Дилбәр Булатова
Главная » Статьи » Мои статьи

Мөхәррир

Матбугат өлкәсендә эшли башлагач, мин бер үзенчәлекле хәлгә игътибар иттем: баксаң, элек гәзит-журнал укыганда язмаларның авторларына күз дә салынмаган. Бармы мәкалә — бар, кызыкмы — кызык, ә авторның кем булуы мөһим түгел. Кайбер чакта хәтта укылган китапның авторына да игътибар итмисең. Хәзер исә күз иң тәүдә ахырдагы исем-фамилиягә йөгерә.

Һәм тора-бара тагын бер ачыш: язма әсәрләрнең автордан тыш мөхәррире дә була икән! Автор — әсәрне язган кеше, ә мөхәррир кем? Мөхәррир — язманы эшкәртеп, ягъни сүз, сөйләм, стиль хаталарын төзәтеп, кисәсен-кисеп, ямыйсын-ямап, басмага әзерләүче ул. Бик вак, бик мәшәкатьле аның эше һәм күзгә дә чалынып бармый. Исем-фамилиясе йә бөтенләй күрсәтелми, йә китапның ахыргы битендә вак кына шрифт белән җыелган булыр. Ләкин бик билгеле язучы, шагыйрь, журналистлар да мөхәррир ярдәменә мохтаҗ. Тәҗрибәле редактор кулына эләккән язма, асылташтан бриллиантка әверелгәндәй, өр-яңа төсләр белән балкый башлаячак, автор күзеннән «качып» калган төгәлсезлекләрдән арыначак.

1993 елдан Башкортстан дәүләт «Китап» нәшриятында татар телендә дә дәреслекләр, әдәби китаплар нәшер ителә. Һәм менә унөч ел дәвамында республика халыклары әдәбияты секторына Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Динә Гайнелбаян кызы Морзакаева җитәкчелек итә. Динә апа белән сүзебез мөхәррирлек хезмәте, бу һөнәрнең үзенчәлекле яклары хакында.

— Әти-әни (безнең Чакмагышта «әтәй-инәй» диләр) гади колхозчылар иде. Әти бик тыйнак кеше иде, Сталинград сугышында катнашкан. Балта эшенә оста булды, ул салган йортлар Иске Үзмәштә (Кайчылга дип тә әйтәләр) һаман бар. Әни төрле эштә эшләде. Биш бала үстек, дүрт кыз, бер малай, мин — төпчек бала. Әнигә туксан дүртенче яшь, Туймазыда уртанчы апабызда яши.

Балачакның иң «борынгы» хатирәсе: Галимә картәнинең чуар итәгенә утырып догалар ятлау. Балачакта ятланган догалар әле дә истә. Ә болай без Совет заманы балалары инде. Хезмәт белән үстек. Кечкенәдән печәнгә, ындырда ашлык җилгәрүгә кушалар иде. Урта мәктәпкә күрше Митрә-Әюп авылына йөрдек. Ул — элек-электән тегермәнле, мәктәпле, мәгърифәтле, гөрләп торган авыл.

— Татарча китаплар басуны башлап җибәрүдә кыенлыклар булдымы?

— Бу тәкъдимне бик икеләнү белән кабул иттем. Өр-яңа эш. Кулъязмалар юк. Районнардагы әдәби түгәрәкләргә, авторларга мөрәҗәгать иттек. Бүгенге көндә исә кулъязмаларның саны йөзгә җитә. Әлбәттә, аларның барысы да аерым китап булып басылыр дип расларга мөмкин түгел, ләкин сан күплеге сайлау мөмкинлеген бирә.

— Өметләнеп ишек каккан авторга җавап та табасы бар бит әле...

— Бүлеккә күчкәндә: «Биредә дипломат холыклы кеше генә эшли алачак», дип әйтеп куйдылар. Китапның дөнья күрү-күрмәве төрле сәбәпләргә бәйле. Нәшриятның матди мөмкинлекләре чиксез түгел, тематик төрлелекне дә сакларга бурычлыбыз. Безнең өстәлгә килеп эләккәнче, кулъязма Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдәбияты секциясе утырышында тикшерелә, яхшылары хуплана, басарга тәкъдим ителә. Әдәби тәнкыйть юклыгы бәкәлгә суга, әлбәттә. Бу — гомум бәла. Рәсәй күләмендә дә, республикада да тәнкыйть хуплау-мактау мәкаләләренә кайтып калды.

— Мөхәррирлеккә өйрәтү мөмкинме?

— Монда да табигый талант мөһимдер, мөгаен. Мөхәррир — авторның иҗатташы, дисәң дә ярый. Ә иҗат эшенә өйрәнү мөмкин хәлме? Шул ук тоемлау, хәтер, зиһен кирәк. Җаваплылык, игътибарлылык, эшне җиренә җиткерү дә таләп ителә.

Кайбер әсәрләргә әдәби яктан безнең хезмәт кирәкми дә. Ә менә яшьрәкләрнең язмаларына кул тидерергә туры килә. Камиллекнең чиге юк, ләкин кабатлап әйтәм, автор урынына язып булмый. Шәхсән мин авторга да, әсәргә дә аяулы карарга тырышам, зур үзгәртүләр кертү ягында түгелмен. Минем тәкъдимнәр төрлечә кабул ителә, кемдер үҗәтләнеп үз фикерен яклый, ахырда, аңлашабыз тагын.

Мөхәррир китапның бизәлеше өчен дә җавап тота. Бу җәһәттән рәссамнар Искәндәр Нигъмәтҗанов, Артур Василовларның һөнәри осталыгыннан канәгатьмен. Зәвыклы, заманча тышлык — китапның кибет киштәсендә озак ятмавына сәбәпче бер фактор. Никадәр мәшәкатьле булмасын, китап басылып чыгу — дөньяга сабый бала туу белән бер.

— Кулъязма, китап рәвешен алганчы, өчәр-дүртәр кат укыла. Соңгы чорда бүлектә елына 20-21 исемдәге басма: мәктәпләр өчен дәреслекләр, уку кулланмалары, әдәби-нәфис китаплар нәшергә кабул ителә. Эш бик тыгызмы?

— Эшеңә ашыгып бар, гаиләңә йөгереп кайт, диләрме әле. Бүлектәге өч кешелек коллективыбыз бик тату. Дәреслекләр, уку кулланмалары мөхәррире Фирдинә Зиннәтуллина, корректор Гөлшат Абдуллина белән бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп эшлибез. Сер итеп кенә әйтәм, нәшрият бинасында иң яшел, иң «гөлле» бүлмә безнеке!

— Эчтәлекле әңгәмәгез очен рәхмәт, Динә апа! Әдәбиятыбызны өр-яңа китаплар, әдәби энҗе-гәүһәрләр белән баетырга язсын сезгә!

«Өмет», 19.10.2006.

Категория: Мои статьи | Добавил: Дильбар (10.01.2016) | Автор: Дильбар
Просмотров: 800 | Теги: Дина Мурзакаева, Динә Морзакаева | Рейтинг: 0.0/0