Дилбәр Булатова
Главная » Статьи » Мои статьи

Чынаяк

 

Дилбәр Булатова

 

Чынаяк

 

Хикәя

 

Аңа әйтеләме бу сүзләр? Тупсадан атлап кергән Зифа үз колагына үзе ышана алмый торды. Каушаудан кулындагы олы табак идәнгә очты. Савытның чит-читләре чатнап, яньчелгән ак эмаль астыннан кара тимере килеп чыкты, өямәкәй иләп тутырылган он гөпелдәп шуып төшеп, бар тирә-якка он тузаны бөркелде.

— Кулына әйбер генә дә тота белми бит ул, ичмасам!

Үзенә агылган нәфрәт дулкыныннан качып котылырга теләгәндәй, килен идәнгә тезләнде. Куллары, он өемен як-ягыннан сыпырып җыярга, нәрсәнедер төзәтергә, кире кайтарырга талпынып, канат сыман ике якка җәелделәр... Он тузаны тыңлашмады, пырхылдап, өс-башка, чәчләргә үрмәләде, идән такталары арасына яшеренде. Ул арада эчке бүлмәдән бала елавы яңгырап китте. Ялт торып, Зифа шул якка атламакчы булды.

 Шкаф җыештырыпмы, тузан сөртепме булашкан каенсеңлесе, кулындагы чүпрәген бер читкә томырып, аның юлына каршы төште.  Бөерләренә таянып, аякларын киң аерып баскан, чырае яшелле-күкле төскә кергән. Җептәй кысылган иреннәреннән зәһәрле сүзләр сыгыла:

— Кая? Кая барасың? Бөтен ызбаны бала сидегенә тутыруың җитмәгән, онга әвәлисеңме хәзер? — Зифа яңа күрде: юешле-корылы бала ыштаннары кечерәк бер күбә итеп, идән уртасына өеп куелган икән.

— Бәй, соңыннан сөртеп алырмын...

— Сөртерсең, сөртерсең син! Синнән сөрттергәнче, үзем аяк белән юып чыксам, йөз кат чистарак булачак! Менә, менә, болар нәрсә? Бу юеш ыштаннарны ник ишек өсләренә элдең? Җылылык торбаларын саргайтып бетерүеңә түздем, ызба уртасына җеп сузып искеләр элүеңә бер сүз дәшмәдем. Тышка чыгарып элсәң, кулың корыймыни?!

— Бәй, бу ачы пычракта, атлаган саен ничек тышка йөрим?

— Ай, онга төшкән таракан! Ай, аңламагач та аңламый икән адәм баласы! Юри аңламаганга салышасың син, юри этләшәсең! Әнә, кешеләрнең киленнәре эләләр — кыш дип тә тормыйлар, көз дип тә! Күпме әйттем Әнфискә! Җиләк кебек ахирәтемне кемгә алыштырды, ә?!

Каенсеңлесенең аны тәү көннәрдән үк өнәмәвен белә Зифа, ызгышырга җай эзләвен дә сизә, ләкин тулышып килгән ачу шешенең мондый ук көчле булырын фаразлап та карамый, аның һич көтмәгәндә, чүп кенә сәбәптән тишелерен уйламый да иде. Нисаның соңгы айларда бирегә бөтенләйгә яшәргә кайтуы да чүп өстенә чүмәлә, кузга утын булды, ахры.

— Минем ни зыяным тиде сиңа?!

— Синең аркада ызбада тынгы бетте! Балаң да үзеңә охшаган бер шапшак нәрсә! Бөтен ызбаны бала сидегенә тутырдың! Мин башкача синең белән бер ызбада яши алмыйм!

— Утырып кына торырга ул бит гарип бала түгел! Үзең дә бәбиләр табарсың әле. Әллә синеке бер дә пычратмас дип уйлыйсыңмы? — диде килен. Әле һаман килешү эзли, сүзне шаяруга борырга тели иде, ахры.

Ләкин Нисаның туктарга уенда да юк иде. Гасабыйланып, әрнеп:

— Синең аркада абый биш ел йөргән кызын — минем иң якын ахирәтемне ташлады! — дип кычкырды үкси-үкси һәм чүпрәген алып, ярсып-ярсып шкаф ишекләрен сөртергә тотынды. — Син абыйга тагылып килдең, яратмыйсың син аны! Син аның укыган булуына, безнең зур ызбага кызыктың! Синең бездә яшәргә хакың юк!

Монсы инде чиктән тыш иде. Монсы инде телеңә нинди пычрак килә, шуны сөйләү, нахак гаеп тагу иде. Зифа дөрләп яна башлады. Яна, чынлап та, яна... Менә бит, йөрәген, үзәген көйдерә ялкын, менә чәч төпләренә үрли, аяк-кулларына тарала, битен көйдереп үтә һәм... чәнечкеле кайнар йомгакка әверелеп, йөрәкнең иң түренә менеп ята... Усал сүзләр ташкыны исә һаман актарыла, ул гүя дә Зифаны изеп-сытып, дөньядан юк итәргә ашкына... «Барыбер сез тиң түгел!», «Надан башың белән минем укыган энемә тагылдың!», «Сез барыбер аерылышачаксыз»...

Биек матур шкафның өске киштәсенә Зифаның бирнә чынаяклары тезелеп куелган иде. Аларны туйлары алдыннан бик яратып, бик сайлап Уфа базарыннан сатып алган иде ул.

—Җый чүп-чарыңны, тормасыннар йөрәк яндырып! — дип, шуларны бер читкә сыпырды Ниса. Әллә ялгыш, әллә махсус — берсе киштә читендә яртылаш эләгеп калганы, каенсеңленең тулы ак беләгенә ияреп, аска очты. Ниса ирексездән аны тотып алырга омтылды, өлгермәде — сыңар чынаяк зеңгелдәп идәнгә килеп төште дә, сикереп китеп, бала искеләре өеменә капланды.

Ике пар караш чынаякка ияреп озатып бардылар да, өнсез калып, бер-беренә текәлделәр. Аучылар боҗрага алган яралы ана киек хәлендәге Зифаның башкача чигенер җире  юк иде. Тәне яна, йөрәге кага, ләкин аңа ничек булса да үзен якларга, бер абайламастан килеп юлыккан пәри өермәсеннән котылырга кирәк иде. Аңа ничек кенә булса да җиңәргә кирәк! Бүтән юл күренмәде. Һәм аның авызыннан менә шушы мизгелдә куркыныч сүзләр атылды... Андый сүзләрне ул әйтә алырга тиеш түгел иде кебек, андый коточкыч сүзләрне үз гомерендә беркемнән дә, бер генә сериалдан да ишетеп караганы юк иде. Әмма алар әйтелделәр... Җиңү хакына. Һичнәрсәгә карамастан, өстен чыгу хакына...

— Минем шушы надан кулларыма гына калсаң иде! Күзләремә генә карап, тилмерепләр генә ятсаң иде шушы нахак сүзкәйләрең өчен!

— Каргышың кара башыңа!

Шулчак гүя дә күк күкрәде, гүя дә янгын оясына су шәлкеме бөркелде: Әнфиснең — Нисаның абыйсы, Зифаның иренең — гөредәвек калын тавышы яңгырап китте:

— Нишләвегез бу? Нәрсә бүлешәсез, нәрсә җитми? Бу нинди боламык? Бала елый — ишетүче юк!

Зифа эчке якка атылды. Озак елаудан тәмам ярсыган, маңгаена алсу-кызыл тимгелләр калккан улын караваттан күтәреп алды, аның юешләнеп бетүен, юешнең үзенә дә йогуын сизмичә, кысып кочаклады. Теге якта кемнәрдер нәрсәләрдер сөйләштеләр, Әнфис кереп, Зифаны юатырга мәтәләнде... Ис-баш алганда, бүлмәгә көзнең каймактай куе эңгер-меңгере кунган иде инде. Көтү дә күптән кайткандыр... Кочагында йоклап киткән улын караватка яткырып, өстен алыштырды, үзе дә икенче киемнәр киде. Көзге каршына басып, чәчләрен тарап, төйнәп куйды. Һәм, каты-нык басып, сыер саварга чыгып китте.

Шушы көннән башлап, бер йортта яшәгән, бер табактан ашаган ике яшь хатын арасында көрәш башланды. Астыртын, мәкерле көрәш. Бер аш бүлмәсенә ике хуҗабикә сыймый диюләре шул буладырмы... Ике хатын арасында кабынган дошманлыкка, өстенлек бүлешүгә шаһит булырга, андый өйдә яшәргә язмасын! Хатын-кыз көндәшлегенең иге дә юк, чиге дә. Утта да янмый ул, суда да батмый. Алар барысы да «көндәшемне үтәли күрәм, иң нечкә хәйләләренә кадәр белеп торам» дип уйлый бит.

 Һәркайсы үзенчә хак. Ниса өйдә үзен хуҗа тоя, килен кешене ким кешегә, килмешәккә санап, җае чыккан саен моны раслап тора. Каенсеңле — каен шырпы. Ирдән кайткан — яудан каты, дигәнен дә өстәсәң... Теләк булса, сәбәп бар: элек тә чисталык-пөхтәлек сөйгән каенсеңленең бу сыйфаты хәзер отыры көчәеп, чир дәрәҗәсенә менде. Ул ярты гомерен тузан сөртеп, идән-күтәрмә юып, савыт-сабаны содалап агартып үткәрә башлады. Тәү карашка һич әһәмиятсез, вак нәрсәләр инде, юкса... Урындыклар нәкъ бер урынга куелырга, сөлге-тастымаллар мотлак дүрткел рәвешкә китереп эленергә, кашык-чәнечкеләр аш өстәле тартмасына билгеле бер тәртиптә тезелергә тиеш, имеш. Билгеле ки, Зифаның яңа тәпи киткән улына бу кагыйдәләр бар ни, юк ни — көннең-көнендә бер матавык килеп чыгып тора: шкафларның ялтыр өслегенә нәни бармак эзләре мөһерләнә, купшы итеп кабартып куелган мендәрләрдәге челтәр япмалар идәнгә тартып төшерелеп, өсләренә «пес» ителә... Ахры, әнкәсе дә чисталыкка бик һушы киткәннәрдән түгел иде. Әллә инде юеш ыштаннар кайсы-кая хәзер юри дә эленде, бала искеләре белән өр-яңа диван арасына салынырга тиешле клеенкалар махсус салынмый калды микән соң?..

Кешегә Ходай тарафыннан бүләк итеп бирелгән хисләрнең иң татлысы — дөньяда үзеңне ирекле, бәйсез итеп тоя алу ялганыдыр, мөгаен... Һәм шул хискә комачаулаучының дошманга әверелүе бер дә гаҗәп түгел. Ниса кирәк дип тапкан тәртипләргә Зифа сыеша алмады, Зифа өчен уңайлы нәрсәләр Нисаның җен ачуын чыгарды. Һәркайсысы үзенә азатлык, җан иреге яулыйм, җиңәм, өстен чыгам дип азапланды. Үзеңә иркенлек, җайлык-уңайлык яулау хакына янәшәңдәгеңнең хаклары белән санлашмаска да мөмкин, үзеңә яшәргә комачаулаучыны кысрыкларга, өнен тыгарга кирәк дип уйлады...

 Моңарчы тел яшеребрәк йөргән Зифа да усаллаша, телләшә башлаган иде. Хәзер алар алып-биреп, аты-юлы белән битәрләшеп талашалар, әйтмәгән сүзләрен калдырмыйлар. Сүз арты сүз, гаеп арты гаеп, гайбәт өстенә гайбәт. Алар шулкадәре күп җыелды — хәтта сүзләрнең, гаепләрнең, гайбәтләрнең иҗатчылары Зифа белән Нисаның үзләренә йортта урын җитми башлады. Әнфис белән Нисаның әти-әнисе салып чыккан өр-яңа, сарайдай зур йорт гүя дә почмакларыннан җимерелә, көннән-көн кечерәя, чүгә башлады сыман.

Без күз салган бу алыш-көрәштә кем җиңгәндер, әмма, нәтиҗәдә, Зифалар тоттылар да көннәрдән бер көнне шәһәргә чыктылар да киттеләр. Иң кызыгы: ике як та үзен җиңүче саный, бер-берсеннән котылуына сөенеп бетә алмый. Зифа гаиләне саклап кала алуына шөкер итә, ә төп йортта яшәргә исәпләгән, ярты ел элек ирдән аерылып кайткан Ниса, ниһаять, иркен тын алган, энеләре яшәп киткән бүлмәгә яңабаштан ремонт ясарга тотынган иде. Йомшак күңелле әти-әниләре генә кем ягына басарга да белмиләр, эчтән янып-көяләр, ләкин ни кылсыннар — бала бәгырь ите. Бармакның кайсын тешләсәң дә авырта...

 

***

Иртән йокыдан уянган кызчык рәхәтләнеп киерелде, ачылмый интектергән күзләрен уды. Тәрәзәләрдән ишелеп кергән ап-ак яктылыкка гаҗәпсенеп, караватыннан идәнгә төшәлми торды. Буынтыкланып торган куллары, шул яктылыкны тотарга теләп, ирексездән, өскә үрелделәр. Тәрәзәләрнең өске яртысында ак челтәрләр — көн яктысы шуңа ак микән? Зифа белә, бөтен кешеләр белә: кояш сап-сары! Рәсем төшергәндә дә аны җете сарыга буярга кирәк. Алайса ник ак соң аның нуры?

Аптыравы искән җилдәй юкка чыга да, карашы тәрәзә төбендәге гөлләргә уктала. Кояш җылысына иркәләнеп кенә үзе бер бакча үсеп утыра анда. Бер генә савыт кисәген дә әрәм-шәрәм итми әнисе: бушаган буяу кәнсирләре, яшел борчак савытларын чәй кургашы белән көпләп, тегәрҗеп белән бәйләп куйса, менә дигән гөл савыты килә дә чыга. Алтын-көмеш вазаларың бер якта торсын! Чите кителгән чүлмәк, төбе тишелгән мис тә эшкә ярый. Гөлләрнең бөтенесенең исемнәрен Зифа белеп тә бетерми. Бусын таный: песи гөле! Яран гөл дә диләр, ә Зифага беренче исем ныграк ошый. Ак чәчкәлесе бар, җете кызылы, ал, алсуы... Тик ни өчен песи гөле? Яфрагын, чәчәген биреп карады — юк, исен дә өнәмәде Мияубикәләре. Мөгаен да, гөл үзе песигә охшаш булса кирәк. Песи сыман тыныч кына, йомшак кына. Җай гына үсеп, үз көенчә чәчәк атып утыруын белә. Үрмә гөлләр бөтенләй башка холыклы әнә. Күршеләренә сарылырга, чорнап, урап алырга гына торалар. Камыш гөле дә харап әрсез — уктай сабакларын чит туфракка атып тамыр җибәрергә аңа куш.

Ә Зифаның иң яратканы — тамчыгөл. Исеме дә ятышлы. Яңгыр яуган чакта өй кыегындагы шифер дулкыннарыннан өзелеп җиргә сикерешүче шаян-наян тамчыларга гөлнең чәчәк бөреләре генә түгел, яфраклары да охшаган хәтта. Олылар күрмәгәндә генә бөреләрен бармак белән тотып алып шартлатырга да була.

Һе, бүген әнә тагын бер-ике алсу шарчык үсеп өлгергән түгелме? Аяклар караваттан төшеп үзләреннән-үзләре шул якка атлый, буынтыклы наян бармаклар өскә үрелә. Буй җитми. Урындыкны алып килергә уйласа, урындык өсте буш түгел икән! Кызның сөенечтән авызы ерылып китә. Һай, ничек онытасы иткән? Кичә төнгә кадәр кызлар белән тәтиле уйнады бит ул! Сабира да кергән иде, югары очтан Халидә белән Ниса да төшкәннәр иде. Әниләре килеп эзләп алгач көчкә таралыштылар.

Буяулары купшакланган ак урындык өстендә — патша хәзинәләренә алыштырмаслык олы байлык: затлы эскәтер (әнисе сандыктан алып биргән чәчәкле йон яулык), купшы сервизлар (ватык савыт-саба калдыклары)... Как идәнгә тезләнеп баскан яланаяклы, тузган чәчле нәни кызчык, илаһи бер тылсымга буйсынып, чынаяк ватыклары тезелгән аллы-гөлле «табын»га төбәлгән. Кайсы каян табылып, әбисе бүләк иткән кечкенә зәңгәр чиләкләрдә сакланган, хәзер инде матурлап «өстәлгә» тезелгән ул ярчыкларда, ул ватыкларда кызның үзенә генә билгеле әкияти бер тәртип, бер-бер мәгънә бар... Кем әйтә уен дип! Сый-хөрмәттән сыгылып торган мул табын бит бу! Әнә иң уртада, эре кызыл чияләр төшерелгән иң матур чынаяк ярчыгында күмәч кисәкләре. Чын күмәчнеке. Дөньяда иң кадерле ризык — икмәк, дип өйрәтә әнисе. Шуңа иң түрдә икмәк. Быел келәт буеннан табылган, җитен чәчәкләре балкыган ярчыкларда — «алма-әфлисуннар», ягъни дә телемләп киселгән кишер түгәрәкләре. Күрше кызы Сабирадан чыршы уенчыгына алмашып алган «бәллүр» савытларда — хәлвә. Сабый хыялының көче чиксез: гап-гади пыяла кисәкләренә өелгән кызыл балчыкны каба кызкай, хәлвә дип каба һәм... хәлвә тәмен тоя. И сабый! И самими балачак! Яшел миләшләрдә, ачы кузгалакларда оҗмах җимешләре тәмен тояр көчең, пыяла кисәкләренә дә җан өреп бөтәйтер рухың, тузаннан — алтын, чүптән — гөл, юктан бар ясый алыр тылсымлы кодрәтең гомер юлларыбызның кайсы сикәлтәләрендә коелып кала микән? Әллә инде күл өстендә тибрәлеп тә кинәт җуелган дулкын сыман, күңелләрнең иң тирән чоңгылларына яшеренәсеңме, и гөнаһсыз балачак?

 

***

Эш урынына ашыккан Зифаның әллә нишләп күңеле йомшарган иде бүген. Яшелчә-җимеш, укроп-петрушкадыр саткан әби-сәбиләр рәтеннән үтеп китешли, кечкенәдә табын корып уйнаганнары исенә төште дә куйды шул. Ишектәге йозакларны шалтыр-шолтыр ачып, тәрәзәне япкан калайларны күтәртеп булашканда, моңарчы башына да килмәгән уй биләп алды зиһенен. Аның балачак хыяллары бөтенләе белән тормышка ашкан ласа! Бүгенге көндә дә савыт-саба белән әвәрә килә ич ул! Ничек элегрәк уйламаган? Хәер, уйлап, сагышланып торырга җае чыктымы да, вакыты калгандыр дисеңме?

Теге чакта, төп йорттан чыгып киткәч, тәүдә фатирдан-фатирга йөреп этләнделәр. Күз төбәп барыр туганың, артыңнан этер танышың булмасын... Әле булса, андый тәвәккәл адымга җөрьәт итмәс иде әй. Шул яшьлек батырлыгы, яшьлек җүләрлеге инде... Аннан ун ел тулай торак дигән шау-шулы, кысан «тормыш корабы». Кеше өстендә интегүләрдән соң аның кечкенә «каютасы» да кәттижләргә тиң тоелган иде. Фатир алган елны туган төпчек кызны быел йөреп-йөреп тәки иң кәттә уку йортына керттеләр. Зифа бигрәк тә каты торды. Югары уку укый алмавына үзенең гомер буена кимсенеп йөрүе дә җиткән. Булгач булсын. Кеше арасында алар кемнән ким. Теге елак малайның, туган апасының полировкалы шкафларына пичәт куеп йөрергә яраткан малайның, инде үзенең шуктан-шук ике малае үсеп килә.

Ә Ниса? Тора-бара аралар көйләнеп китте кебек. Җан тартмаса да, кан тарта... Ләкин йөрәктәге утлы йомгакны еллар юшкыны каплап китә алмады, күңел җәрәхәтләре уңалмады, юк... Чатнаган чынаякның гына да эзе-җөе гомер җуелмаячак. Әйтеләсе сүзләр, күрәчәк көнннәр булгандыр, язылган тәкъдирләр булгандыр...

Әти-әниләре дөнья куеп, Ниса төп йортта яшәп калгач та араны өзмәделәр, кайтып, ярдәмләшеп йөрделәр. Ниса тагын берәүгә тормышка чыкты-чыгуын, тик, иртә уңмаган кич уңамы, бу никахы да гомерсез булды. Бердәнбер улы институтта Зифаларда торып укыды. «Әллә теге чактагы эләгешү-бозылышу яхшыга гына булды микән? Ятар идек бер казанда ике тәкә башы чым-чыкыр», — дип уйлап та куя кайчак Зифа...

Киоск эченә җыеп куелган тимер киштәләрне тышка алып чыгып, урнаштырырга тотынды. Шуны гына сагалап йөргән сукбай Йосыф килеп җитте ярдәмгә. Сатучыларның вак-төяк йомышын үтәп, химия тауарлары киоскларында сатыла торган арзанлы одеколоннарны эчеп көн күрә ул. Иртәләрен анда «баш төзәтергә» сукбай кыяфәтле ир-атларның озын чираты җыелып китә, Йосыфның — «блат», сатучылар үз күреп, алдан үткәрәләр.

Киштәләр урыннарына куелып бетте, хәзер савыт-сабаны матурлап тезеп чыгарга кирәк. Өске рәткә кыйбатлырак әйберләр: сыбызгылы чәйнек, корыч кәстрүл, таба комплектлары менеп кунаклады. Аннан эмаль ялатылган, алюминнан коелган савытларга чират. Астагы рәт кавырсын тауарларныкы. Дәү-дәү чиләк, тас, корыталар киштә-«витрина» алдына җиргә дә хәтсез тезелде. Бер читкә махсус җайланмага клеенка урамалары, парниклар өчен полиэтилен төргәкләре эленде. Менә бар да әзер. Сатып алучыга хөррият: күзең төшкән нәрсәне теләгән кадәр әйләндереп карап, сайлап ал, рәхим итеп. Супермаркетлардагы шикелле видеокамералар чекрәеп күзәтми, һәр адымыңны тикшереп сакчылар бәбәген терәмәгән. «Сезгә ярдәм итәргәме?» дигән булып, сатучылар сөлек кебек ябышмый. Бөтен бу байлыкның хуҗабикәсе, әнә, химкалы бөдрә чәчләренең җирән кынасын балкытып, еллар буена тышта эшләүдән кояш ашаган йөзенә битарафлык катыш горурлык чалымнары чыгарып, биленә таянып басып тора. Йолкып нечкәртелгән кашлар астындагы яшькелт күзләре сынамчыл карап әйтәләр төсле: «алсаң, үз эшең, алмасаң да кайгырган юк». Сатып алучылар болай да буа буарлык. Күрше-тирә йортларның барча пенсионерлары, күптән гадәтләнгәчә, бирегә йөри. Өстәвенә, күршедә генә вьетнам тауарлары кибете. Кесәсе йока булса да көяз киенергә яраткан яшь-җилкенчәкнең яраткан урыны. Якын-тирәдә вак-төяк контор, әлегечә әйтсәк, офислар да бихисап. Ул офисларда тир түгүче гүзәл затлар, әбәд вакыты җитсә, кибет кыздырырга чыгып китүчән.

Ә инде син, чын хатын-кыз икәнсең, савыт-саба саткан җирне берничек тә урап үтә алмаячаксың. Ах, миңа бернәрсә дә кирәкми әле, димәкчесең? Ә менә чәй пешерер өчен тәгаенләнгән бу чәйнек? Чәй чүбен сөзәргә махсус иләге дә бар. Пилмән ясагыч җайланма да кирәкмиме? Өйдә шуңа охшаш әллә ничәү ятса ни, бусының бит бизәкләре бөтенләй үзгә. Монавы борыч савыты да харап сөйкемле...

Нәкъ менә савыт-саба киоскында эшләвенә бик горурлана иде Зифа. Күршеләрең сыман җиләк-җимеш, сагыз-сыра-тәмәке, азык-төлек сатып этләнү түгел инде. Тәүге чорларда аңа да кайларда гына эшләргә туры килмәде. Яшелчә-җимешне череп бетмәсен, бозылмасын-туңмасын дип дер калтырыйсың, косметика киоскларында сабын-порошок исенә чыдамалы түгел. Алданган, өстенә чыккан, кизүдәшләре урлашкан, дөнья кадәр штрафлар түләгән чаклар булды, иләктән иләнде, кыргычтан кырылды. Бер җиде-сигез еллап Төркиягә йөреп алды. Хәзер йөрми инде, олыгайды, заманы да үзгә. Ә бит гаиләне ашату-киендерү бер Зифага торып калган вакытлар булды. Заводка инженер булып урнашкан югары белемле ире айлар-еллар буена эш хакы ала алмый тинтерәгәндә бик ярап куйды хатынның сәүдәгә маһирлыгы. Хәзер инде бу киоскта үзе баш, үзе түш. Сатучы ялламады, үзе сата. Әнә, аның белән Төркиягә йөргән кызлар череп баеп беттеләр. Әйдә, баесыннар, кулларыннан килгәч, бер сүз юк. Зифага артыгы кирәкми, булганына бик канәгать. Нәфсегә ирек бир генә, хәзер азып җилкәңә менеп утыра ул. Болай да акмаса да тама, шөкер, җитә үзләренә.

Төш вакыты якынлашты. Август аеның көйсез кояшы, болыт арасыннан чыгаргамы-юкмы дигәндәй, әрле-бирле яктыртып маташты, ягъни дә, синоптиклар әйтмешли, аязлы-болытлы һава торышы урнашты. Базарның сул ягында җәяүлеләр өчен калдырылган тар аралыкта бакчачыларның күбәюеннән дә чамалап була иде әбәд җитүен. Уфаның үзәк урамыннан бер квартал читтәрәк урнашкан, халык күп йөри торган кечкенә базарның «тәмен» алар күптән сизеп өлгергән, бакча җимешләрен чиләкләп-кәрзинләп бирегә ташып кына торалар. Түтәлдән өзеп кенә алынган яшь кыярлар ята күзне кызыктырып, кетердәтеп кимерәсене китереп. Кыяклы суган, сарымсак, кишер бәйләмнәре — натюрморт; бөтнек, укроп, рәйхан, тагын әллә нинди үләннәрнең исе — оркестр... Бәрәч, яңа бәрәңге дә өлгергән, имеш; әй, бахыркаем, әбекәем, ананас бәясенә алырлар бәрәңгемне дип өметләнәсеңме; иртәгә үк ярты базар «яшь» бәрәңге сата башлаячак... Җир каны булып, кызыл, кара карлыганнар, мәмрәп пешкән чияләр мөлдерәшеп ята, тагын да әллә нәрсәләр, бернинди кибеттә дә була алмый торган, рекламланмаган, шулай да үз алучысын табачак нигъмәтләр сабыр гына үз чиратларын көтә. Ни гаҗәп, бер кагыйдәгә дә сыймаган мондый «кыргый» базарларны җаваплы органнар һәрдаим ябып, тыеп киләләр, әмма тормыш дигәнең инспекция-санкцияләргә карамый, үзенекен итә: шәрык рухы аңкыган, үзенә башка тормыш кайнаган «сәүдә нокталары» әле тегендә пәйда була, әле монда калкып чыга.

Бүтән сатучылар тиргәшә, ни дисәң дә, бакчачылар аларга көндәш. Зифа дәшми — аңа файда. Чия-карлыгандыр алырга кызыккан бичә-чәчә эреле-ваклы кавырсын бидрәләрен сыпыртып алып кына тора. Җомга көн булгач, сәүдә болай да әйбәт. Юбилейга баручы ике кыз кыйбатлы сервизын ошаттылар. Икәү иде ул сервизлар, сатылырмы дигән шик тә юк түгел иде, менә бит, уңышлы көн булгач! Әйтәм аны, иртән үк кәефе бүтән. Бер ир юынгычтыр, тас-бидрәдер ише дөнья әйбер тутырды машинасына. Себердән авылга кайтып барам, ди.

Зифа, күршеләренә киоскка күз салгаларга кушып, әбиләрдән өч-дүрт кыяр, өчпочмак, чәй сатып алып килде. Әнисе мәрхүмә әйтмешли, бетмәс монда колхоз эше, тамак ялгарга кирәк! Искерәк кенә табуретны ишек төбенә тартып, кайнар өчпочмакка үрелде. Биредән тыштагы тауарларына күз салырга да җай. Кабып, тәмләп чәйни башлавы гына булды, күзе эчтәге шүрлеккә төште. Сикереп торып басуын сизми дә калып, шул якка атылды. Әстәгыфирулла, теге сервизның бер чынаягы җитми ләса! Складта сервизларның икесен дә җентекләп карап алуы әлегедәй хәтерендә. Кыйбатлы тауар һәрчак күз өстендә бит ул. Шүрлекне, сервизның кәгазь тартмасын, иелеп идәнне тикшерде — юк, әйкәем! Шул! Шуларның гына эше, юньсезләрнең! Иртән теге сервизны алган кызларның. Әйтәм аны, бик юха кыландылар. Апакаем да, алмакаем, имеш. Бер алга, йөз артка төштеләр, башын әйләндерепме әйләндерделәр. Тагын нәрсәләрне суктылар икән? Акча саклый торган урынына үрелде, ярый, акчасы исән. Авызыңны ачып торсаң, анысын чистартып китәргә дә күп сорамаслар. Нишләтергә хәзер бу сервизны? Берәмләп сатсаң, әрәм генә булачак, өйгә алып кайтсын микән? Җитмәсә, нинди кыйбат бит әле. Базада тауар сайлаганда, килгән иде күңеленә, ник кирәк инде миңа мондый матавыклы әйбер дип, икеләнеп маташкан иде шул...

Ачу хисе чүпрәдәй кабарды, теленә берсеннән-берсе усал сүзләр килде. Кара яндырып каргашырга теле кычытты. Әмма ул үзендә тыелып калырдай көч таба алды. Хисләр тезгенен каерып тотты, корыч тезген учларына батып керде, хисләр аның саен тискәреләшеп, тыңлаусыз балалар сыман, кая барып бәреләсен белмәгән дулкыннар сыман, иреккә талпындылар. Зифа бирешмәде. «Ходай белер», диде, ниһаять, авыр сулап.

Сату эшендә уйга батып озак торалмыйсың: кемнәрдер нәрсәләрнеңдер хакын сорады, күршедәге Марина кем беләндер чата-кара талашып китте, кинәт кенә бөтен сатып алучыларга да калай капкачлар кирәк булып чыкты, радиода татарча тапшырулар, ягъни дә котлаулар сәгате җитеп, «сезләргә безләрнең кадер-хөрмәтне татып яшәргә язсын», дип, котлаучылар юбиляргамы, үз-үзләренәме чуктин-чук теләкләр тели башладылар...

Их, теләкләр, теләкләр... Тели белеп теләсәң икән лә аларны. Тели белсәң — бүләк, белмәсәң — башыңа күсәк. Урланган чынаяк нәрсә? Чүп! Өч тиен! Шул өч тиен сәбәпле купкан өермәгә ияреп китәргә теләми Зифа, юк! Ул өермәнең кая барып сугылырын кем белә? Карак кызларга нәфрәт ташкыны яудырмаска сәбәбе бар. Бер пешкәч, суны да өреп кабарлык ачы тәҗрибәсе бар Зифаның... Касса аппараты белән тыштагы «күргәзмә» арасында тиендәй бөтерелгән сатучы ханым эш арасында өзек-тәтек әнә шулай дип уйлап алырга гына өлгерде.

Кич җитте. Иртән таратылган әйберләр кире җыеп алынды. Йозаклар бикләнде, тәрәзәләр ябылды.

Азык-төлек төяп, ниһаять, кайтыр юлга чыкты Ниса. Көн озыны диярлек аягөсте торып оешкан аяклар язылсын әле дип, өч тукталыш араны җәяү атларга булды. Буыннары сызлап интектерә соңгы вакытта. Кайсы төннәрне бөтенләй түзмәле түгел.

— Нигә озакладың? — дип каршы алды аны Әнфис борчулы кыяфәттә. — Ниса әллә нишләп көйсезләнә дә көйсезләнә бүген, сине таптыра. Тамагына да капмады, чәй дә эчми, аптыраш...

Зифа, кулын юып чыгып, түрдәге йокы бүлмәсенә үтте.

Ярымкараңгы бүлмә. Уртада ялгыз карават. Кардай ак җәймәләр өстендә Ниса ята. Яктылык күбрәк төшсен өченгә тәрәзә пәрдәләре ачылып куелган. Бердәнбер гөл — Зифа иң яраткан тамчыгөл — чәчәкләре авырлыгыннан нәзек кенә сабаклары өзелердәй булып сыгылып утыра. Тумбочка өстендә дарулар, чәе эчелмәгән чынаяк.

Чү, ни хәл бу?! Их, бу ирләрне! Кайсы чынаякка ясаган бит чәйне, ә! Үзенең бирнә чынаякларын Зифа яңарак көндәлеккә тота башлаган иде. Күпме сакларга була, искереп, саргаеп баралар. Әнфис исә шуңа чәй ясап керткән. Нисаның үз чынаягын кая итте микән? Хәер, Нисаның үз хәле-хәл, аңарда чынаяк кайгысыдыр дисеңме...

Авыруның ак тимгел баскан күксел-сары йөзеннән елмаюга охшаш чалымнар йөгерде:

— Кайттыңмы? Нишләп соң? Синсез ызбаның яме юк. Чәй дә эчәлми тилмереп яттым! Ир-ат ясаган чәйнең тәме буламы! Алар юньләп чәй пешерә беләме? Сыек кына итеп манный да ашыйсым килә.

— Хәзер, Ниса, хәзер, чак кына тын алыйм да...

Нигәдер күңеле нечкәргән иде шул бүген Зифаның. Гадәттәгечә, аш бүлмәсенә чыгып чапмады. Авыр сулап, карават янындагы урындыкка килеп утырды. Шешенебрәк торган аякларын сузып җибәрде. Һәм үзе дә көтмәгәндә:

— И Нисакаем! — диде. Үзенең бу йомшаклыгыннан кыенсынып, яшь тулы карашын яшереп, башын тәрәзә ягына борды. — И Нисакаем!..

Каенсеңлесенә бу ошамады. Сүз башлар-башламас, гадәтенчә, каршы төште:

— Андый сүзләр сөйләмә миңа! — диде еламсырап. — Андый сүзләр ишетәсем килми минем. Минем әйбәт сүзләр генә ишетәсем килә!

Нисаның чарасызлыктан сабый бала сыман көйсезләнеп маташулары ачуга тими иде бүген... Һәм Зифа да үзен җиңүче итеп хис итә алмый иде. Теләп, сорап алган бәхетсезлекләре уртактан иде Һәва кызларының... Нисаны аяктан еккан автоһәлакәттә рульдәге Әнфис тә зыян күргән, аларның икесен дә карау, тәрбияләү эше бер Зифа иңенә торып калган иде. Бүтәннең бәхетсезлеге сиңа бәхет китермәячәген хатыннар инде аңлаганнар, күңелләрендә бер мыскал дошманлык хисе юк, ул салкын һәм шөкәтсез хис хисапсыз әрнүле көннәрдә, сызланулы, газаплы төннрдә инде эрегән, инде җуелган иде...

Тамчыгөлләр шашып чәчәк аткан бу тын бүлмәдә, бөтен бу якты дөньяда нибары бер ялгыз хис талпына иде: йөрәктәге утны эретеп, энҗе яшь тамчысыдай эркелеп чыккан оялулы үкенеч хисе...

2007. Уфа.

Категория: Мои статьи | Добавил: Дильбар (02.01.2016) | Автор: Дильбар
Просмотров: 744 | Рейтинг: 3.7/3