта сөйләп чыгу, хикәяләү алымы җанлы сүрәтләүгә караганда күбрәк кулланыла, кереш өлеш озынгарак сузыла, күңелдә «әсәрнең пешеп җитәсе бар» дигәнрәк тәэсир кала. Повестьның бәхетсез очрак белән тәмамлануы исә бу тойгыны тагын да көчәйтә төшә. Иң мөһиме — Кәрим Караның инанган якты кыйбласы, кешеләргә әйтер ялкынлы сүзе һәм талантлы каләме бар. Әсәрләрнең үзәгендә вакыйгалылыктан бигрәк Кеше, Кеше язмышы, аның рухый үсеш-үзгәреше, тетрәнүләре, эзләнүләре торуы бу фикерне исбатлыйдыр. Әдәбиятыбыз көннән-көн саегаеп, урыслашып барган бүгенге чор, заман әдипләребез алдына тагын зур бер сорау куя: гомумкешелек идеаллары бер нәрсә, ә менә милли үзаң, туган тел язмышы өчен син ниләр эшләдең, каләм остасы? Кәрим Караның әсәрләрендә милли рух кеше образларында, аларның нәкъ бүгенге татар кебек фикер йөртүләрендә, милләттәшләребезгә хас холык сыйфатларына ия булуларында чагыла. Шигърият язмышы өчен борчылучы Шамил Дәүләт, шәһәргә сыймый, авылга кайткан Фәрит, тормыш авырлыкларыннан арыган ир хатыны Сания, Щедринның «пескаре» сыман тынычлык сөюче Наил, авыл «кыргые» Фердинанд, бер кашык шулпага тилмереп яткан ялгыз карчык, «тормышның бар пычракларын юып ташларга» теләгәндәй, елый-елый идән юган Ана, сәрхуш Шәүкәт һәм, әлбәттә, шәһәрләшкән, урыс һәм көнбатыш мәдәнияте традицияләрендә тәрбияләнгән Нурия — болар татарның аерым-аерым катламнарын, төркемнәрен гәүдәләндергән типлар. Сораулар, уйланулар... Әйдә, күбрәк булсын алар. Әдәби әсәр никадәр күбрәк уйландырса, укучының көндәлек мәшәкатьләрен оныттырып, аны бер генә мизгелгә булса да җан һәм рух биеклекләренә күтәрә алса — шул кадәр яхшырактыр... Язучының йокысыз төннәре, кәгазь битенә түгелгән күз нурлары өчен иң зур бәһа да шулдыр... «Тулпар», №3, 1999.
| |
Просмотров: 2103 | | |