Дилбәр Булатова
Главная » Статьи » Мои статьи

Сәгыйдулла Хафизов

 

Кышкы челләнең чатлама суыгына җылы тыннарын бөркеп, студентлар имтиханга ашыга. Беренче булып керергә чират алыр өчен йөгерүләре. Университет тәрәзәләре караңгы әле, сәгать җиде генә бит. Юк, дүртенче катның уң яктагы ялгыз тәрәзәсендә, татар филологиясе кафедрасы бүлмәсендә генә ут бар әнә.

— Сәгыйть абый килеп тә җиткән! — дип гаҗәпләнә берсе.

— Син ның соңга калганын күргәнең бармы? — диләр аңа каршы.

Чынлап та, уку дәверендә без Сәгыйть абыйның имтиханга йә дәрескә соңарганын, килми калганын хәтерләмибез. Тәрбия эше шулай шәхси үрнәктән башланадыр да инде. Сүз сөйләнә, сүз жәл түгел, студентларны көн-төн әдәпкә, тәртипкә, тырышлыкка өндәргә мөмкин. Ләкин укытучы үзе сөйләгәнгә үзе инанганда, үз сүзенә тугры калганда гына шәкертләренең ихтирамын яулый ала. Сәгыйдулла Хәбибулла улы исә шул ихтирамны казана алган укытучыларның берсе булды.

Мөгаллимлектән тыш ул галим, әйтер сүзе булган тәнкыйтьче, лирик повестьлар авторы буларак та танылды. Әдәбиятның көнүзәк мәсьәләләренә багышланган тәнкыйть мәкаләләре абруйлы «Казан утлары», «Тулпар», «Башкортстан укытучысы» журналларында басылып тора. Четерекле һәм катлаулы тәнкыйть өлкәсендә үз фикерен әйтә алган галим ул.

Әмма Сәгыйдулла Хәбибулла улының сулар һавасы — укытучылык. Җаны-тәне белән яраткан татар әдәбиятының бөтен нечкәлекләрен студентларга җиткерү. Күп еллар БДУда хезмәт салса, бүгенге көндә БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире. «Ятсам да кулда китап, торсам да китап булды», — дип хәтерли ул. — Китаплардан чыгып мин тормышны да билгеле бер мантыйк, мәгънәләр буенча ача, ә явызлык никадәр генә котырынмасын, ахыр чиктә аны яхшылык җиңә һәм хәятта бердәнбер, мәңгелек патша булып хакыйкать кенә торып кала дип инандым. Байлык, дан-дәрәҗә, шөһрәт артыннан куулар начар, югары әхлак, намус, вөҗданга тугрылык саклап яшәү исә олы мәртәбә дип ышанулар да китаплар аша килде миңа... Әдәбият һәм мәдәниятне бәяли, кадерен белгән халыкның гына киләчәге бар. Кешеләрдә, милләттәшләремдә илаһи, серле дөньяга мәхәббәт утын сакларга ярдәм итсәм, яшәвемнән мәгънә табармын дип ышанам».

 Бу ышану, әдәбиятны сөю укытучыбызның лекцияләрендә гәүдәләнеш тапты. Һәр темага җентекле әзерләнүе, уку-укытуга җитди олы хезмәт итеп каравы, ирексездән, бездә дә җаваплылык, үз-үзеңә таләпчәнлек хисе уятты. Коры лекция белән чикләнмәс, һәр дәрес азагында берничә соравы да булыр. Монсы инде фикер сынашуга чакыру, мөстәкыйль фикерләү маһирлыгын үстерү. Үзгә, башкача уйлаучыларны эзәрлекләмәде, үзенең фикерен көчләп такмады, киресенчә, чын галимнәрчә, үзе дә һәрдаим эзләнүдә, үсеш-үзгәрештә булды. Үзе янган илһам ялкынын шәкертләренә дә йоктыра алды, алардан иҗадый эзләнүне таләп итте Сәгыйть абый.

Соңгы елларда популярлашып алган бер җырда «Не верь, не бойся, не проси» дигән юллар бар. Ягъни дә «Тату»шкалар яшьләрне ышанмаска, курыкмаска, сорамаска чакыралар. Ә безне Сәгыйть абыйлар хакыйкатьнең җиңәчәгенә Ышанырга, яманлык кылудан Куркырга, «Дөрес эшлимме, дөрес яшимме?» — дип үз-үзеңнән Сорарга өйрәттеләр. Шуның өчен рәхмәт укытучыларыбызга.

Замана җилләре өзгәләп-йолыккалаган милләтебез хезмәтендә әле озак еллар булсын, Ходай сәламәтлек, иҗадый уңышлар насыйп итсен дип телибез Сәгыйдулла Хәбибулла улы Хафизовка. Күңел тәрәзәләрегездәге яктылык һичкайчан сүнмәсен-сүрелмәсен.

«Тулпар», №2, 2005.

Категория: Мои статьи | Добавил: Дильбар (10.01.2016) | Автор: Дильбар
Просмотров: 1693 | Рейтинг: 5.0/1