Дилбәр Булатова
Главная » Статьи » Мои статьи

Туган як...

Туган як, туган тел, ата-бабабыз дине

Туган як – язмышыңа язган як. Син нәкъ  шул авылда, нәкъ  шул гаиләдә дөньяга килгәнсең икән, димәк, юкка гына түгел… Кем ничектер, миңа үзебезнең кечкенә генә, бөтен яктан да диярлек урманнар әйләндереп алган, бәбкә үләнле, киң урамлы  Кашкар дигән авылыбыз бик якын, бик кадерле. Туган якның суы да йомшаграк, кешеләре дә яхшырак, ягымлырак кебек. Башкача булу мөмкин дә түгел, чөнки бу туфракта минем әти-әнинең, ике яклап та ничәмә-ничә буын әби-бабайларның гомерләре үткән, маңгай тирләре тамган. Минем бөтен нәсел җепләрем шушы төбәккә: Кашкар, Калмашбаш, Почкак, Чакмагыш авылларына таралган.

 Безнең балачак иркендә, табигать кочагында үтте.
Кечкенә чакта басуга утауга да, урманга утынга да ияртеп йөрткәннәр. Анда чәчәк җыеп йөрүемне, бөҗәкләргә  карап хәйран булып утыруымны әле дә хәтерлим. Калмашбаш авылына йөреп укый башлагач, Калмаш елгасы яры буйлап, иртән биш чакрым җәяү мәктәпкә төшәбез, төштән соң кайтабыз. Алты ел буе, көннең-көнендә, яңгырга да, бозга да карамый. Баштарак кыен тоелса да, аннан  чыныктык, куркып-җебеп тормаска, үз көчебезгә таянырга өйрәндек. Әллә шуңадырмы, юл һәм табигать күренешләре, үзем телимме-теләмимме, минем һәр язган хикәямә килеп керә. Һәм мин тормышта ниндидер кыенлык килеп чыкса, артык көенмим, чөнки беләм: бураннан соң икенче көнгә кояш чыгачак, челлә кызуы кайчан да бер сүреләчәк, ә бик тынчу булса, канатларын җилпеп, җиләс җилкәй килеп җитәчәк. Һәм инде шатлык булса да күккә сикермисең, чөнки беләсең, шатлык та вакытлыча гына…

Без энем белән гаиләдә ике бала үстек. Балалар бакчасына йөрмәсәк тә, бик күңелле үтте сабый чагыбыз. Картәни-картәти тәрбиясен дә татыдык. Элек бала-чага күп, урам тутырып лапта сугыбыз, әбәкле, качышлы уйныйбыз, кышын ду килеп чана шуабыз. Ә кичен, йоклар алдыннан, әти көн дә табышмаклар әйтә, шигырьләр ятлата, әкиятләр сөйли. Аннан инде ул «минем әкият капчыгында әкият бетте,  менә үзегез укырга өйрәнсәгез, китапларда әкиятләр бик күп», дия башлады.  Мәктәпкә төшкәнче үк «Әлифба»ны укып чыктым. Укырга бик  тә ярата идем. Өйгә гәзит-журналларның ниндие генә килми иде. Аларны аңлап та бетмисең, ләкин кулга аласың, ачып булса да карыйсың. Башта Кашкар мәктәбендәге, аннан Калмашбаш мәктәбе китапханәсендәге бөтен  китапларны диярлек укып чыктым бугай. Студент елларында да буш вакытның күпчелеге китапханәдә үтте. 

Иң беренче мәкаләм  4нче сыйныфта укыганда язылды. «Башкортстан пионеры»нда басылган дүрт-биш җөмләлек хәбәр иде  ул.   «Игенче» гәзите редакциясендә яшь хәбәрчеләр түгәрәге эшли иде, анда да катнашып йөредем.   Студент елларында язышуны дәвам иттем. Берничә хикәя язып карадым, алар “Кызыл таң” белән “Өмет” гәзитләрендә басылып чыкты. 5нче курста, диплом язып йөргән вакытларда, яңа гына ачылган “Тулпар” журналына эшкә чакыру алдым,  һәм мин менә ике дистә ел чамасы шушы бер урында эшләп йөрим. Минем төп эшем – журналга килгән проза әсәрләрен әдәби яктан төзәтү, эшкәртү. Бу хезмәт, бер яктан, бик катлаулы. Чөнки син телнең бар нечкәлекләрен белергә тиешсең. Безнең журналда басылган повесть-хикәяләр, гадәттә, бернинди төзәтүсез диярлек «Китап» нәшриятында да басылып чыгарлык  дәрәҗәдә була. Икенче яктан, яратып эшләгән эшнең авырлыгы юк. Хезмәтемдә иң төп ярдәмчем, әлбәттә инде – туган тел. Ә туган телнең бар байлыгын, бар матурлыгын мин китаплар аша гына түгел, кечкенәдән үк, авылда белеп, ишетеп, татып үскәнмен. Зур шәһәрләрдән, хәтта район үзәгеннән дә еракта булган авылымда  татар теле, минем бәхеткә, кыйммәтле бер хәзинә булып, сакланып калган. 

Әйе, туган тел дә кешенең язмышына языла. Тел белән бергә син  халкыңның-милләтеңнең холкын, дөньяга карашын да үзләштерәсең. Ничә тел белсәң, син шулкадәр баерак дигән сүз. Бүгенге көндә аз санлы милләт телләренең язмышы кыл өстендә. Еш кына ата-ана, балам интекмәсен дип, аны туган тел укытудан, димәк, зур бер хәзинәдән, күңел байлыгыннан мәхрүм итә һәм бик тирән ялгыша. Безнең туган телебез башка бер телдән дә ким түгел. Бик тирән тарихлы да, бай да, көчле дә ул. Һәм аны без сакларга, якларга, кыерсыттырмаска, яшь буынга түкми-чәчми җиткерергә  бурычлыбыз.

Халкыбызның бер канаты тел булса, икече канаты – дин. Француз галиме Жан Кустога мөселман булу өчен,  дистә еллар океан төпләрен айкарга кирәк булса, безнең бабайларыбыз моннан мең бер йөз еллар элек үк ислам диненең хаклыгын,  пакьлыгын аңлап, бер Аллаһка иман китергәннәр. Исламны татар халкына  беркем көчләп такмаган, кылыч белән китермәгән, үз иркебез белән кабул иткәнбез, һәм, Аллаһы боерса, беркем дә тартып та ала алмас.

Гомер үткән саен, туган якның никадәр газиз булуын тагын да ныграк тоясың. Иң сагышлысы – бергә укыган, бергә үскән, үзең белгән-күргән кешеләрне югалтудыр, мөгаен. Дөньяның яме – якын кешеләрең булуда икәнен олыгая-олыгая гына аңлый башлыйсың. Авыл картая, йортлар сирәгәя. Яшьләр өчен эш урыннары булмау да сәбәпледер монда, мөгаен. Ә бит безнең яктагы кебек уңдырышлы  кара туфрак, булса, Кубань якларында гынадыр. Байлык – аяк астында гына ята дигән сүз. Ләкин мин гел яхшыга өметләнәм. Уйлап карасаң, соңгы берничә дистә ел эчендә генә дә күпме уңайлыклар барлыкка килде. Тырышкан кеше үз бакчасында яшелчә үстереп, мал асрап та көн итә ала бүген. Ышанам ки, кайчан да булса, җир кешесе үз туган җирендә чын хуҗа булып, шул җирнең игелеген күреп яшәячәк әле.

Язмыш китабының байтак битләрен кеше үзе дә яза. Кешеләргә мин язмышларның  тик бәхетлесен телим.  

 

 

 

Категория: Мои статьи | Добавил: Дильбар (02.01.2016) | Автор: Дильбар
Просмотров: 614 | Рейтинг: 1.0/2