Дилбәр Булатова
Главная » Статьи » Мои статьи

Суфиян Поварисов

Күренекле галим һәм язучы, БДУ профессоры, филология фәннәре докторы, Башкортстан һәм Татарстан республикаларының атказанган фән эшлеклесе, РФ югары белем бирү учреждениеләренең шәрәфле хезмәткәре Суфиян Шәмсетдин улы Поварисов 1924нче елның 29нчы августында Башкортстанның Илеш районы Тыпый авылында туган. Тыпый җидееллык мәктәбен тәмамлагач, колхозда эшли. 1942нче елның августында унсигез яшьлек егет фронтка китә. 469нчы полкның миномет расчеты командиры Суфиян Поварисов Курскиның утлы дугасыннан Дрезденга кадәр сугышчан юл үтә. Орден-медальләр белән бүләкләнә, Баш командующийның 21 рәхмәт хатына лаек була. 1947нче елда демобилизацияләнеп, Үзбәкстанда мәктәптә эшли башлый. Үзлегеннән унынчы сыйныф имтиханнарын уңышлы тапшыра. 1951-1955нче елларда Казан дәүләт педагогия институтында укып, аны тәмамлый. Татарстанның Актаныш районында мәктәп директоры, 1958-1960нчы елларда “Кызыл таң” гәзитендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1960нчы елда БДУның филология факультетына эшкә чакырыла һәм бүгенге көнгә кадәр студентларга белем бирә.

1966нчы елда – кандидатлык, 1983нче елда докторлык диссертациясен яклый. Галим сүрәтләү чараларының лексик, грамматик, стилистик үзенчәлеген үзенең тикшерү объекты итеп сайлый, әдәби әсәрләр телен фәнни яссылыктан өйрәнә. Язучыларның китапларына рецензияләре, әсәрләренә карата  язылган тәнкыйть мәкаләләре, шулай ук публицистик язмалары матбугатта даими басылып килә. Соңгы елларда гына да (1997 – 2011) фәнни хезмәтләре тупланган дистәгә якын китабы дөнья күрде.

Әдип буларак, тәүге тәҗрибәсе – “Бәхет” дигән шигыре – 1953нче елда басыла. Хикәяләре 1959нчы елдан дөнья күрә башлый. 1963нче елда тәүге повесте “Әдәби Башкортстан” (хәзерге “Агыйдел”) журналында басыла. Драматург буларак та каләм сынап карый. 1969нчы елда “Туй бүләге” дигән драмасы Сибай дәүләт театрында, 1970нче елда “Кәрлә йолдыз” комедиясе М.Гафури исемендәге БДА театры сәхнәсендә куела. Халык театрлары һәм үзешчән сәнгать коллективлары өчен язылган ике дистәләп пьесалар авторы. Шулай да, әдипнең иң җигелеп эшләгән өлкәсе – проза, публицистика һәм тәнкыйть.

Бүгенге көндә Суфиян ага – ике трилогия авторы. Тәүге трилогиясе Бөек Ватан сугышы темасына багышланган “Язмыш корбаннары”, “Канлы бәхет”, “Ут эчендәге мәхәббәт” романнарын берләштерә, алар әдипнең башкорт телендәге “Сайланма әсәрләр”енең беренче томына (2008) кертелгән. Бу басмада шулай ук гражданнар сугышы каһарманнары турында “Биш партизан” романы, хатын-кыз очучылар батырлыгын яктырткан “Төнге фәрештәләр” әсәре дә урын алган. Икенче трилогияне якташыбыз Галимҗан Ибраһимовка багышланган “Пәйгамбәр таңы”, “Күкнең җиденче катында”, “Оҗмахка бер адым” романнары тәшкил итә. Алар Казанда һәм Уфада (“Сайланма әсәрләр”, 1нче том, Башкортстан “Китап” нәшрияты, 2010) дөнья күрде.

 

Мәхәббәтнең мең кылычы

 

– Суфиян ага, сезнең соңгы романыгыз “Мәхәббәтнең мең кылычы” дип атала. Гадәттә бит, мәхәббәт хисенең бихисап аһәңгә, чиксез төсмергә ия булуын күздә тотып, “мәхәббәтнең кырык кылы” диләр, ягъни дә мәхәббәтне моң тудыручы музыка коралына тиңлиләр. Өрфиядәй нәфис, җилдәй назлы, таң нурыдай оялчан ул хис һәм... кылыч – аяу белмәс хәрби корал... Бер-берсенә бөтенләй яраша алмас төшенчәләр түгелме соң болар?

– Мәхәббәт – кешене күкләргә күтәрә алыр хис.  Җир шары  – мәхәббәт йомгагы. Бик татлы булган кебек, аның гаять ачы яклары да бар. Мәхәббәт кылычы ирне дә, хатынны да аямый. Әсәр шул хакта. Кеше шул мең кылычтан исән-аман үтеп чыга аламы, юкмы, монысы инде гомер агышында билгеле була.

Безне уратып алган дөньяны  Ходай шулкадәр дә гүзәл итеп, матур итеп барлыкка китергән. Дөньяның эче тулы да мәхәббәт. Фатирымның тәрәзә төбендә каеннар бар. Көн дә аларга карыйм да, хәлләрен белешәм. Яз көне  дәртләнеп яшькелт яфракчыкларын күккә чөяләр – сокланам. Кышкы зәмһәрир суыкларда өшеп-туңып утыралар кебек – кызганам. Кайчак иң өске нәзек ботакка кош килеп куна. Патша тәхеткә килеп утырамыни. Ботак сыгылып төшә, менә-менә сынар кебек – сынмый. Аннан башка кошлар җыелып китә. Нәрсәдер сөйләшәләр. Берәрсе тәртип бозса, аны чукырга тотыналар. Тереклек сулышы, аның илаһи бер тәртип-низамга буйсынган булуы, яшәеш дигән бөек могҗиза – болар бар да мәхәббәт хисенең бер чагылышы.

Кырмыска ояларын күзәтеп торганыгыз бармы? Мәхәббәтләре булмаса, алар, нинди нәни килеш, шулкадәр дә тырышып оялар сала алырлар идеме? Карлыгач оялары нинди матур! Африкада бер төр күгәрченнәр бар, алар гәүһәр эзлиләр икән. Ә бөркет үз оясында асылташ тота. Сандугач бакчада сайлап кына рауза гөле сабагына куна. Кошның кошы да гүзәллеккә гашыйк, кошның да нәни йөрәген илаһи хис ялмаган, аларның һәр канат кагуларында аңлатып бетерә алмаслык бер моң бар, мәхәббәт бар. Җир шарының эче тулы мәхәббәт!

Геометрия фәненнән өчпочмакны хәтерегезгә төшерегез. Гап-гади, өч нокта һәм өч сызыктан торган фигура, югыйсә. Ә, өйрәнә башласаң, аның катгый тәртипкә буйсынганын төшенәсең. Өчпочмак та үз законнары буенча яши. Фронтта минометчы булдым. Менә шунда, төзәгәндә, бер миллиметр ялгыштыңмы, снаряд әллә ничә километр читкә чыгып оча. Димәк, син һәр миллиметрга ихтирам белән карарга тиешсең.

Үсмер чагымда мин чабата ясарга бик оста идем. Ул – үзе бер сәнгать. Балалар, өлкәннәр өчен аерым калып. Кызлар өчен – бөтенләй башка калып. Үзем ясаган чабаталарны күрер өчен, кич белән клубка чыгам. Кызлар теттереп бииләр. Яныма килеп, “и Суфиянкаем, ясаган чабатакайларың!” дип, чәчләремнән сыйпап китәләр.

Мәхәббәт хисе укытучы кеше  өчен бигрәк тә кирәк. Минем өчен начар бала юк. Һәр кешедән бер-бер яхшылык табарга мөмкин. Студентларны кагудан, каныгудан, хаксызга рәнҗетүдән сакланырга тырыштым.

Читтән торып БДУда белем алган җырчы Фән Вәлиәхмәтовның татар теле грамматикасыннан җавап бирүе хәтердә. Авыр гәүдәсен күтәреп, курка-курка гына тактага чыкты. Сүзнең тамырын табарга кирәк. Таба алмый. Курсташлары пышылдаган була, мин ишетмәмешкә, күрмәмешкә сабышкан булам. Көч-хәл белән биремне эшләп чыкты, җан тиргә төште, маңгайларын сөртә. Мин аңа болай дидем: “Син – җырчы. Сүзнең һәр тамырында моң бар. Әгәр җырлаганда сүзне аңлап, дөрес мәгънә салып җырламасаң, моң бозыла. Шулай булгач, иптәш артист, сиңа грамматиканы өйрәнергә туры килә”. Фән шулкадәр кызыксынып китте, үзе үк миннән текстлар сорап ала башлады. Имтиханны бишлегә тапшырды. Диплом яклау көнне тальян гармунын күтәреп алып килгән. Чыгыш ясады да, комиссия әгъзаларыннан рөхсәт алып, чыңлатып тальян уйнап җибәрде. Гел миңа карап уйный. Күзгә яшьләр килде, көчкә түзеп утырам.

Язмышымда шундый очрак та булды – төрмәгә утыртылырга тиешле кызны үзебезнең гаиләгә тәрбиягә алып, тормыш юлына чыгардык. Бу хакта “Яратам сине, тормыш!” дигән повестымда бәян ителә.

“Ут эчендә мәхәббәт” дигән әсәремдә шундый бер эпизод бар. 1943нче ел. Сугышка олы яшьтәгеләрне, хәтта төрмәдә утырган кешеләрне дә ала башладылар. Безнең полкта да бар иде алар. “Болар безнең үзебезне атарлар бит”, дип хәвефләнеп сөйләшәбез. Бер командирыбыз әйтте: “Алар бит кеше баласы, тәрбияләгез, кешечә карагыз”.

Бервакыт полк байрагы югалды. Тикшерүчеләр килде. Офицерлар бер-берсен гаепли, дуэльгә кадәр барып җиттеләр. Полкны менә-менә таркатырга торалар. Теге жуликларның берсе югалган иде. Килеп кермәсенме көннәрдән бер көнне. Пычранып беткән. Гимнастеркасын күтәрде дә биленә бәйләгән байракны чишеп, командирга бирде. Командир карар-карап торды да, елап җибәрде.

Безнең буын туган илгә мәхәббәт хисе белән тәрбияләнде. Без бөек идеалларга чын күңелебездән ышана идек. Кырык кеше өч көн камалышта яттык. Дүртәү генә исән калдык. Өч егет тә бер кыз. Пехота күчеп, качып китә ала. Без, минометчылар, 360 килограммлы минометларны ташлап беркая да китә алмыйбыз. Калдырсаң, йә штрафбат, йә аталар. Дүртебезгә бер граната калды, тереләй бирелмәскә сөйләштек. Шулай окопта ятабыз. Карасак, уңнан да, сулдан да кемнәрдер килә. Гранатаны тоттык, үлемгә әзерләндек. Безнең бәхеткә, сул яктан килүчеләр үзебезнекеләр булып чыкты.

Совет властен хәзер бик хурлыйлар. Бик дөрес түгелдер, дим. Үткәннең яхшы ягын алып, начарын ияртмәскә була бит. Бу хакта матбугатка язып та чыктым, чыдый алмадым. Биек тау башына зур дәрт белән менгәч, бик текә икәнлеген аңлап, кире төшеп китү белән бер булды безнең тарих. Без бит әле, капитализм төземичә үк, социализмга ирешкән идек. Чит илләр хәзер социализм юлыннан баралар. Ә без феодализмга йөз тоттык. Күпме көч, корбаннар түгеп төзелгән системаны җимерергә түгел, хаталарын төзәтеп, ныгытырга кирәк иде. Алдашу, хәрәмләшү күп. Шуларның нәтиҗәседерме, әдәбиятны, шигъриятне зар елау, зарлану басты. Әсәр үзәгендә көчле, үрнәкле герой күрәсе килә – алар юк.

– Сезнең бала чагыгыз турында әлегә беркайда да укыганым булмады. Бүген, сиксән җиде яшь биеклегеннән, сабый вакытлар ничек күз алдыгызга килә?

– Әти мулла булган. Революциядән соң әле, ике катлы йорт салган. Бакча тутырып, алмагачлар утырткан. Үсентеләр үрчетеп, бөтен авылны алмагачка күмәргә теләгән. Өйне салып та бетерә, кинәт кенә тамагы шешеп, үлеп китә. Алты бала калабыз. Унике яшьлек абый, дүрт апам, бер яшьлек мин.

Әни әтигә әйткән булган:

– Мулла, нишлисең син, нигә шашынасың, әнә бит сугыш вакытнда яхшы йортларны яндырып бетерделәр.

– Сугыш бетте бит инде, – ди икән әти.

– Сугыш тиз генә бетми ул, мулла, – ди икән әни.

Кулакларны Себергә җибәреп торганнар. Абыйга тәүдә тимәделәр, унсигезгә җиткәч, әти өчен җибәрделәр. Аны озатып торалар, ул әйләнеп кайтып тора. Биш мәртәбә шулай булган. “Мирхаҗиян, нишлисең син, анда карыйлар, өстең бөтен, тамагың тук. Монда бит ансы да юк”, – диләр икән. “Туганкайлар, мин сагынам, нигеземне сагынам!” – дип җаваплый икән. Соңгы кайтуында инде кире җибәрмиләр. Ул тотына җигелеп эшләргә.

Безне өебездән куып чыгардылар. Ике өй аша яшәгән Хәтмулла абзый килгән.

– Әйдә, абыстай, киттек безгә! – ди икән.

– И Хәтмулла, үзегезнең дә өегез кечкенә, балаларыгыз күп, безнең өчен кайгырма, урын табарбыз, – дигән әни.

– Абыстай, 21нче елда мулла абзый мине ачлыктан алып калды. Йөрәгемдәге рәхмәтемне ничек күрсәтим, әйдә, идәнгә салам җәеп булса да кунарсыз, – дип, безне үзләренә алып киткән.

Яхшылык түгелмени бу? Мәхәббәтнең бер кыйпылчыгы түгелмени?

Аннан безне авылда чиратка салдылар. Берсе бер ай тота безне, берсе – бер ай. Бөтен кулак, муллаларны бетерергә, нәселен корытырга дигән сәясәт бара. Безне дә авылдан озатырга булдылар. Ат чанасы килде. Салам җәйгәннәр. Безне чыгарып утырттылар. Ат кузгалмый да, кузгалмый. Туңдык, кычкырышып елаша башладык. Тужурка кигән бер абзый килде дә председательгә кереп китте.

– Кая җибәрәсең боларны? – дигән. 

– Бакалыга.

– Егерме чакрым үткәнче шакыраеп туңалар бит! – дип, безне яклашкан бу абзый.

– Өстән әйтәләр бит, – дип акланган председатель.

Без шулай итеп, Бакалыга озатылудан котылып калдык.

Уналты яшемдә паспорт алу белән читкә чыгып киттем. Свердловск, Салехард тирәләрендә кырыгар градус салкыннарда шпал сала идек. Авыр тоелмады. Яшь чагымда җил кебек идем бит мин. Атлап түгел йөгереп йөри идем. Авылда чакта чабаталык юкәгә ун чакрымдагы урманга китәсең. Юкә суерып, каравылчы тотмасын дип, шөрли-шөрли, биштәрләп алып кайтасың да, Үрмәт базарына чабата сатарга йөгерәсең. Үрмәт бездән сигез чакрым. Шулай итеп, көненә кырык чакрымлап ара үтелә. Җиңүдән соң безнең батальон кросс оештырды. Биш километрга узышабыз. Бер лейтенант белән икәү киләбез. Ярар, минәйтәм, узсын. Азакка таба моның хәле бетте. Тукта әле, дидем дә, ыргыдым алга!

Эштән-хезмәттән авырсынмадым. Гомеремдәге иң авыр мәл – әнинең вафаты турында авылдан хат алуым булды. Ул хәер сорашып йөргәндә кеше тупсасында егылып ятып җан биргән. Мин кечкенә чакта авыллар буйлап икәү йөри идек, мине дә үзе белән ала иде. Авыл халкы мине бик ярата иде, “ул төсең-битең, ул елмаюың – тач әтиең”, диләр иде. Ике апам ачтан шешенеп үлделәр. Безнең бит бернәрсә дә юк иде. Кәҗә тотарга, бәрәңге утыртырга рөхсәт юк. 

Мин әнинең беркайчан да елаганын белмим. “Ир кешегә еларга ярамый”, диюе дә хәтеремдә кебек. Шуңадырмы, хатны алгач, мин дә еламаска карар иттем. Җәй көне иде. Себердә эшләп йөргән чак. Якында гына урман, шунда йөгердем. Үзем йөгерәм, үзем, еламаска була башны өскә күтәрәм. Түзмәдем, ятып, туйганчы еладым.

Бер апам, Якутелҗиһан калды. Ул бик тә чигүгә оста иде. Тирә-якка “Якут чигүе” дигән даны таралды. Бер-бер төсле җебе, йә мәрҗән бөртеге  җитмәсә, шуны әллә ничә чакрым базарлардан эзләп алып кайтыр иде. Мин сугыштан кайтуга ул да үлде.

– Суфиян ага, ә күңелдә язмышка карата бер дә үпкә хисе юкмы?

– Мәхәббәт яшәтә кешене. Мәхәббәт бик кирәкле нәрсә кеше өчен. Шул ук вакытта, ул бик усал. Аллаһтан ничек курыксаң, аңардан да шулай куркырга кирәк. Аллаһ биргән мәхәббәтне үтәмәсәң, җәзасы бик каты аның.

Без җиде баҗа идек. Берсе, Шәрифҗан исемлесе, балта остасы иде. Үзе харап көчле, куллары тимер кебек. Бервакыт моның белән сабантуйга бардык. Бер җирдә егетләр, ирләр сугышалар. Баҗа әйтә, “әйдә, карап торыйк”, ди . Ук кебек атылып, үзе дә сугышырга кереп китте. Берсен шаңлап җибәрде, икенчесен тибеп очырды – тотынды тегеләрне урырга! “Шәрти килде!” – дип кычкырышып кача башладылар.

Бәладән баш-аяк дип, тегене мәйданнан тизрәк алып кайтып киттем.

– Ник кысыласың, үзеңне дә ишәчәкләр, җыйнаулашып кыйнарлар бит! – дим.

– Куркак икәнсең, – ди бу миңа.

Мин бер мәсәләне дә кычкырыш, талаш яки сугыш аша хәл итәргә өйрәнмәгән, яхшылык белән, уңай сүз белән тәэсир итәргә гадәтләнгәнмен шул.

– Син кемне якладың инде? – дим.

– Беркемне дә. Тик бит алар, во-первых, сугыша белмиләр, хатын-кыз кебек чәч йолкышалар, мин аларга ирләрчә сугышуның ничек булганын күрсәттем. Во-вторых, сабантуй ни өчен сабантуй?

– Күңел ачар өчен.

– Во! Күңел ачар булгач, ни өчен бу сбулычлар сугышып, ел саен бәйрәм ямен җибәреп йөриләр? Сугышмасыннар! – дип, нәтиҗә ясап куйды ул.

– Син дөреслекне йодрык белән аңлату юлына бастың.

– Аңламаган кешегә шулай кирәк. Син яхшылык белән алдырсаң, мин – катылык, көч белән.

Бик дус булдык Шәрифҗан белән. Икебез дә гармунчы, сугышта да бергә йөрдек. Кешеләр аптырыйлар иде безнең дуслыкка. Сугыш беткәнгә кайгырып бер булды әле ул. Рукопашный булса, ул берүзе ун фрицка каршы ташлана иде. Алманнар бит алар безнең кебек түгел, сыеклар. Котлары оча кул сугышыннан. “Тагын да бер йодрык көче күрсәтергә иде собакыларга. Капыл гына бетте дә китте сугыш, и-их!” – дип көлдерә иде безне.

Изгелек белән яманлык бер түгел. Яманлыкны, Шәрифҗан баҗа кебек, көч белән, катылык белән, мәхәббәтнең усал кылычы белән  тыючылар да кирәк бу дөньяда.

Бүген дә ак белән кара сугышы бара. Бер-бер дәүләттә кара җиңсә, ул дәүләт яшәүдән туктый. Әнә Помпей чәчәк аткан, байлыгы ташкан шәһәр булган. Ләкин рухи зәгыйфьлек китә, шәрә йөри башлыйлар, зинага баталар. Помпейны вулкан җир белән тигезли, ташка әйләнгән сыннары һаман гыйбрәт өчен җир астыннан килеп чыга тора. Кара күбәеп, Җир шарын күмсә, Җир шары да яшәүдән мәхрүм калачак.

– Төрки милләтләрнең киләчәген ничек күзаллыйсыз? Өметле күренәме ул?

  • Безнең төрки халыклар  – бик көчле, мәхәббәтле, яшәүгә теше-тырнагы белән ябышкан халык. Димәк, аларның киләчәге бар.

– Суфиян ага, тау-тау хезмәтләр башкарыр өчен үзеңдә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәк?

– 80нче елларда Уфада полкның ветераннар клубын ачтык. Бер очрашып утырганда капитан Әминев сорау бирде: “Суфиян Шәмсетдинович, әйт әле, ничек профессор кадәр профессор була алдың? Юкса, син дә безнең кебек җиде класс беткән кеше идең...” – ди. “Игътибар, тәртип һәм иҗтиһат итү ярдәме белән”, – дип җавап бирдем. Иҗтиһат ул – тырышлык та, активлык та, үз-үзеңә максат куеп, гел алга бару да дигән сүз. Нинди эштә дә шушы принципларымнан тайпылмаска тырыштым.

Көннәр буе чабата үрәм бит инде, әни әйтә, “улым, бар, яшьтәшләрең белән уйнап кер әзрәк, көн буе утырып, бөкрең чыгар бит”, ди. Мин аның саен күбрәк, тизрәк, әйбәтрәк итеп үрергә тырышам.

Фронтка мин куркып кердем. Гәүдәгә чәбек, буем метр ярым гына иде. Әмма, карама беләккә, кара йөрәккә дигәндәй, сугыш яланында кайбер баһадирдай ирләр арысланнан куянга әверелделәр. Тормышта да шулай. Тырышлык белән таулар белән актарырга була.

– Төшләр керәме?

– Үткәннәр керә. Хатыным бик еш керә, балалар... Әти, әллә бер дә күрмәгәнгәме, бөтенләй керми. Һаман сугыш белән саташам. Әсирлеккә эләгүдән куркып уянып китәм. Дүртәүләп үләргә әзерләнгән мизгел, орудиене төзәгән мәлләр төшләремдә һәрдаим кабатлана.

– Бүген сезнең көн режимы нинди тәртипкә көйләнгән?

– Иртән җидедә торам. Коенып алам, гимнастика ясыйм. Оныгым пешергән ботканы  ашыйм һәм язу өстәленә утырам. Эш, гадәттәгечә, күп. Ходай кушса, тагын бер трилогия язарга иде әле дигән максатым бар. Ул, мөгаен да, автобиографик характерда булыр. Шулай ук көн саен вакытлы матбугат, яңа әсәрләр белән дә танышып барырга кирәк, укытучылык мәшәкатьләрен, фән-гыйлем өлкәсен дә онытырга ярамый.

Оныгымның студент уллары кич белән кайтканда да мин язышып утырган булам әле. “Картәти, ничек арымыйсың син?” – дип, аптырап хәлләре бетә. Төш вакытында черем итеп алуымны әйтеп тормыйм инде аларга, өлкән кеше бит яшьләргә тик яхшы үрнәк күрсәтергә бурычлы.

– Укыткан барлык шәкертләрегез, китапларыгызны укучылар исеменнән Сезгә сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез, Суфиян ага. Киләчәктә дә каләмегез мәхәббәткә хезмәт итсен, мәхәббәт кылычы булып калсын!

Әңгәмәдәш – Дилбәр Булатова.

 

Категория: Мои статьи | Добавил: Дильбар (02.01.2016) | Автор: Дильбар
Просмотров: 2050 | Теги: Суфиян Поварисов | Рейтинг: 5.0/1