Дилбәр Булатова
Главная » Статьи » Мои статьи

Риза

Дилбәр Булатова

Риза

Хикәя

«Бер шәп кеше белән таныштырабыз» дип, хакимият вәкиле мине мәдәният йортына алып кереп китте. Вәкил дигәннән, бик кызык зат булып чыкты ул. Кайсыдыр бүлек мөдиренең ярдәмчесе иде, хәтерем ялгышмаса. Мәдәният йортына таба юлланганчы, үзе яңарак фатир алган йортны, поселокларының бер читендә шәхси секторда төзелеп бетеп килгән өч катлы коттеджын күрсәтеп китте. Хатынының салым инспекциясендә эшләвен, улының гел «бишле»гә генә укуын, әнисен быел санаторийда ял иттерүен дә сөйләп өлгерде.

«Карагыз әле, — дидем, бик аптырагач, — сезнең районда барысы да шулай мактанчыкмы?» Колагына да элмәде егеткәй. Хәзер инде үзенең машина алу хәлләрен, Мәскәүдән барып алсаң, аның фәлән тәңкәгә очсызгарак төшәсен сөйли башлады. Көлсәң көл, еласаң ела.

Инде ниндирәк «кош»ны күрермен икән дип, яңа гына ремонт ясалган бина буйлап атлыйм, ялтырап торган шома баскычлардан күтәреләм. Матур, заманча бу ишекләрнең артында да әлеге юлдашымның игезәкләрен күрермен, алар да сикереп торып, кемузардан, ничә баш сыер асраулары, ничә тавык, күркә, үрдәк һәм каз тотулары турында сөйли башларлар кебек тоелды.

Ләкин ишек артындагы абзыйны күреп, биш минут сөйләшүгә шуны аңладым: мин аның хакында язачакмын. Җир читендәге бу районга машина кууыбыз әрәмгә китмәячәк, мәкалә язылмый калмаячак һәм ул әйбәт мәкалә булачак.

 

***

Дөрес, ул үзен башта бик сак, бик җитди тотты, куе, йонтас кашларын җыера төшеп, кәкрерәк борынына кавырсын кысалы, калын пыялалы күзлеген элде, таушалган өстәленең тартмаларыннан әллә ниткән папкалар, отчетлар актарып чыгарды, коллективларына бирелгән дистәләгән мактау кәгазьләрен алдыма тезде. Мин бик акыллы кыяфәттә алардагы барлык мәгълүматны дәфтәремә җентекләп терки бардым. Соңгы чорда нинди конкурсларда нинди урыннар яулауларын әйтеп чыкты — ансын да теркәп куйдым. Җыйнап стенага эленгән афишаларны берәм-берәм ачып, егерме-утыз ел эчендә куелган спектакльләрне саный башлагач, инде түзмәдем, пырхылдап көлеп җибәрдем. Минем бу кыланышым бернинди әдәп кагыйдәләренә дә сыймый иде, гәзит хәбәрчесе буларак, әңгәмәдәш буларак та. «Ай-яй-ай, — дияр иде бүлек мөдирем Рәзиф Тәбрисович, әлеге хәлне карап, күзәтеп торса, — ай-яй-яй, кәрриспәндинт Мәрдәмшина, кит, шулкадәр ямьсез кыланмасаң!»

Көлүен-көлдем дә, аннан шүрләнкерәп куйдым. Ялгышуым мөмкинме — мөмкин. Кулындагы папкасын шапылдатып өстәлгә сугып, мине җилтерәтеп, мәдәният йорты ишегеннән чыгарып  җибәрергә мөмкинме —  бик мөмкин. Яки инде үпкәләп, бүселеп, керпе сыман йомарланып калачак һәм мин аңардан бер юньле мәгълүмат та ала алмаячакмын.

 Ул нишләде инде дисезме? Табигый ки, аптырады. Күзлеген салды. Кулындагы калын тышлы, күрәсен күреп таушалып бетсә дә элекке затлылыгы һаман әле җуелмаган кара папканы өстәлгә куйды. Текәлеп миңа карап тора башлады. Йә Ходай, нинди оят! Бу бала үз акылындамы дип шулай тишеп каравыдыр инде!

Менә ул, өстәл артыннан чыгып, бүлмә уртасына басты, терсәкләрен ян-якка күтәрде, күкрәген киерде, башын кырын салды...

...Соңлап кына әтәч кайтып керде...

Танырлык та түгел, ләхәүлә!

Тагын кычкырып көлеп җибәрдем. Мөдирем, Рәзиф Тәбрисович  әйтмешли: «Һи-и, үзебезнең җегет икән лә!»

Мин кешеләр белән аралашырга яратам. Моның өчен һөнәрем дә җай. Һәркем үзе бер табышмак, үзе бер галәм. Яхшы кешеләрне очратып сөйләшүе җан рәхәте. Яманнар очраса, ай-һай, болай булырга ярамый икән бит дип, хәтеремә бикләп куям. Аннан, һәр кешенең ниндидер бер йомшак ягы була бит ул. Ниндидер үкенечме, җавапсыз мәхәббәт, тормышка ашмаган хыял, кемгәдер яки нәрсәгәдер үпкә, күрә алмау хисеме... Кемнедер, нәрсәнедер бик-бик ярату: байлык, тәмле ризык, матур киемме анда, башкаларның сине мактавын, соклануынмы, яки сиңа буйсынуын теләүме — бу да йомшаклык. Син кемгәдер, нәрсәгәдер мохтаҗсың икән, димәк, син шуларга бәйле кеше, теләкләреңә, нәфсеңә ияреп йөрүче кеше. Ә минем чын мәгънәсендә азат кешене күрәсем килә иде. Мохтаҗлыктан, теләкләрдән, нәфседән. Дөрес, гел «уңай дулкыннарда тибрәлүчеләр», үз-үзеннән, дөньядан канәгать затлар юк түгел. Ләкин ул халәт, гадәттә, сабый балаларга, кайбер яшьләргә хас. Мин исә, үҗәтләнеп, андыйларны өлкәннәр арасыннан эзлим. Аннан соң, олырак яшьтәге кешеләр белән сөйләшүе күпкә җиңелрәк. Яшьлек бит ул тәкәбберрәк була, «бәхетем алда әле» дип өметләнә, өмет-хыяллары белән һавалана... Алда гомер әле бик күп кебек, картлык әллә кайда, ак болытлар артында кебек, вакыт бик күп,  гомер бик озын булыр кебек... Картлык ихласрак. Ул уйлана, «ничек яшәдем?» дип, үткәннәргә нәтиҗә ясый. Картлык көзге яланга, көзге басуга охшаш, аңардан кеше гомеренең язын да, җәен дә укырга мөмкин.

Мөдирем исә көлә. «Яшәгән саен, дөньяны күбрәк белгән саен кешеләр усаллана гына бара, — ди ул. — Уңай геройлар эзләмә, таба алмыйсың син аларны, ач күзеңне, тормыш бу, хәзер терсәк заманы: төрткәләп, таптап китмәсәләр бик рәхмәт», ди. Без аның белән еш кына бәхәсләшеп китәбез. Кемне-кемне, аны, үзе әйтмешли, сырты саргайган бүрене, җиңүе кыен. Ләкин кагыйдәдән искәрмәләр дә булырга тиештер бит. Бүгенге көлүем әнә шуннан, тагын бер яхшы кешене танып алуыма сөенүемнән иде. Ялгыштыммы әллә дип бер мизгелдә шик кочагына капсам да, абзыемның рәсмилек битлеген салып атып, шигырь укырга төшеп китүе табышыма исбатлау иде.

— Исемегез ничек? — дидем мин. — Сорарга онытып торам. — Бая абзыйның исемен әйтергә оныткан иде вәкилебез. Абзыем үзе дә тизрәк эш сөйләргә, отчетлар актарырга тотынды бит.  

— Риза, — диде ул.

— Риза?

— Әйе, Риза.

— Кызык исем. Сирәк исем.

— Инәй кушкан. Җиде айлык булып туганмын, бик бәләкәй булганмын. Бүреккә салып җылыга, мич башына куйганнар. «Тәкъдиреңә риза, — дигән инәй, — бу бала адәм була алса, бары тик синең кодрәтеңнән, Ходаем». Мин тернәкләнеп киткәч, әнә шул сүзне искә төшергәннәр.

Шулай итеп, син дә мин чөкердәшәбез Риза абзый белән. Урынбасары Сара ханым да, башта аптырабрак, ятсыныбрак торса да, аннан ул да безнең әңгәмәгә кушылып китте. Хезмәттәшләр арасындагы, «һава торышы» чит кешегә бик тиз мәгълүм була бит ул. Сизелер-сизелмәс кенә ымнар, ишарәләр, күз карашлары, өзек-тәтек эндәшүләр ике арадагы мөнәсәбәтләргә  мөһер сугарлык җай бирә. Боларның арасында нәрсә идеме?  Ихтирам хисе иде, мөгаен. Безнең татар хатыннарының күпчелегенә хас булганча, ачык йөзле, үткер-үткен Сара апа үзе турында да сөйләп алырга өлгерде, кемгәдер кушып, чәй янына тәм-том китерттерде, чәйләп алдык, тамчы да ярарга тырышмыйча, Риза абзыйны да мактап алды.

— Районыбыз белән аңа карап торабыз, — диде. — Номерларны да ул сайлый, декорацияне дә ясый, кешеләрне дә сөйләшә. Монда бит профессиональный артистлар юк, бөтенесенең үз дөньясы, малы дигәндәй… Башкала артистлары рольгә тилмерә, ә без үзебез ялынабыз. Институт беткән кызкай килеп ике генә ай эшләде. Яңадан куйдылар Риза абзыйны директор итеп. Сез аның спектакльләрдә ничегрәк уйнаганын күрсәгез икән! Менә ике атнадан яңа спектакль уйныйбыз, әйдәгез, килегез әле безгә!

Кайда туган, кайда укыган, эшләгән, нинди уңышлар яулаган — барысын да сөйләттердем Риза абзыйдан. Рәзиф Тәбрисовичым карап торса, тәгаен әйтер иде, «коллективның йөзенә кызыллык китермәдең, синнән әйбәт кенә журналист чыгуы бар, иптәш Мәрдәмшина», — дияр иде. Тик мин үз-үземнән риза түгел идем. Сүз дигәндә кесәгә керми торган, ачык, җор бу абзыйның, бая әйткәнемчә, табышмагын чишә, аны дөньядагы меңнәрчә башка кешеләрдән аерып тора торган сыйфатын таба  алмаган идем әле. Мин аның гади генә кеше түгеллеген, аның ниндидер сере барлыгын сизә идем. Аның нинди конкурсларда җиңүе, нинди мактаулы исемнәргә ирешүе, гәзитләрдә чыккан мактау мәкаләләре минем өчен берни дә аңлатмый иде әле. Мин, һаман үҗәтләнеп, аның холкындагы йомшак якларны эзли идем. Соң, булырга тиештер бит кешенең бер-бер җитешмәгән ягы! Һәм мин аның «авырткан төш»ләрен усал, тупас сораулар бирә-бирә ачыкларга уйладым.

— Пенсия җитмәгәнгә һаман эшләп йөрисезме?

— Нишләп җитмәсен ди? Кыерчык икмәккә тилмергән чаклар булды сугыш елларында. Бүген берәрсе иписез интегә әллә? Баз тулы бәрәңге, абзарда сыер. Хөкүмәт пенсиясен бирә. Аны һаман-һаман арттырып торалар. Шул артып килгән көннәрен күрәсе килеп тагын-тагын яшисе килеп кенә тора.

— Алай да, һаман эшләп йөрисез бит әле...

Алар Сара ханым белән икәүләшеп көлеп җибәрделәр.

— Бик китәргә иде дә бит, җибәрмиләр, — диде Сара ханым.

— Гаилә хәлләрегез ничегрәк соң, Риза абзый? — Сәхнә кешеләренең, гадәттә, бу тарафлар четереклерәк була торган иде, дип уйлыйм үземчә.

— Зөһрә җиңгәчәгез булмаса, дөресен генә әйткәндә, монда эшләп тә булмас иде, сеңлем. Көне юк, төне юк. Чыгып китәсең җәһәннәм төбендәге авылларга концерт белән. Берәү булса, көнләшеп җанны ашар иде. Аннан, бәләкәй генә булса да, түрә бит инде мин, кул астында ничә кеше эшли дигәндәй. Иренең эшенә тыкшынырга яраткан хатыннар була. Зөһрәнең андый гадәте булмады, дөрес бит, Сара? Бер бөртек кенә кыз үстердек, ике онык бар, зур оныкның ике яшьлек малае бар, карт картәтәй инде мин.

«Риза абый, карап торам-торам да аптырап куям, сезнең тормыш гел шулай ал да гөл генә бардымы ни соң? Барысына да ризасыз, барсыннан да канәгатьсез. Алай булмый бит ул! Кинода, китапта, гәзиттәге юбилей мәкаләсендә булырга мөмкин, тик тормышта түгел. Бардыр бит сез килешмәгән, канәгать булмаган нәрсәләр дә? Әллә сезне хакимияттән кисәтеп куйдылармы, гел уңайга гына сыпырыгыз дип?» —  Тел очымда әйләнгән шушы сүзләрне әйтергә бик укталсам да, мин алай дип әйтә алмаячак идем. Әйткән хәлдә безнең бүгенге бу сөйләшүнең  бер тәме дә, бер яме дә, мәгънәсе дә калмаячак иде. Бер җырда җырлана бит: «Ничек соң, кызлар, ничек, матур кыз булулары?» Шуның сыманрак  инде. Янәсе, «ничек соң болай булулары, Риза абзый?» Юк, ул үпкәләмәс иде. Бәлки, нәрсәдер җаваплаган да булыр иде. Ләкин мин көткән сүз барыбер әйтелмәс иде. Аның бар булмышын, үз-үзен болай ихлас тотышын, дөньядан, эшеннән, кешеләрдән һәм дә ки язмышыннан разыйлыгын аңлатып бирердәй сүзне ул үзе ычкындырырга тиеш иде. Ялгышмы, аңлы рәвештәме — ул сүз әйтелергә тиеш иде. Чак кына хәйләкәр, аз гына «разбойник» бу абзыйны аңларга тырышуым миңа мәкалә өчен түгел, үзем өчен кирәк иде. Картлык көненә шундый күркәм халәттә килеп җитә алу өчен ниндидер зур, җитди сәбәпләр булырга тиеш иде.

— Фатирыгыз зурмы соң, Риза абзый? — дидем. Фатир шартларына канәгать кешене табу кыен хәл бүген. Бәлки, шушыдыр аның «теш сызлаткычы»?

— Ике бүлмәле иде. Көттереп кенә, артыннан озак йөргәч кенә бирделәр, бик кадерле булды ул безгә. Алыштырып, кызга бүлеп бирдек, берледә торабыз хәзер. Безгә ни, әби белән бабайга, үтергән.

— Күпме көттегез?

— Унбиш ел. Аныңчы кеше өстендә яшәдек.

— Фатир мәсьәләсе сезнең заманда да шулай авыр идемени? Озак көтәргә туры килгән икә-ән...

— Әллә, эш белән сизелмәде инде.

— Риза абый, ә нишләп Уфага-фәлән чыгып китәргә уйламадыгыз? Сез анда да югалып калмаган булыр идегез.

— Син дә кунак, мин дә кунак, атка печән кем сала дигәндәй, бөтен кеше дә шәһәргә китеп бетсә, авыл сәхнәсендә кем уйнар? — диде ул хәйләкәр көлемсерәп. — Языгыз әле, сеңлем, шулай итеп, «вәт, карт төлке» дип бот чапсыннар әле мине күргән-белгәннәр. — Ул, өстәл артыннан торып, тагын уртага чыгып басты, агарса да куелыгын җуймаган чәчен сул кулы белән өскә сыпырды...

Кара мыекларга кырау төште,

Чигәләрдә ап-ак кар ята;

Күккә төкереп йөргән чаклар үтте,

Хәзер күбрәк җиргә карата...

Акрын гына атлап китеп барам,

Ә җилкәмдә  — җитмеш еллык йөк,

Киләчәккә барыр юлым бармы,

Үткәннәргә кайтыр юлым юк...

Валлаһи, бөек артист иде ул. Нинди кызык сүз сөйләгәндә дә аның карашында моңсулык күләгәсе сүнми, ә драматик рольгә кергәндә пафоска бирелми кала белә. Иң оста артистларга гына хас сыйфат.

— Бардым мәдәният техникумына. Баксаң, әртислек факультетына быел алмыйлар икән. Режиссерлар гына җыялар. Кире кайтып китәрлек хут юк. Шулай итеп режиссер булынды инде. Артист кем ул? Сандугач! Сайраудан башканы белми. Ә мин, бахырыгыз, үрдәкмени: йөзәм, чумам, йөгерәм, очам, кирәксә, сәхнәгә чыгып матур итеп бакылдый да беләм!

— Армиядән соңдыр инде... — дидем илтифатсыз гына, шигырь тәэсиреннән арына алмыйча.

— Армиягә алмадылар бит мине, — диде ул, ничектер, уңайсызланган сыман, төшенкерәк тавыш белән. — Комиссия үткәндә, чир таптылар йөрәктән. Мин ныкышам, барасым килә. Врач бер читкә чакырып алды да әйтте: «Егеткәем, бу йөрәк белән сез любой вакыт, любой урында егылып үләргә мужетсыз бит, какой там армия, онытыгыз гүпчим ул хакта!» — диде. Кайгырдым инде башта. Өйләнергә дә куркып йөрдем.

Бәй аннан карыйм, гомер үтә, исән йөреп ятам, яшь кырыкка якынлый. Үз хәлемне әйтеп өйләндем өйләнгәндә. Башта кызым туган көнне күрә алсам иде дидем, аннан тәпи киткәнен, мәктәпкә төшкәнен, туен, онык туганны... Дару кесәдә генә йөри үземнең. Сәхнәгә чыгам — кире керерменме, белмим. Күрше авылга гастрольгә киткәндә өйдәгеләр белән мәңгелеккә хушлашкандай саубуллашып чыгып китәм.

Бер карасаң, кем дә шулай: соңгы сәгать кайда, кайчан сугасын  беребез дә белми. Тик бүтәннәр бу хакта уйлап кына да карамый, уйларга теләми дә. Якыннырының, танышларының көтмәгәндә теге дөньяга күчә баруын да күреп тора. Тик, ни гаҗәп, үлем хәленең аның үзенә кагылырын уйламый да, уйлыйсы да килми. Шуның белән бәхетледер дә инде бәндә.

Ә минем гел истә. Баш очында нечкә генә җептә үткер балта асылынып торган кебек. Көннең-көнендә, гомернең буеннан-буена... Тора-бара күндем үз хәлемә. Мин кайгырганга карап кына нәрсә үзгәрә инде?

 

***

Мин, галәмәт зур трофей эләктергән балыкчыдай, берникадәр вакыт һушымны җыя алмый тордым. Инде ачкыч таба алмадым дигәндә, сөйләшүебез ахырына якынлашканда! Тыныч кына, гади генә итеп, язмышының асылын аңлатты да бирде бит. Мин эзләп табарга теләгән җитешсезлекләр юк иде аңарда. Киресенчә, көчле кеше иде ул. Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, ул үзенең йомшаклыгы белән көчле иде. Тормыш дигән мавыктыргыч спектакльнең бер көтмәгәндә, синнән-миннән рөхсәт сорамый гына өзелергә мөмкинлеген аңлау аны, бер яктан, фанилыкка гашыйк итсә, икенче яктан, барча ваклыклардан өстен иткән иде.

— Тук-тук! Һә-әй, һаман сөйләшеп бетмәгәннәр! — дип, шулчак безнең янга баягы вәкил егет килеп керде. Йөгерек карашы бар бүлмәне айкап чыкты, өстәл янына килеп, кирәксә-кирәкмәсә дә кәгазьләрне актарган булды. — Син, Риза абзый, кунакларны сүз белән туйганчы сыйлагансыңдыр инде, вакыт чыкты, безне ашханәдә көтәләр. Кереп карап чыктым, пилмән пешергәннәр анда, второйга бәрәңге боламыгы, минтай белән. Чәйгә өчпочмаклары бар күренде. Ашап чыгабыз да фермерга китәбез. Һи-и-и, менә үстереп тә тора помидор белән кыярны! Быел мин дә ихатага теплица ясаттым әле. Ун бидрә кыяр җыйдым, сигез бидрә ярым помидор. Хатын сиксән бәләкәй банка тозлады.

— Булдырасың, энем, булдырасың, — дип аны җөпләде Риза агай.

— И энем, булсын иде бар ирләр дә синең төсле! — дип, салпы ягына салам кыстырды Сара ханым.

Вәкилгә җитә калды. Хәзер инде ул, ачылып китеп, быел ничә чиләк бәрәңге казып алуын, бу уңышка ирешү өчен ничә йөк тирес китерттерүен, колорадо коңгызына каршы нинди агу куллануын тәсфилләп хикәяләргә кереште. Киләсе елга Голландиядән кайтарттырылган бүлбеләр утыртачагын, моңа күпме чыгым китәчәген, күпме файда керәчәген дә исәпләп күрсәтте.

Чынлап та, кузгалырга вакыт икән инде. Вәкил егет килеп кермәсә, сәгатьне искә дә аласы түгелмен, имеш.

Күңелдә әллә нинди бер җиңеллек хисе тоеп, әңгәмәдәшләрем  белән саубуллашып, вәкилгә ияреп мәдәният йортыннан чыктым. Чыгышлый, әйләнеп артыма карадым. Бая гына таш сындай өнсез һәм салкын күренгән мәһабәт бина үзеннән җылы нурлар чәчеп, авызын ерып елмаеп-көлеп тора иде. Әллә миңа шулай тоелды гынамы икән?

Категория: Мои статьи | Добавил: Дильбар (02.01.2016) | Автор: Дильбар
Просмотров: 661 | Рейтинг: 5.0/1