Дилбәр Булатова
Главная » Статьи » Мои статьи

Лифт. Хикәя

 Бу подъездда берәр вакыт лам­почка янар чак булырмы? Алма исе аңкыган карлы һавадан соң — нәкъ язын ачкан баз: шундый ук караңгы, шундый ук тынчу!

Әһә, өлгерә ала! Ябылып бетә язган яктылык тасмасына ботинка табаны куелды. «Яктылык» гүел­дәп яңадан ачылды.

— Сезгә кайсы катка?

Лифттагы хатын дәшмәде.

— Сезгә кая, дим?

Нинди сәер хатын! Чукракмы, әллә? Бәй, Фәридә түгелме соң бу?

— Фә-ри-дә...?!

Читлеккә эләккән кыргый җан­вардай, ир лифттан чыгарга мәтәләнде. Өлгерәлмәде. Тимер тартма ыкы-тыкы килеп, югарыга менеп тә китте. Фәрит, гасабиланып, биш саны сугылган төймәгә басты. Төртүе булды — нәрсәдер «дөп» итте һәм лифт туктап калды.

Ах, кадалгыры! Тфү! Көйсезле­ген белә торып! Пычагыма кирәк­теме кузгалгач төймәгә басу. Хәерсез! Кая диспетчер төймәсе? Әһә менә! Ым-шым юк. Кабер тынлы­гы. Дөмеккәнме әллә диспетчер. Ярсып ишекне төйде. Үкчәсе белән типте. Кесәләрен капшады — ишекне каерырлык бернәрсә дә юк. Сумкада кием-салым белән азык-төлек кенә. Бармаклары белән тимер ишекләрне як-якка аерырга маташты. Төелгән, сугыл­ган, тибелгән, каерылган, әллә нинди ямьсез сүзләр ишеткән ишек ыжламады да.

— Җитәр инде, Фәрит...

— Дөп-дөп, дөп-дөп...

— Бәйрәм көн бит бүген. Төнге өчтә кем ишетсен...

Ярсуына чыдый алмый, ир пыч­рак идәнгә чүгәләде. Маңгаен ыш­кыды, чигәләрен уды. Тирләгән бүреген салды. Нинди кысан! Нинди тарлык! Туктале... Кесә телефонының төймәләре пипелдәде. «Сезнең очрак безнең компетенциягә кер­ми... Тынычлык саклагыз. Иртән чыгарырлар». Эт ялкаулары! Кө­нең пожарник белән милициягә калмасын!

Тәк... бүген ял көне, өстәвенә бәйрәм. Сәгать төнге өч. Иртәнге алты-җиделәргә кадәр күпме ва­кыт! Кая, элек лифтерларның те­лефоннары язып эленгән була торган иде. Язылган булган, тик саннар өстенә сагызмы, әлле нәрсә чәпәп куйганнар. Дүрәк, аэ­ропортка туры бармыйчани. Иртәнсез бу тимер капчыктан ко­тылу юк, болай булгач, ярый ла са­молетка өлгерә алса!

Ичмасам, кем белән туры килде! Нигә кирәк инде бу очрашу? Оны­тылган иде бит инде. Уңалган иде бит яралар. Өч ел... Хәзер тагын башланачак елау-рәнҗеш сүзлә­ре, аны булган-булмаган гөнаһ­ларда гаепләү. Хатын-кызга гына хас вакчыллык, тискәрелек... Ун­нарча, йөзләрчә кат кабатланган сүзләр... Агулы сүзләр кабинаның тынчу һавасында чагар корт иләве сыман бөтерелә. Аларны Фәрит тән тиресе белән сизә кебек. Чир­кандыргыч тынлыкта уйлар безел­ди, нәфрәтле, рәнҗүле, үпкәле, агулы уйлар... Ир, тыны куыры­лып, изү төймәләрен ычкындыр­ды. Башын як-якка боргалады. Бу­газына сарылган күзгә күренмәс ятьмәне өзәргә тырышып, муенын сыпырды.

Тынлык. Бер сәгать үттеме, ике­ме. Юк, нибары утыз биш минут. Ничек озак үтә вакыт...

Йоклаганга сабышыргамы? Әм­ма гаҗизлеге, көчсезлеге шул дәрәҗәгә җиткән иде — кинәт кыч­кырып көлеп җибәрде. Гаҗизлек­нең соңгы чигендә шулай өчнең берсе генә кала бит: йә еларга, йә җырларга, йә, барсына кул селтәп, ахмакларча көләргә генә...

Фәрит шунда гына Фәридәгә күтәрелеп карарга җөрьәт итте. Көлү кытыгы кинәт сүрелде. Аягы оеган иде, торып басты. Иңсәсе белән стенага сөялде. Каш астын­нан гына тагын хатынга карады. Нинди үзгәргән ул! Өр-яңа кый­батлы тун. Яшьләр генә кия торган ультрамодалы бүрек. Әллә нинди ялтыравык сумка, итек. Крокодил тиресеме? Чәчен сап-сарыга ман­ган. Лифтның тонык лампочкасы яктысында ике алкасы ялтыр-йол­тыр килә.

Каян болай яхшы итеп киенәлгән? Берәрсен тапты микәнни? Юк­са, нишләп бу кадәр үзгәргән ул? Ят, шомлы, көчле тойгы. Көнләшү шулай була микәнни? Моңарчы көнләштеме ул? Юк. Ул үзе көнләштерде. Аның үзен яратты­лар. Көнләшеп. Ярышып, аның өчен көрәшеп. Шуны онытканмы Фәридә? Мөмкин түгел! Аны, Фәрит чаклы Фәритне шулай җиң­ел генә, ансат кына онытырга!

Һәм ул ничек болай гамьсез итеп рәхәтләнеп көлә ала?! Ул бит елап калган иде! Ул бит Фәрит өчен су­ларга сикергән кеше! Кая шул мәхәббәт! Елмаюлы-күз яшьле, рәнҗү-нәфрәтле мәхәббәте кая Фәридәнең? Һәм Фәридәме соң бу хатын? Башын артка чөеп, бер кайгысыз көлеп торган хатын «аның» Фәридәсеме? Елый-елый Фәриткә ябышырга, гаепләргә, талашырга тиеш иде бит ул. Ә ул исәр кеше кебек көлүен белә.

— Нәрсә булды сиңа, Фәридә?

Хатын көлүеннән шып туктады. Сумочкасыннан көзге, челтәрле кулъяулык алды. Тиз-тиз йөзен күздән кичерде, озак көлүдән бәреп чыккан яшь бөртекләрен киптерде. Лифт эчен кыйбатлы хушбуйның затлы исе күмеп китте.

 — Сөрмәм аккан дип торам...Куркыттың ла...

 — Бу вакытта нишләп йөрисең син? Каян кайтып киләсең?

Каушап төшәргә тиешле хатын, кыланчык яшь кызлар кебек, иңба­шын сикертте.

— Моны... син сорыйсыңмы?

Фәриткә җан кереп китте. Юк, югалмаган элекке Фәридә. Яңа кием кигән кебек, яңа ымнар, яңа сүзләр артына гына яшеренгән ул. Сиздермәскә тырышса да, элекке шикчел, гарьчел Фәридә — менә ул! Танавының сул як канатындагы кечкенә көрән миңе дә шул ук әнә... Шул миң сәбәпче булган иде танышуларына да. Студент аш­ханәсендә бер өстәл артына туры килделәр. Каршысындагы җый­нак, килешле гәүдәле, елмаеп кы­на торган кызга сүз кушты: «Сез­нең бу миңегез үзегезнекеме, әллә сүрәтен генә төшердегез­ме?» Ап-ак йөздә әллә каян күзгә ташланып, чекрәеп тора иде шул. «Прокатка алдым»,— дип җавап­лаган иде яшь Фәридә... Әмма со­ңгы бер елда элек сөйкемле күренгән миң иң күрәлмәгән нәрсәгә әверелде. Әрләшә башла­дылармы — Фәритнең күз карашы шул ноктага кадаклана да куя. Әй­терсең лә, киерелгән борын кана­тындагы миң — бөтен зәһәрнең, усаллык, ачу-шикнең анасы... Әй­терсең лә, гаепләүле, тиргәүле, рәнҗүле сүзләр Фәридәнең кеч­кенә авызыннан түгел, җәһәннәм тишегедәй күренгән шул миңнән чәчелә. Һәм аны берничек тә тома­ларлык түгел, аңардан нибары ка­чып кына котылып була ала иде ке­бек...

— Аптыраганнан әйтәм инде. Ка­ра төн уртасында... Мин Сергей­ларга килеп ятам. Иртәнге унда самолет.

— «Ярый инде без туйга бара­быз, ә бу халык кая бара икән», ди­сеңме?— Тагын көлә. Фәритнең ачуы килә башлады. Кызык, элек аның Фәридәгә ачуы килми иде. Арыган, туйган, җиләгән, башны алып качасы килгән чаклар күп булды, ләкин болай яр­сытмый иде.

Кырык яшьлек олы хатын! Исәр кебек шулкадәр көлмәсә! Авыз күтәреп! Килешмәгәнне! Әллә... акылына зыян килгәнме моның? Булмас димә. Теге чакта, бозлы Дим суына сикергәч тә, шикләнгән иде аны...

Хәтердә моннан өч ел элек үткән көн яңарды.

 

— Менә хәзер син барысын да беләсең...

Әле генә иренә гаепләү сүзләре яудырган Фәридә гаҗәпләнеп туктап калды. Чит-ят кешене күргәндәй, күзләрен зур ачып, иргә текәлде. Фәрит туктарга җы­енмый иде:

— Синең үзеңнең башлавың әйбәт тә булды. Мин әйтергә кый­мый йөри идем. Бу хәбәрне абыеңнәрсәгә алыштырды? Әбинең өенә үзе генә хуҗа булырга тыры­ша иде, мөгаен, култамгаңны ал­гандыр. Йә, ярар, анысы минем эш түгел. Хәзер безгә алдагы көнне уйларга кирәк. Ничек яшәүне дим... Мин аны... яратам бит, Фәридә... Җибәр син мине! Бозы­лышмыйк та, талашмыйк та. Фа­тир сиңа кала. Малайларга акча җибәреп торырмын. Алиментка биреп мәшәкатьләнмәссең. Зур­лар бит инде, берсе биштә, берсе җидедә укый. Ә... аның... ул... Кы­скасы, тагын ике айдан... без­нең... балабыз туарга тиеш... Без... мин... ул... Ул элекке иреннән аерылды инде...

Агарынып киткән Фәридәнең авызыннан бер генә сүз чыкты:

— Ә мин?!

Чыгып та йөгерде. Ярый артын­нан чыктылар. Бакчалары Дим бу­енда гына иде. Тоткан да сикергән ярдан. Апрель ае. Елга тулып боз ага. Үпкәсенә салкын тиеп, ике ай ятты. Ул савыгып чыккан көнне Фәритнең кызы туды. Ике ут ара­сында бәргәләнеп йөрде-йөрде дә, китте ир...

 

Шулчак тыштан ниндидер шау-шу ишетелде. Сыра исе, тәмәке исе аңкып китте. Фәрит, сикереп торып, лифт ишеген дөмбәсләде. Яшь-җилкенчәк көлешеп, сүген­деләр дә, баскычка таба киттеләр бугай.

— Ах, хәсрәт... Ах, кем уйлаган! — дип сукранды Фәрит. — Нинди шөребе кырылып чыкты микән мо­ның?

Хатын дерт итеп китте. Елмаюы сүрелде. Стена буйлап шуып төшеп чүгәләде. Иңендәге сумочкасын идәнгә сыпырып ташлады. Маникюрлы нечкә бармаклары белән йөзен каплады.

— Фәрит... Фәрит, туктале, дөпелдәмә әле шулхәтлем. Барыбер ишетмиләр. Кемгә кем кирәк... Кил әле, утыр әле. Түзәлмим. Мин башкача түзәлмим. Сөйлим. Әйтмәм, юри әйтмәм дигән идем сиңа! Тик ул — синең дә улың бит... Безнең Вадимның колагын­нан шөреп таптылар бит...

Ир көлде:

— Бәй нигә, бала-чагамыни ул! Колагына теләсә нәрсә салып йөрмәсә.

— Эчтә бит ул. Баш эчендә. Урта колакта диимме, әллә кайда инде, баш мие янына ук килеп җиткән.

— Нәрсә эшләп! Кайчан?! — Ир җилтерәтеп хатынны аягына бас­тырды. — Нигә әйтмәдең миңа? Вадимны мәктәптә ике ай элек кенә күрдем бит, менә дигән иде.

— Җибәр!— диде хатын салкын итеп. — Миңа кычкырырга бер ха­кың да юк синең.

Ирнең бармаклары язылып кит­те:

— Гафу...

Икәүләп тагын идәнгә чүктеләр.

— Әйтәм ич, сиңа белдерәсем килмәгән иде. Шулкадәр каткан иде күңелем. Тәүдә тегене... си­нең... тегене барып өзгәләрдәй булдым. Ике балалы ирне аздыр­ган кеше якты дөньяда яшәргә ла­ек түгел, дидем. Аннан күрәлма­вым сиңа күчте. Баштарак, берен­че елны көткән идем, кайтырсың иде кебек. Кайтмасыңны аңлагач, кояш сүнгәндәй булды. Син дип яшәгәнмен. Синнән башка дөнья­да беркемне, бернәрсәне күрмә­гәнмен дә, белмәгәнмен дә. Синнән башка бер ай, кая бер ай, бер көн торалмам, акылдан ша­шармын кебек иде. Әмма синсез дә яшәп була икән бит! Дөньяның кендеге син түгел икән! Сүрел­дем. Тынычландым. Килде бер көн: мин яңа тормыш башларга ка­рар иттем. Ышанасыңмы, укырга кердем, әйбәт эш таптым. Башта­наяк медицина тикшерүе үттем. Балаларны да йөрттем. Һәм шунда, очраклы гына, Вадимны рентгенга төшерделәр. Аның сөйлә­шүе мәзәгрәк иде бит, беләсең инде. Рентген сурәтен караган та­библар егылып китә язганнар: аермачык булып металл шөреп күренеп тора ди! Тутыгып беткән булган.

Фәрит, кашларын җыерып, ни­дер хәтерләргә тырышты:

— Исеңдәме? Тулай торакта чакта!

 — Исемдә, — диде хатын, тана­вын тарта-тарта. — Онытырлык­мыни! Заводта яртышар ел эш хакы түләмиләр. Ипи белән сөткә дә интегәбез. «Коры» сөт алып, сөтне «ясап» эчә башладык. Көн дә камыр ашы пешергән булам. Син үзеңнең эшеңне ачарга уйладың. Эш дип инде, гәзиткә белдерү биреп, телерадиоаппаратура төзәтә башладың. Өйдә, ягъни бүлмәдә. Вадим тәпи генә киткән иде әле анда... Өстәл ту­лы, идән тулы вак-төяк деталь, шөреп...

 — Их! Их, Фәридә...

 — Өзгәләмә үзеңне, Фәрит. Ба­рысы да яхшы булыр, язган бул­са. Операция уңышлы үтте, ди­деләр. Иртәгә чыгарырга ти­ешләр.

 — Коточкыч! Нигә миңа әйтмә­дең? Нигә син моны бүген генә сөйлисең миңа?

— Ә син минем белән сөйләш­кәнең булдымы? Ярый, балалар­ны мәктәпләренә барып күреп йөргәнсең. Ярый, акчасын салып тордың. Ә минем хәлем белән кызыксындыңмы берәр? Ни дис­әң дә унбиш ел бергә яшәгән ке­шеләр түгелме без?

— Шундый хәл килеп чыккач, әйтмиләр димени инде. Үпкә кайгысымы...

 — Мин сиңа үпкәләмим. Шулай язган, шулай тиеш булган, Фәрит. Син гаепле түгел. Һәм... синең башкага китүең кирәк бул­ган. Элекке җай белән яшәсәк, хастаханәгә йөрү уйга да кереп чыкмаячак иде. Һәм ул чакта — уйлавы да куркыныч. «Бәхетегез бар икән, соң булуы да мөмкин иде»,— диде профессор.

— Даруга-нигә акча кирәксә...

— Син җибәргән акчалар ярап куйды,— диде Фәридә, аны бүлеп.— Ансына рәхмәт...

— ...Үзең ничек? — Озак кына тынлыктан соң Фәридә сүз баш­лады.— Әллә нишләп ябыккансы­ңмы, арыгансыңмы... Син элек болай түгелиең...

Ир йөзен чытты. Үзе дә белә. Өстендә юл киемнәре, чыгып киткәндә кырынырга да онытыл­ган. Чәчтарашка керергә дә өлгермәде, Мәскәүдә керермен дигән иде. Эш күп. Тәгәрмәч эчендәге тиен кебек йөгерәсең дә йөгерәсең. Яңа партия товар килде дип шылтыраткач, чыкты да китте юлга. «Шәхси предприя­тие хуҗасы» дисәң, «О-о!» диләр. Белмиләр аның нинди йөк икәнен. Һәр нәрсәне контрольдә тотарга кирәк. Үзе юкның күзе юк. Үзең йөрмәсәң, партиясе белән брак җибәрергә дә күп со­рап тормыйлар.

— Кызың үсәме?

Ирнең йөзенә төс кереп китте.

— Өч яшь тула инде. Балалар бакчасына путевка сөйләшеп кайттым кичә.

— Кемгә охшаган?

— Суйган да каплаган Артурның бәләкәй чагы. Шундый ук бөдрә чәчле, туп кебек түгәрәк. Бәләкәйдә мин дә шундый бул­ганмын бит. Исеңдәме, Артурны «бөдрә туп» дип ирештерә идек.

 — Ике яшендә ябыкты да куйды кинәт. Инфекционныйга эләктек бит, шуңардан соңмы... Әле шул чакларны хәтерлим дә, һушларым китә. Без өчәүләп хастаханәдә ятабыз. Син көн дә тавык шулпа­сы ташыйсың. Ничек өлгергәнсе­ңдер? Машина да юк чак. Акчага интегеш. Мин декретта. Күрше бокста яткан хатынга тәрәзәдән көн дә әллә нәрсәләр ташыйлар. Ә безнең, исеңдәме, алманың эчен кырып балага ашатып, үзебез ка­быгын ашаган чаклар булды.

— Машина алган көн хәтерең­дәме?

— Теге кызыл зәпәрәйнеме? — Икесе дә көлеп җибәрделәр.

 — Шуны бәйрәм итәргә бөтен туган-тумачаны җыеп табын кор­дык. Әкәмәт. Җизниләр куна калды. Бүлмәнең идәне — кильки консервасымыни — шып тулы, басарга урын юк! Машина юа­быз, янәсе...

 — Шул елдан хәлләнеп киттек тә инде. Ваучерларга алган акци­яләрне сатып, фатир өчен пай түли алдык.

— Оя корган ике кош сыман җыйдык та җыйдык, өйдек тә өйдек...Һәм бер «матур» көнне син шул ояны ташлап, башка ояга оч­тың да киттең... Байлык сәбәпче булуымы? Дәүләкәндә филиал ачам дип, юлдан кайтып керә белмәдең. Җәяү йөрсәң, акча капчыгың буш булса, хатын-кызның исе дә китмәс иде әле үзеңә!

— Ул чакта әллә нәрсә булды безгә... Көн дә елаш, көн дә талаш... Абыең гаепле. Ул әйтмәсә! Син дә инде, шул хәбәрне ишетү өчен, үз өлешеңнән, васыять ми­легеңнән баш тарткансың. Ул әйтмәгән, син белмәгән булсаң... Бу көннәргә төшмәс тә идек.

— Беркем дә гаепле түгел, Фәрит... Әйттем бит, бер кем дә... Димәк, шулай тиеш булган. Болай без тагын бер-беребезне гаепли башлаячакбыз. Абый әйткәндә кызың туарга тиеш иде бит инде. Туасы җан булган, димәк... Шул җилкеткән сине... Минем үткәннәрдә казынасым килми, гаеплеләр эзлисем килми. Бер янган утка кабат төшәсем, кабат янасым килми! Син соң ни­чек? Әйбәт яшисезме хет? Бәхетлесеңме?

Бу сорауны үз-үзенә дә би­рергә курка иде ир. Аның бу хак­та уйлаганы, уйларга теләгәне дә юк... Тормыш агамы бер көйгә — ага. Ә ул — шул агымдагы бер йо­мычка. Инде дөнья да бернәчә җайланды кебек. Ул яшәгән тор­мыш кемдер өчен буй җитмәс хы­ялдыр әле, бәлки. Бәхет — бай­лыкмы? Үзеңне бәхетле хис итү­ме? Яңа гаилә, яңа мөнәсәбәтләр өр-яңа бәхет китерер кебек иде... Әле менә лифтка кереп, төймәгә баскандай, ул да үзенчә «бәхет» дип язылган төймәгә ба­скан иде югыйсә. Ялгыштымы? Тәүге тойгылар, дулкынланулар сүрелде дә, бөтенесе тагын үз җаена төште. Тагын шул ук гадәти көндәлек, шул ук мәшәкатьләр, вак-төяк. Кайчандыр Фәридә белән бергә үтелгән нәрсәләр... Инде кабатланган, таныш нәрсәләр. Лифтны иртән тәк тә төзәтерләр. Ә ул? Җаны теләгән, җаны эстәгән бәхетне таба алыр­мы?

— Ә син? Син бәхетлеме, Фәридә?

— Минем бәхетем мәхәббәттә иде. Мәхәббәтем син идең. Ләкин минем яратуым сине бәхетле итә алмады бугай. Һаман сиңа тик яхшылык теләдем. Һәм шул хакка мәхәббәтемне сүнде­рергә карар иттем. Ә бит сине югалтсам, бер көн дә яши алмам иде кебек. Яшим бит менә... Ба­рына канәгатьмен.

 — Син шундый үзгәргәнсең...

 — Беләм...

 — Берәр кемең бармы?

 Хатын туп-туры аңа карады:

— Бу синең өчен шулай мөһимме?

Ир өске иренен тешләде. Сәга­тенә карады. Алты тулган. Кың­гырауга басты. Шул ук мизгелдә диспетчерның яшелле-зәңгәрле тавышы яңгырап китте.

— Че там у вас ?

Бер-берсенә карадылар да та­гын кычкырып көлеп җибәрделәр.

Ярты сәгать үткәч, тоткынлык­тан котылдылар. Өченче белән дүртенче кат арасында туктаган лифт кабинасыннан өченче катка сикереп төштеләр һәм... уңай­сызланып туктап калдылар.

 — Сергейны мәшәкатьләп тор­мыйм инде, туры аэропортка китәм, — диде ир. — Болай аларга тукталгалыйм мин. Сине очрат­маска була, Дәүләкәннән төнге электричка белән йөрергә тыры­ша идем. Елына өч-дүрт очыла Мәскәүгә... Тәки күрештек...

 — Белә идем инде, Сергейның хатыны белән сөйләшеп йөрибез бит.

— Ярый, Фәридә, хуш... Кайт­кач, Вадимның хәлен белешер­мен әле.

— Туктале,—диде хатын. — Шулай китәсеңмени? Әйдә, юынып чык. Чәй эчәрсең. Артурны күреп чыгарсың... Уянгандыр инде...

Кинәт әллә нишләп китте ир. Җәйге челләдә яуган җылы йом­шак яңгыр сыман, күңеленә рәхәт бер хис кереп тулды. Сагынулы якты моңлы, мөлдерәмә бер хис... Яшьлекне юксыну, шушы Фәридәгә ихлас гашыйк булып йөргән беркатлы чакларны сагы­нумы... Кайчандыр күңелгә тул­ган булган, аннан сиздерми генә ташлап киткән тансык хисне то­еп, аны танып, шуңа өр-яңадан гашыйк булумы...

Дулкынлануын басарга тыры­шып:

— Лифт беләнме? — дип шаярт­кан булды.

— Әйдә! — диде яшьлегендәгедәй шаян һәм уенчак Фәридә.

Алар тагын лифт төймәсенә төрттеләр. Янәшәдәге икенче «тимер тартма»ның ишекләре ыржаеп ачылып китте.Тонык ут, күз кыскандай, сүнә-кабына җилпелдәп алды.

Кермәделәр тегеләр. Караңгы баскычка чыгып, җәяү генә менеп киттеләр. Урау булса да, юл ях­шы, дигәннәрдерме...

 

2005. Уфа.

 

Категория: Мои статьи | Добавил: Дильбар (01.01.2016) | Автор: Дильбар
Просмотров: 778 | Рейтинг: 5.0/1