Дилбәр Булатова
Главная » Статьи » Мои статьи

Кәүсәрия Шәфыйкова

Кәүсәрия Шәфыйкова һәм "Одноклассники"

Алтын көзнең ямьле бер көне. Без: "Сәхибҗамал" хатын-кызлар оеш­масының иң актив әгъзалары Дилә Булгакова, Динә Морзакаева, Тәслимә Вәлиева һәм, аларга кушылып, мин фәкыйрегез, дүрт тәгәрмәчле корыч атка төялеп, дәрт итеп, Яңавыл якларына ашыгабыз. Юк ашыкмыйбыз, корыч атыбызның дилбегәсе Тәслимә Мохтасар кызының эшлекле һәм ышанычлы кулларында – чакрымнарны җайлап сүтәбез.

Әллә Левитан картиналары күргәз­мәсенә килеп эләктек инде? Тирә-якта – алтын, бакыр, коңгырт, көрән, сары, кызыл гөлләмәләр! Һәм алар – агач дәүмәллеләр. Төсләрнең байлыгында көз белән бер мизгел дә ярыша алмый!

Юлыбыз – Яңавыл шәһәрендә яшәү­­че шагыйрә Кәүсәрия апа Шәфый­ковага. Сәфәребезнең сәбәбе – аның белән күрешү, хәл-әхвәл белешү. Тагын бер сәбәп – Уфа шәһәренең "Ихлас" мәхәлләсе мөселманнары һәм "Сәхибҗамал" татар хатын-кызлары оешмасы җәмәгать башлангычында Кәүсәрия апага берникадәр ярдәм оештырганнар, шул әманәтне дә тапшырмакчыбыз.

Шагыйрә кеше шагыйрә инде, Дилә апа: "Кызлар, әйдәгез, ромашкалар җыйыйк әле!" – ди. "Бу вакытта алар матур булмый, суык тия", – дип каршы килә Тәслимә ханым. Мин алтын урталык тәкъдим итәм: "Әйдәгез, көзге букет ясыйк: чаган яфракларын җыябыз". Таң аткандагыдай саргылт төсмер дә, шәфәкъ балкыгандагы кызгылты да, яз башының нәфис яшеле дә балкый чаганнарда. Ул байлык безнең кочакка күчә. Ә болар нинди кызыл мәрҗәннәр? Аһ, гөлҗимеш ләса! Яфраклары коелып бетә язган, ә үзе нинди сылу! Бер ботакта гүя берьюлы өч-дүрт алка – күз явын алырдай вак-вак асылташлар элеп чыкканнармыни! Гөлҗимешне дә гөлләмәбез уртасына чакырабыз. Һәм горур, чибәр куактан нибары бер генә ботак "яулап" алалабыз – ул бирешми, ул энәле! Ялан ромашкалары да табыла. Ни гаҗәп, алар ап-ак, таҗлары чип-чиста! Дилә апа каяндыр табып, сары мәтрүшкәләрне дә гөлләмәгә куша.

Кәүсәрия апаны тәүге күрүем. Һәм, исәнләшү белән, никтер, аны бая юлыбызда очраган гөлҗимешкә охшатам. Аның йөзендә балкыган сөйкемлелекне тарихка теркәргә омтылып, төрле яктан шалт та шолт фотога төшерәм. Әмма кадрларның бик сирәге генә уңышлы була: минем күзгә күренгән мәгънә-төсмерләрнең чиреге дә фотода чагылмый сыман.

Ул игътибардан мәхрүм кеше түгел. Китаплары чыгып, яңадан-яңа җырлары сәхнәдән, радио-телевизордан яңгырап тора. Районның Үзәк китапханәсендәге әдәбият музеенда иң зур стенд Кәүсәрия Фидаи кызы Шәфыйкова иҗатына һәм шәхесенә багышланган. Ахирәте Дилә апа Булгакова башлангычы белән, Уфа әдипләре аңа юлны суытмый, һәрьяклап ярдәм итү юлын табарга тырыша. Якташлары, район хакимияте дә хәстәрлекле.

Һәм Кәүсәрия апа, һичшиксез, көчле кеше. Башкаларны, шул исәптән, Дилә апаны да үзенә магнит кебек тартуының бер сере дә, бәлки, шундадыр. Ике-өч сәгать буе сөйләшүебез вакытында аңардан ник бер зарлану сүзе ишетелсен! Ул бары хәл-әхвәле белән уртаклаша. Хәтта кома хәлендә реанимациядә ятуын да гүя көлемсери төшеп, башка бер чит кеше турында бәян иткәндәй, сөйләп бирә: "Һушка килгәч, озак ятмадым анда. Өемә кайтарыгыз, дидем". Һәм ул өч кешегә рәхмәт укып туя алмый. Рәхмәтнең икесе – корсет, инвалид коляскасы уйлап чыгаручыларга. Кәүсәрия апаның көннәре корсет эчендә һәм коляскада үтә бит. Яшь ярымлык чагында поли­омиелит белән авырганнан бирле. 65 ел буена аның һәр көне һәм һәр төне – яшәү өчен көрәш.

Каршыдагы шкафта фотосурәт. Анда Кәүсәрия апа никахлы җәмәгате – Рәфис Мөхәммәтдинов белән парлап төшкән. Аста шигырь юллары: "Син дә миңа берәү генә, мин дә сиңа бер генә"...

Матди проблемалар аның өчен гүя бөтенләй юк яисә әһәмиятсез. Кәүсәрия апа бар җаны-тәне белән шигърият, җыр, музыка дөньясында яши. Рәхмәтнең өченчесе – "Одноклассники.ру"ны уйлап чыгаручы­га. Бердәнбер хәрәкәтләнгән  бар­ма­гы – уң кулының баш бармагын ноутбукның тачпадында (сенсорлы панелендә) йөртеп, ул социаль челтәрләрдә рә­хәт­ләнеп аралаша ала. "Одно­классники"да аның җиде йөзгә якын дусты бар, меңнән артык фотосурәте куелган. Чыннан да, иҗат кешеләренә аралашу өчен биредә мөмкинлекләр күп. Бер-береңнең шигырьләрен укырга, тәнкыйтьләргә мөмкин. Дөрес, турысын әйткән туганына ярамаган, ди, Кәүсәрия апаны, тәнкыйть өчен тозлап-борычлап сүгүчеләр дә булган.

Һәм менә, ноутбуктан фатирны тутырып, "Минзәлә" көе тарала... Шкафлардагы, диварлардагы аллы-гөлле чәчәкләр сискәнеп, керфекләрен ача, алардагы күбә­ләкләр, гүя терелеп, канатларын җилпи башлый, тумбочка өстендәге кошлар, җанланып, сайрап җибәрә... Һәм бу матур болынның уртасында – кызыл күлмәктән, яхшы шәлен ябынган, кызыл кашлы алтын алкаларын таккан, чал чәчле, горур йөзле, бер үк вакытта моңсу да, үткер дә, сабыр да карашлы шагыйрә... Ул шигърият урманында, җыр болынында, матурлык, мәхәббәт аланында гомер кичерә, ул шул матурлыкка үзе дә гашыйк, башкаларны да шунда әйди. Башкалар исә каядыр ашыга, чаба, күзләре җирдә, аста, аларның тирә-якка, күккә күтәрелеп карарга вакытлары юк. Ләкин алар дөньяны балкытып утырган шагыйрәне күрә дә аптырап туктап кала. Гаҗәпсенәләр. Шагыйрә караган тарафка алар да күз сала. Һәм гаҗәпсенүгә алмашка сөенеч килә. Аларның да күзләре гөлләр күзе белән очраша, аларның да колаклары, машина гөрелтесеннән арынып, сандугачлар, карлыгачлар, төклетуралар җырын аера башлый, гүзәллек һәм мәхәббәт дулкынына көйләнә...

Менә ярты еллап инде, Кәүсәрия ханымны Мәрзия Равил кызы Камалова тәрбия итә. Мәрзия ханым Мәчетле районының Иске Мишәр авылыннан. Тормыш иптәше фаҗигале вафат булган. Бик ипле, пөхтә. Үзе дә җыр-моңга гашыйк, һәм Кәүсәрия апа белән икәүләп концерт-тамашаларга, паркта йөрергә яраталар. Ул безне табынга чакыра. Авылча озак кайнатып, токмач кисеп пешерелгән шулпа бүлә, куе сөтле чәй ясый. Бу җылы һәм җырлы, нурлы фатирда берничә сәгать вакытыбыз бик тиз һәм сиздермичә үтеп китә. Мәрзия ханым һәрберебезгә Кәүсәрия апаның бүләген – ак төймәле муенсалар өләшә...

Һәм без, саубуллашып, юлыбызны дәвам итәбез. Машинага утыргач та сүзебез Кәүсәрия апа турында. Гаҗәп, күңелдә ниндидер җиңеллек, күңелдә – кояш... Әйтерсең дә, Кәүсәр чишмәсеннән авыз иткәнбез...

 

Китапханәдә

Алдагы тукталышыбыз – районның үзәк китапханәсендә. Мәдәни-ял итү үзәгенең китапханә эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Кави кызы Вәлиева безне биредәге әдәбият музее белән таныштыра. Китапханә зур иркен бинада урнашкан, пөхтәлек-чисталык күзгә бәрелеп тора. Килеп керү белән каршы диварда – районның әдәби картасы. Кайсы авылда нинди язучы туган – картага аның фотосы эленгән, нур сибеп, кечкенә лампочкалар яна. Һәм алар Яңавыл картасында шактый күп – карта ялт итеп балкып тора. Нурихан Фәттах (Күчтавыл), Илдар Юзиев (Ямады), Риза Ишморат (Бәдрәш), Саҗидә Сөләйманова (Яңавыл), Әдип Маликов (Түбән Чат), Гайнан Әмири (Яңа Артавыл), Рәдиф Тимершин (Мәсәгуть) һ.б. – татар һәм башкорт әдәбиятында исемнәре билгеле, әдәби барышка зур өлеш керткән әдипләр. Гомумән алганда, Яңавыл – әдәби төбәк дияргә мөмкин. Биредә Башкортстанның төньяк-көнбатыш төбәге иҗатчыларының "Замандаш" берләшмәсе актив эшләп килә, аның җитәкчесе Фәрит Суфияров белән дә күрешеп, сөйләшеп алдык. Район хакимияте Гали Чокрый исемендәге премия булдырган. Бу бүләк ияләре арасында Фәрит Суфияров, Кәүсәрия Шәфыйкова, Эдуард Әгъзамов, Рәдиф Тимершиннар бар.

Әйе, биредә якташ әдипләрне беләләр, хөрмәт итәләр. Мисалга, районның Байгуҗа авылында туган, озак еллар матбугатта хезмәт салган Марат Нуриәхмәт улы Муллакаев прозада ныклы адымнарын ясый. 26нчы сентябрьдә китапханәдә аның "Нәнәй" повесте буенча китап укучылар конференциясе үткән, анда катнашучылар Чечен сугышында вафат булган яугирләр истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салган.

 

Күчтавылга – Нурихан Фәттах эзләреннән

Яңавыл районының Күчтавыл авылы шуның белән данлыклы – анда Татарстанның халык язучысы, тарихчы Нурихан ага Фәттах туган. Язучының иҗаты һәм биографиясе Татарстан матбугатында шактый киң яктыртыла, Интернетта да байтак мәгълүмат бар. "Казан утлары" журналы 2008нче елда әдипнең автобиографик әсәрен дә бастырып чыгарды. Анда Нурихан аганың балачак, яшьлек еллары, Яңавыл төбәгенә кагылышлы истәлекләре белән танышырга мөмкин. Район китапханәсенең әдәби музеенда аның иҗатына багышланган язмаларны күзәтеп, җыеп баралар. Ләкин Башкортстан гәзит-журналларында, аерым алганда, безнең "Тулпар"да, соңгы ике дистә елда, ялгышмасам, бу олы әдипкә кагылышлы язмалар күренмәде бугай. Ә бит аның мирасы искерә торганнардан түгел.

Мисалга, үткән ел Татарстанда Яшьләр форумы кысаларында Болгарга экскурсиядә булырга туры килде. Хан сарае нигезеннән Иделгә караш ташлаганда, сакланып калган диварларны карап йөргәндә, яшермим, күңелдә "Ител суы ака торур" тарихи романы һәм аның геройлары: Алмыш хан, Тотыш, Тәңкәләр булды, "сызгыра торган уклар" очып үткәндәй, археологлар тасма белән әйләндереп алынган таш-балчык арасыннан "Фест дисбесе" күз кыскандай тоелды... Болгар бабаларыбыздан истәлеккә гүзәл шәһәрнең чал ташлары калса, Нурихан ага Фәттах исә татар тарихына, төрки халыклар тарихына гүзәл әдәби һәйкәл койды бит.

Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк, татар дөньясына гына түгел, гомумтөрки әдәбиятка, төрки телләр үсешенә зур өлеш керткән күренекле якташларыбыз, кызганычка каршы, онытылуга ук дучар булмаса да, игътибардан читтә кала килә. Дөрес, Әдәбият елы, Әдәби марафон уңаеннан районнардагы музейларның тузаннары бераз кагылгандыр, якташ язучылар иҗатына багышланган папкалар яңартылгандыр дип ышанасы килә, әмма бу игътибар вакытлыча гына булмаса иде, әдәбият дәресләрендә, мәдәни чараларда да якташ язучылар иҗатына мөрәҗәгать ителсә иде.

Күчтавыл – күпчелек мари һәм урыслар яшәгән Первомайски авыл Советында бердәнбер татар авылы. Авыл кечкенә булса да, йортлар хәйран зур һәм биек, ихаталар төзек. Ләкин бик күп кечкенә авылларга хас булган проблемалар аны да уратып үтмәгән: мәктәп, клуб, ферма, кибет, фельдшерлык пункты юк. Ярый әле, авыл Советы үзәге Ябалак-Сусады ерак түгел: өч чакрымда гына.

Нурихан ага Фәттахның өчтуган энесе Флүр Тимерхан улы Гәрәев һәм аның тормыш иптәше Рәзимә Наретдин кызы Күчтавылда туып-үскәннәр, икесе дә дүрт дистә елдан артык шушында эшләгәннәр: Флүр абый – механизатор, Рәзимә апа мал табибы булган. Ике ул, бер кыз үстергәннәр. Әле булса, бакча карыйлар, мал-туар асрыйлар. "Нурихан ага – минем картәнинең абзыйсының малае, – ди Флүр абый. – Ул ике-өч елга бер авылга безгә кайтып йөрде. Казаннан велосипед белән кайта иде. Тамак ялгап алу белән, тагын велосипедына утырып, Яңавылга, күрше авылларга иске китаплар җыярга, өлкәннәр белән сөйләшергә чыгып китә иде".

Инде хуҗалардан Нурихан ага­ларның йорты булган төбәкне күрсә­түләрен үтенәбез. Шунысы сөенечле – әдип туган нигез урыны буш түгел, яңа хуҗаларның менә дигән матур йорты балкып утыра.

Ул да түгел, түбән яктан бирегә килгән җайдак күренә, ат каты итеп кешнәп җибәрә. Ат кешнәве күңелдә авыл турындагы, мичтә пешкән ипи, яңа сауган сөт турындагы нечкә хатирәләрне уята... Күзләр дымлана... Ләкин кояш офык ягына авыша, вакыт ашыктыра, Уфа юлы үзенә әйди – безгә кузгалырга вакыт. Хуш, Күчтавыл, хуш, Яңавыл... Исән-сау торыгыз, күңелләрегез дә, өйләрегез дә һәрчак нур сипсен, һәрчак бай булсын...

Категория: Мои статьи | Добавил: Дильбар (10.01.2016) | Автор: Дильбар
Просмотров: 906 | Рейтинг: 0.0/0