ГАЛИМӘ ЮЛЫ: Анна Дыбо белән әңгәмә
60нчы елларда төрки телләрнең диалектларын өйрәнү өчен мөмкинлекләр күбрәк: әдәби телләр, урыс теле йогынтысы азрак иде. Бүген сөйләмне яздыру өчен бик уңайлы техник чаралар барлыкка килде, ә менә информатор табу бик авыр. Диалектлар юкка чыга! Өстәвенә, һәр төрки тел белгечләре үз кысасында кала. 1963нче елда ук “Вопросы языкознания” (№ 6) журналында В.М. Жирмунский күтәргән проблема һаман хәл ителмәгән: барлык төрки телләр диалектлары өчен уртак сораулык төзелмәгән.
Очсыз-кырыйсыз тайганы кичеп, черкиле сазлыкларны урап үтеп, бер манси ире белән аның хатыны гаҗәеп матур күл янына килеп чыкканнар. Суы искиткеч чиста-саф, балыгы мыжлап тора, урманы тулы киек, ди. Самотлор дигән исем биргәннәр күлгә.
Туган як – язмышыңа язган як. Син нәкъ шул авылда, нәкъ шул гаиләдә дөньяга килгәнсең икән, димәк, юкка гына түгел… Кем ничектер, миңа үзебезнең кечкенә генә, бөтен яктан да диярлек урманнар әйләндереп алган, бәбкә үләнле, киң урамлы Кашкар дигән авылыбыз бик якын, бик кадерле.
Безнең мәктәп еллары чын мәгънәсендә шаулап-гөрләп үткән, укытучыларыбыз моның өчен күпме көчләрен, тырышлыкларын, мәхәббәтләрен салган бит, дип уйлыйм.