Дилбәр Булатова
Главная » Статьи » Мои статьи

Әдәбият укытучысы

 Әдәбият укытучысы

Кашкар авылында өч сыйныф башлангыч мәктәпне тәмамлагач, без, дүрт бала, биш чакрым ераклыктагы Калмашбаш урта мәктәбенә йөреп укый башладык. Һәм, яңадан  беренче сыйныфка төшкәндәй булдык.  Яңа сыйныфташлар, яңа фәннәрнең һәркайсыннан яңа укытучылар...

Укытучы дигәннән, әллә үзем дә укытучы кызы булгангамы, аларга һәрвакыт хөрмәт хисе белән карадым. Һәм, Ходайның рәхмәте белән, юлымда да гел яхшы укытучылар  гына  очрап торды. Адәм баласы яхшылыкка тиз күнегә: аларга карата үземнең таләпләрем дә барлыкка килде: укытучы белеме белән дә, шәхси сыйфатлары белән дә укучыларына үрнәк булырга тиеш. Һәрбер бала мәктәп ишеген зур өметләр, кызыксыну хисләре белән ача. Әгәр укытучы аның тырышлыгын күреп, яхшылыкка омтылышын хуплап, акылын да, күңелен дә үстерә белә, укуга дәртләндерә,  алдагы көнгә ышаныч тәрбияли ала икән, максатына ирешә  – бу бала тормышта югалып калмаячак. Ә инде дәрескә кереп, юк-бар сөйләп, авыл хәлләрен тикшереп утырган кеше балаларның вакытын гына түгел, аларның киләчәген дә урлый дигән сүз.

Әйе, шулай итеп, без дүртенче сыйныфта укып киттек. Сыйныф җитәкчебез Руниза Нәҗип кызы Даутова иде. Ул бездә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен дә алып бара иде. Хисле, нечкә күңелле булуы хәтердә калган. Усалрак малайлар үзләре дә сизми начар сүз-фәлән әйтеп куйсалар, күтәрелеп-бәрелмәс, ачуланмас, «ник андый ямьсез сүзләр әйтергә инде, чәчәк исемнәре беткәнмени», дип шелтәләр иде. Аның Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесын тәмамлап, читтән торып БДУда укып йөргәнен без, әлбәттә, белми дә, аңламый да идек. Әмма без шуны күрә идек: Руниза апабыз янып-көеп, безнең сыйныф өчен тырыша. Уку елы башланып, бераз вакыт үтүгә, Галиәсгар Камалның «Беренче театр» пьесасын сәхнәләштерергә керешмикме. Сыйныфташларыбызның театр уйнаганын, болай да була икән дип, һушларыбыз китеп карап утырдык. Спектакльне әти-әниләр алдында да куйдылар. Безнең өчен ул елларда иң зур вакыйга шул «Беренче театр» булды, ахры.  Сезнең ничектер, тик минем Уфа мәктәпләрендә ата-аналар җыелышында укучыларның театр  күрсәткәннәрен ишеткәнем юк әле.

Аннан инде безгә бер-ике ел башкорт теле кереп алды, алтынчыдан башлап, унны беткәнчегә кадәр сыйныфыбызны Фәнзилә апа Нуриева җитәкчебез җитәкләде.  Бераздан татар телен яңадан укый башладык. Руниза Нәҗип кызының  безнең сыйныфны аеруча якын итүе сизелеп тора иде. Ел саен үтә торган концерт-смотрларга  әзерләнергә дә ярдәм итә, сәнгатьле уку, җыр серләренә төшендерә, театр түгәрәгенең дә иң актив әгъзалары – без. Бер елны без уйнаган спектакль хәтта районда беренче урынга лаек булды. Мин исә, җырга-биюгә бик осталыгым булмаса да, сәхнәдән  шигырь укырга хирысланып киттем. Режиссерым, әлбәттә инде, Руниза апа. Дәрестән соң калабыз да, сайлаган шигырьне һәр өтеренә кадәр сүтеп-җыябыз, дистәләрчә мәртәбә кабатлыйбыз. Укытучым, минем әдәби белемемне күтәрергә теләптер, укырга китаплар да бирә иде. Ф. Хөснинең ул бүләк иткән хикәяләр җыентыгын әле дә саклыйм.

Безнең мәктәп еллары чын мәгънәсендә шаулап-гөрләп үткән, укытучыларыбыз моның өчен күпме көчләрен, тырышлыкларын, мәхәббәтләрен салган бит, дип уйлыйм. Яңа ел җитә башласа, әллә ничә төрле конкурслар оештыралар: костюмга, рәсемгә, җыр-биюгә, стена гәзитенә, сыйныф бүлмәсе бизәлешенә...  Башка сыйныфлар белән ярыша-ярыша, артистка, рәссамга, оештыручыга  әверерелгәнеңне сизми дә каласың. Ә бит бүгенге көндә, аеруча шәһәр мәктәпләрендә, тәрбия эше уку процессыннан аерылган диярлек. Бәйрәмнәргә балалардан җыйган акчага артистлар, Кыш бабайлар яллыйлар да вәссәләм.  Музыка, спорт мәктәпләре бар, балалар иҗат үзәкләре оештырылган, тик аларга барлык балалар да җәлеп ителәме соң? Укыту һәм тәрбия эшен берләштерү мәсәләсен дә күтәрергә кирәкмиме икән? Укучыларның барысы да биолог яки математик та булып китмәс, әмма мәктәп елларында алган тәрбия гомер буена кирәк булачак бит.

Чыгарылыш елы якынлашкан саен,  безне укырга кая барырга дигән сорау ныграк борчый башлады. Руниза апа миңа кыш көне үк татар-урыс бүлегенең программасын алып кайтып биреп, «синең урының шунда гына» дип, үгетли башлаган иде инде. Һәм ул, чынлап та, ялгышмаган булып чыкты, әлхәмдүлилләһи, күңелемә яткан җирдә укыдым, яраткан эшемдә эшлим.

Укытучыбызның тырышлыгы белән, ул эшләгән чорда мәктәбебездән берничә кеше татар теле белгечлеген сайлады. Гөлүзә Сираева (Уфада татар теле һәм әдәбияты укытучысы), Зөлфия Дәүләтова (Чакмагышның 2нче санлы урта  мәктәбенең укукыту эшләре мөдире), Гөлара Хамматова («Өмет» гәзитенең хатлар бүлеге мөдире), сыйныфташым Әминә Шәяхмәтоваларның һәркайсын үз баласыдай  яклап, курчалап йөргән кеше дә Руниза апа булды.

 Калмаш елгасы үзенең юлын Кашкар авылындагы чишмәдән ала да, Калмашбаш, Кырла аша йөгереп үтеп, Иске Калмашка барып җитә. Анда барып җиткәндә ул инде шактый мул сулыга әйләнгән була.  Безнең Руниза апаның язмышы да Иске Калмаш белән  бәйле булып чыкты. Калмашбаш мәктәбендә  җыйган мул тәҗрибәсе аңа биредә дә булышлык иткәндер дип уйлыйм. БДУда татар бүлеге студентлары белән очрашуларга барсаң, Иске Калмаш студентлары белемнәре, үткерлекләре белән әллә каян аерылып торалар иде. Һәм мин: «Әһә, Руниза апаның кулы сизелә!» – дип, эчемнән генә сөенеп куя идем.

Укытучы, хәтта хаклы ялга чыкса да, барыбер укытучы булып кала. Без аларны һаман үзебезнең остазларыбыз дип кабул итәбез, алардан киңәш, хуплау, җылы сүз, тәнкыйть тә өмет итәбез. Андый укытучыларны  халыкта «гомерлек укытучы» диләр һәм бу хөкүмәт биргән грантлардан, мактаулы исемнәрдән һич ким түгел. Руниза Нәҗип кызы да әнә шул исемгә лаек, минемчә.

 

Категория: Мои статьи | Добавил: Дильбар (02.01.2016) | Автор: Дильбар
Просмотров: 621 | Рейтинг: 0.0/0