Дилбәр Булатова
Главная » Статьи » Мои статьи

Бию

Дилбәр Булатова

Бию

Хикәя

Сиксән ике яшьлек кешене нәрсә белән шаккатырып була? Бернәрсә белән дә. Шулай да мин, бу чакыруны алгач, әллә нинди өметле бер хис кичердем. Кулына дөнья әйләнә сәяхәт юлламасы килеп эләккән яшь егет хәлендә калдым. Мине, юкса, нибары үз туган авылыма, “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәменә чакыралар иде.

Мин инде дөньяның ачысын да, төчесен дә күп күргән, үз урынымны тапкан, тормышымнан канәгать үк диярлек бер пенсионер карт идем. Инде бик карт булсам да, мине алда караңгы авызын ачып җир куены гына көтеп торганлыгын аңласам да, бу хактагы күңелсез уйларны уйламаска, алардан качарга тырыша идем. Шуның өчен мин көн буе нинди дә булса эш белән мәшгуль була идем. Һәм моның өчен һөнәрем дә уңай иде. Фәндә бит, башка өлкәләрдән аермалы буларак, яшь буенча чикләүләр юк.

Иртәнге биштән кичке ун-унберләргә кадәр вакытны тутыру минем өчен әлләни кыен түгел иде. Мин эшләгән фәнни институт нефть табу юнәлешендә тикшеренүләр алып бара. Нефтьчеләр алар ярлы яшәми. Фән өчен дә акча жәлләмиләр.  Шуңа күрә диссертацияләр дә якланып тора, конференцияләр дә гөрләп үтә. Минем исә берничә аспирантым бар, гыйльми советта утырам, рецензияләр язам. Үзем дә мәкаләләремне журналларга җибәрәм, кызык өчен дип, конкурсларда да катнашкалыйм хәтта.

Әнә кабинетка кемдер кереп килә. Мактанып булса да әйтим әле, миңа бит, сиксән яшем тулган көнне үземә аерым бүлмә бирделәр. Айгөл икән.

— Рим Җәләлиевич, саумысыз! Ай, гафу итегез, Рим Җәләлиевич, мин кичә килә алмадым. Авылга кайткан идем. Көтү көне бер көнгә алга күчкән. Калырга туры килде инде!

— Ну, түтәй, даешь син! — дип сүгеп ташладым тегене. — Син бит — аспирант, син институтта куна-төнә ятарга тиешсең! Синең уеңда бары фәнни эшең генә булырга тиеш. Атна азагы җиткән саен тот та авылга чап, тот та авылга чап! Нинди галим чыга ди синнән болай булса! Оныт авыл дигән сүзне, оныт! Йә, ярар, карыйк, нинди бөек фикерләр язып алып килдең тагын?

Айгөл чыгып киткәч, өстәлнең иң астагы яшерен тартмасыннан бер калын папканы алдым. Авыл дигәч, тагын күңел кымырҗып китте менә. Кызыкайны сүксәм дә, мин аны аңлый идем. Чөнки мин үзем дә күңелем белән — һаман авылымнын  аерыла алмаган чеп-чи татар малае идем бит. Мин инде дөньяның бик күп рәхәт-кызыкларыннан мәхрүм кешемен. Хәтта гомер буе тарткан тәмәкемнән дә аерылдым. Шулай да гел генә үзенә чакырып, үзенә тартып торган бер шөгылемнән һаман булса арына алмый җәфалана идем — бу папкада минем яңа шигырьләрем ята иде. Һәм алар барысы да, элеккеләре кебек үк авылга багышланганнар. Аларны мин эштән җиләбрәк киткән чакларымда, әбәт сәгатендә, яки иртәләрен, эшкә әле беркем дә килеп җитмәгән чактамы, соңыннан калыпмы язам. Хатыным моны белә һәм мине шелтәләп туя алмый. “Кемгә кирәк синең ул шигырьләрең? Кем укый аларны? Үз улларың да укымый бит! Җитмәсә, китап чыгарам дип акча түгәсең. Бакча өенең болдырын эшләтер идең лутчы”...

Минем хатын йөз мәртәбә хаклы иде. Минем элегрәк шигырьләремне профессиональ шагыйрьләргә күрсәтеп караганым булды. Атнабай аларны укыгач, болай диде: “Син, Рим, әгәр егерме яшеңдә күтәреп килгән булсаң боларны, без синнән менә дигән шагыйрь ясаган булыр идек. Ә кырык яшьлек кешедән шагыйрь ясау мөмкин түгел хәл”. Мин, Әнгамне никадәр генә ихтирам итмим, бу сүзләргә ышанасым килмәде. Мостай янына киттем. Аның белән бик озак сөйләшеп утырдык, шуннан дуслашып, аралашып йөри башладык. Әмма мин аның әдәпле генә итеп дәшми калуларыннан шуны аңладым: чынлап та, миннән чын шагыйрь чыкмаячак иде, минем шигырьләрем гәзит битләре тутырып басылмаячак, дәүләт нәшрияты китапларымны чыгармаячак иде. Мин әле шуннан соң бер-ике пьеса да яздым әле. Ләкин аларны да театрда куймадылар. Артык туры язгансың, диделәр. Шуннан мин шигырьләремне үзебезнең институтның типографиясендә китап итеп бастыра башладым. Рәсемнәре дә үземнеке. Бер айлык пенсия жәлмени, аның каравы, йөрәгем януларына бер дәва. Аз-маз тираж белән булса да, унике китап бастырдым шулай. Аларны дусларыма, танышларыма өләштем. Туган районның мәдәният бүлегенә алып кайттым. “Авыл мәктәпләренә, клубларына таратыгыз, бу язганнар бар да безнең як кешеләре хакында”, дидем. Төксе генә чырайлы бер түтәй утыра иде, бер сүз дә әйтми алып калды, нишләткәндер китапларны.

Әйе, минем улларым ул китапларны укымый иде. Алар Уфаның иң көчле мәктәбендә белем алып, Мәскәү университетын бетеп, кандидатскийларын яклап, берсе Америкада, берсе Канадада вузда укыталар, гаиләләре бар, ә оныклар инде татарча гына түгел, русча да белмиләр иде. Елына, йә ике-өч елга бер кайтып китәләр, күрергә дә өлгерми калабыз үзләрен. Әйе, алар безнең заман кешеләре түгел, алар без кичергәннәрне кичермәгән. Шуңа күрә минем авыл хакындагы шигырьләремне, никадәр тырышсалар да, аңлаячак түгелләр иде. Алар өчен вакыт та башкачарак ага, мөгаен. Ватык кул арбасы тартып күрше авыл базарына соңгы кәҗәләренең итен сатарга барган карт картәниләренең кичергәннәре алар өчен бер фантастик хикәя, кеше ышанмаслык әкият кенә.

 Юк, мин ул көнне бер яңа шигырь дә яза алмадым. Теге чакыру кәгазе шатлыкларга артык шатланып, кайгыларга бик үк кайгырып бармаган  күңелемне шактый алгысыткан иде. Мондый чакыруны мин элегрәк өмет итми түгел идем. Ни дисәң дә, төшеп калганнардан түгел безнең фамилия. Минем ике энекәш шулай ук галим затлар, алар да фән докторлары. Бер кандидат кына чыкмаган авыллар була, ә без бер гаиләдән өчәү. Төпчегебез — хәрби майор. Сеңлебезнең генә гомере кыска булды, кабере авыл зиратында. Авылыбыз да нинди диген — шыр урман эчендә утырган барлы-юклы ун йорт. Мәктәп сигез чакрым ераклыктагы күрше авылда. Клуб та шунда, почта, идарә дә.

Шул без укыган мәктәпнең китапханәсенә китаплар кертеп чыккан идем. Укырга керергә җыенган балалар өчен файдасы тиярдәй техник белешмәләр, әсбаплар, үземнең китапларны. Бер кайтканда шундагы стендтан үзебез хакында укыдым.  Якташ журналист район гәзитендә язып  чыккан. Күңелем тулды. Әйе, мин чит кеше түгелмен бит авыл өчен, түгел. Авыл минем гомер буе йөрәгемнең иң түрендә йөрде, сылу мәгъшукага яшерен гыйшык тоткан егет шикелле, аңа мәхәббәтем сүрелү белмәде. Һәм мин мәгъшукамның йөзенә кызыллык китермәдем кебек. Авылдашлар ни әйтер, ничек карар дип яшәдем. Авылдашларның миңа нинди гозере төшмәсен, үтәргә тырыштым.

Бу чакыру әллә кайчангы хәлләрне хәтергә төшереп җибәрде. Мин көтелмәгән хәбәрләрне сагаебрак, шикләнебрәк кабул итәм. Кайчандыр, көтмәгәндә килеп төшкән шундый бер чакыру язмышымны кырка үзгәртеп җибәргән иде. Кайчан соң әле, мин ул чакта егерме ничә яшьлек егет, Мәскәү аспирантурасын бетеп, Мәскәү янындагы гыйльми шәһәрчекләрнең берсендә фән дөньясына башым-аягым белән чумганмын. Эш хакы безнең кебек авыл балаларының төшенә дә керми торган, фатир да вәгъдәлиләр. Металл кушылмалары белән тәҗрибәләр үткәрәбез. Лабораториядә иң заманча корамаллар. Космик технологияләр белән эш итәбез, бер сүз белән әйткәндә. Менә шулчак миңа Уфадан телеграмма килеп төшмәсенме: “Институтка укытучы кирәк! Өч бүлмәле фатир була. Кайт! Ректор Фәлән Фәләнов.” Мин кайтырга карар иттем. Бергә эшләгән яһүд картлары: “Әллә өзә сукмыйсыңмы, Жалалиеч, командировка алып башта үзең генә разведка ясап урап килмисеңме”, — диделәр. Кая инде, яшь чак, кызу чак. Безнең инде улларыбыз туган иде. Биредә вәгъдәләнгән фатирны ике-өч ел буе көтү бик озак булып тоела иде. Һәм мин,  гариза язып эшемнән чыктым да, бар булган мөлкәтемне төяп, гаиләмне ияртеп Уфага кайтып төштем.

Ректорга киттем телеграмманы күтәреп. Ул, күзләрен ачып-йомып, аптырап калды. Бернинди дә укытучы кирәкми икән аларга, фатир өчен үзләренекеләр чата-кара килә, ди. Дөрес, лабораториягә, яңа кайткан корамалларны эшләтеп җибәрү өчен хезмәткәр кирәк, ди, кирәклеккә... Канатлары каерып ташланган кош, дәртләнеп-очынып бии генә башлаганда бию көе өзелгән биюче хәлендә калдым. Нишлим, урнаштым шунда. Ә теге телеграммамы? Шаярту булган ул. Свердловскида бергә укыган өч сабакташ җыелышып бәйрәм итеп утырганда, башларына шул уй килгән, ректор исеменнән телеграмма оештырганнар.

 Берничә елдан яхшырак эшкә дә күчтем, көттереп кенә фатирлы да булдым. Әмма иптәшләремнең “шаярту”ын аңлый да, кичерә дә алмадым. Яшь идем шул әле. Андый этлекләрне күрү-белү генә түгел, булу ихтималын да башыма китерми идем. Әйтә иде аны теге яһүд карты: “Кеше эт белән бер ул, үзең дә этләр арасында эт була белергә кирәк”, — ди иде. Ә мин әнинең: “Кеше таш белән атса да, син аш белән ат, балакаем!” — дигәнен тыңлап үскән бер авыл малае идем шул.

Мин инде хәзер бернәрсәгә дә аптырамый идем инде. Дөнья мине үз кубызына җитәрлек биеткән иде. Хәзер мин башкаларның биегәннәрен карап, күзәтеп торырлык, аларның нигә һәм ничек биегәннәрен аңларлык яшькә җиткән идем.

Әмма бүген, сиксән ничә ел гомер биеклегеннән карап, мин үземнең теге чактагы гадидән-гади, беркатлы чакларымны сагына идем. Мине шулай итеп авыл тәрбияләгән иде. Мин авылга, мәҗүси адәм үзе ясаган потына табынган кебек табына идем. Авыл турында уйлый, сөйли башласам, мин, ирексездән, шагыйрьгә әйләнәм. Иблис аулары белән чорналган, усал диңгездәй тоелган бу тормышта ул бер якты, җылы, ягымлы нур иде минем өчен.

Ел саен без дүрт бертуган авылны кайтып әйләнәбез, үзебезнең нигез, ихата урынын кайтып күрәбез, әти-әни, сеңелкәшнең каберләрен зиярәт кылабыз. Мин сукыр-чукрак кеше түгел, заманалар белән кешеләрнең үзгәргәнен дә күрәм, яшьләрнең эчеп юкка чыкканнарын да  сөйлиләр — авылның минем балачак хыяллары белән бизәкләнгән әкияти бишек түгеллеген дә аңлыйм. Тик күңелгә боерып буламыни — тегермән өе ягыннан Латыйп агай килеп чыгар да үзенең бетмәс-төкәнмәс мәзәкләрен сөйли башлар төсле. Яр буенда иптәш малайларны очратырмын да, урманга чабарбыз кебек. Юлда Газизәне дә күрермен әле, бәлки... Кичен аларның капка төбен саклармын... Йомшак холыклы әнием соң кайтканга ачуланмас, иртән чәй эчкәндә миңа төбәлебрәк кенә карап, моңсу елмаеп куяр... Ел да шундый буш хыяллар белән кайтып урыйм авылны.

***

— ...Рим Җәләлиевич, әйдәгез, биредәнрәк урын алыгыз. Хәзер концерт башлана. Сусап китмәдегезме? Концерттан соң зур тирмәгә рәхим итегез, чәй табыны оештырабыз.

Минем ашыйсым да, эчәсем дә килми иде. Мин сөенечле, ләззәтле бер халәттә идем. Ап-аяз, кояшлы матур көн, көньяктан талгын гына йомшак җылы җил исә. Урман алдындагы иркен яланга якын-тирә дүрт авыл халкы бәйрәмгә җыелган.  “Әлдә кайтканмын”, дип, зур канәгатьлек белән уйлап куйдым. Китапларны да тараттым. Шигырьләрне укыдым. Соңыннан әллә кемнәр килеп, кулымны кысып: “Һай, Рим бабай, сез шагыйрь дә икән бит, белми йөргәнбез”, дип киттеләр. “Ни калган ул авылыңда, җенләндең инде гомер буе”, дип сукранган хатынымның да кәефе яхшы. “Әйбәт сөйләдең, карт”, дип, беләгемне кыса әнә. Һе, күпме әзерләнеп ни. Әле Рим абзаңмы! Әле мин авылның, безнекеләр аерылып чыккан төп авылның димен инде, тарихын язачакмын әле. Быел кыш архивларга йөри башлаячакмын. Район башлыгы белән сөйләшеп торганда шул хакта сүз тишеп куйдым бая. Архивка кергәндә алардан пичәтле хат кирәк бит.

Бәйрәмне нәкъ безнең авыл янына җыйганнар. Җыен тавы дип йөртәләр бу төбәкне. Чынлап та, шушы яланнан кала бар җирләр түбәндәрәк ята. Ә Җыен тавы әллә каян агарып күренеп тора. Өстендәге сирәк-мирәк кылганнар карт кешенең башындагы чал чәчләре сымак булып китә. Әйе шул, дип уйлыйм мин, бабайлар ил эшләрен шушында җыелышып хәл итеп, дөрес эшләгәннәрдер. Тын алулары ук иркен монда, биектә. Әнә җил дә кылганнарны йөгертеп тарый, тау бабайның башыннан сыйпый.

Ул арада концерт  башланды. Гел яшьләр. Берсен бер танысам! Фамилияләрдән генә чамаламасаң. Менә бу ут борчасы кебек егет, Хәернасов диделәр, Флүн кордашның оныгыдыр. Тәгаен шул. Флүн дә җырга оста иде, мәрхүмең. Рәхмәт төшкереләре, кем өйрәткән бу егетне безнең яшьлектәге җырларны җырларга? Ә концертны алып баручы яшь хатынкай безгә кодача тиешле.  Авылда яшәп яткан икетуган энекәшнең килене. Быел клуб мөдире итеп куйганнар үзен. Бәйрәмгә дә ул чакырттыргандыр инде.

Калган артистларны танырга тырышмадым да инде мин. Аларның яшьлекләренә сокланып утырдым. Алар бәхетлеләр иде. Алар безнең кебек эт җигеп утын ташып, район үзәгенә кадәр утыз чакрымны җәяүләп тәпиләп үсмәгәннәр, алар туйганчы ипи ашый ала торган бәхетле буын иде. Юк, көнләшмәдем мин алардан. Яшьлек — үзе бәхет. Ул бәхетне тату хокугы һәркемгә бирелә.

Чү, Хәбибрахманова ди түгелме соң? Бу бит, бу бит — Газизәнең фамилиясе! Дөресрәге, аның кияүгә чыккач алган фамилиясе. Юлларыбыз аймылыш булды шул безнең. Минем техникум беткәнне, армиядән йөреп кайтканны көтеп ала алмады Газизәм. Өйләнергә минем кесә ягы такыр. Свердловскига фанер чемодан белән чыгып киткән кешенең ни. Бирешкән вәгъдәләр Җыен тавы астындагы каеннарның чукларына сыенып торганнардыр-торганнардыр да, инеш суларына төшеп, диңгезләргә акканнардыр. Диңгез өстеннән каурый канатлы болытларга ияреп әйләнеп кайтканнардыр һәм, яңгыр тамчылары булып,  аның да, минем дә тәрәзәләрне какканнардыр... Тик аларның кыюсыз гына итеп тәрәзә кагуына мин дә, ул да игътибар бирмәгәнбездер.

Бүген күреп калдым мин аны. Чып-чын әбигә әйләнгән инде. Яулыкларын да карчыкларча ябынган. Буыннары сызлый, ахры, атлап килешләре авыр. Баш кагышып кына исәнләшеп үттек. Ул минем хыялымдагы күз күтәреп карарга да ояла торган, өркәк, нәфис Газизә түгел иде инде. Мин дә элекке җиңел сөякле, атлап түгел, йөгереп кенә йөрүче Рим түгел. Әмма күңел бит, күңел... Газизәмне бу хәлдә күрү миңа ошамый, аның картлыгы миңа үземнең картлыгымны искәртә иде.

— Аделя Хабибрахманова! Шәрык биюе! — дип игълан итте кодача. Мәйданга дәртле, назлы көй таралды. Мин яшь чакта үзем дә шәп бии идем. Мәктәптәге концертларда биетмичә калдырмыйлар иде. Әни дә, әти дә укытучы булгач, биемәс җиреңнән биерсең. Без инде үзебезчәрәк тыпырдый булганбыздыр. Татарчаның иң кәттәсе чуашча көйгә иде. Әле дә хәтеремдә, миннән дә шәбрәк биюче, авылның иң текә егете — Петәү Фирдәвесе, кулларын канаттай җәеп,  гармунчы Мөҗәйгә боера торган иде:

— Әйдә әле, чуашчаны!

Теттерепме-теттерә Фирдәвес. Без, кечерәкләр, аның күн итекләре астыннан  күтәрелгән тузанны сулап, кызыгып карап катканбыз. Ә ул, юка иреннәрен җептәй кысып, кәкрерәк борынының канатларын зәһәр киереп, әче итеп сызгырып-сызгырып җибәрә, ботларына алмаш-тилмәш суккалап ала. Ә табаннар, табаннар! Ничек ут капмый диген аларга! Үкчәләре үләннәрне изеп, ул биегән урын кап-кара туфракка әйләнә.  Минем нинди генә концертларны караганым булмады, Казанның үзендә акдемик бию ансамбле чыгышын карадым. Әмма Фирдәвес кебек үз-үзен аямый, баскан җирендә ут чыгарган биючене күргәнем булмады кебек.

Хәер алдашам. Андый дәртне, андый гаярьлекне мин диңгезгә ял итәргә баргач, абхаз биючеләрендә таныган идем. Сәхнә алар өчен  тар иде, аларның егетләре, бәйгегә ашкынган чабышкылар сыман, сәхнәгә сыя алмагандай, ярсып биеделәр. Юк, биемәделәр алар. Алар очтылар, талпындылар. Аларның һәр хәрәкәте бер мәгънә аңлата иде. Бераздан кызлары чыкты. Миңа, үзебезнең биючеләрне күреп өйрәнгән кешегә, абхаз кызлары артык горур, артык кырыс булып тоелдылар. Алар бер тапкыр да елмаеп карамадылар. Күз күнегелгәнчә токмач кисү, самавыр кайнату, урак уруны аңлаткан тыз-бызлы хәрәкәтләрне дә ясамадылар, ярарга, ошарга тырышмадылар. Алар үрә катып, залдагы тамашачыга бер илтифатсыз хәлдә, үрә катып аккошлар сыман салмак кына йөзүләрендә булдылар. Шуннан бер пар алга чыкты. Егет кыз алдында ничек кенә бөтерелмәде, ничекләр генә ыргымады, тезләнеп, күкрәк сукты, кынындагы кылычын суырып чыгарып, күзгә күренмәгән дошманнарны да кыйратып булашты. Кыз йөзенә шунда гына саран елмаю кунды. Һәм бу елмаю беркемгә дә багышланмаган иде. Кыз өчен дөньяда башка беркем дә юк, аның сизелер-сизелмәс кенә елмаюы теге егет өчен генә иде. Көнче кеше булмасам да мин шулчак көнләшеп куйган идем. Теге егет урынында булу өчен, горур абхаз кызының тик миңа багышлап елмаюын татыр әллә нәрсәләр бирер идем. Ләкин минме соң инде кайнар канлы тау егете белән ярыша алыр кеше! Минем чөлт итеп кенә торган гәүдәм(ачлы-туклы сугыш еллары галәмәте), гомер буе кимсенеп йөргән  буем беләнме!

Ул арада дәртле, назлы шәрык көе мине яңадан үз авылыма, чал кылганлы Җыен тавы итәгенә алып кайтты. Мәйдан уртасына күбәләктәй җилпенеп бер кыз йөгереп килеп чыкты.

Мин тәүдә ни булганын аңлый алмый тордым. Авызым ачылып китте, кашларым җыерылды. Бу бала ярым-шәрә иде бит! Дөрес, аның яшь, зифа гәүдәсе ымсындыргыч дәрәҗәдә гүзәл, аның бер генә дә килмәгән җире юк. Тик ник соң болай шәрә чыккан ул бу хәтле халык алдына? Ник һәркемгә ярарга тырышкандай имәнгеч татлы итеп елмая? Нигә бу матурлыктан шомлы афәт исе аңкый? Шәрык биюе дигәч, мин аны төрекләрнеңме, йә исә башка берәр көнчыгыш халкыныңмы милли биюе дип торам. Ә бу, бу бит — гарем, ягъни хәрәм биюе! Аулак бүлмәләрдә, аерым публика өчен генә башкарылучы бию!

Минем күз алларым караңгыланып китте. Аптырап, як-ягыма карандым. Барча адәм, елан авызына кереп барган бакадай сихерләнеп, уртада өерелгән сынга текәлгән. Бары тик уң як читтәге ак яулыклы берничә кортка гына, йөзләренә канәгатьсезлек билгеләре чыгарып,  мәйданны ташлап, автобуслар торган якка китеп баралар. Сул якта алдарак торган бер сабый, өч-дүрт яшьләрдә булыр, көй уңаена теге, уртадагы кыз кебек үк итеп, нәни гәүдәсен боргаландырырга маташа. Ә әнисе аңа карап, сөенечтән кояш кебек балкый. Артымда кемнеңдер, бик зәһәр бичәнеңдер инде,  теш арасыннан сыгып сөйләнүе ишетелде:

— Йә Аллам, тәмам гарык ласа бу шәрык биюеннән! Ирләребезне аздырып бетерәләр бит инде! Картлар, бала-чага бар дип тормыйлар! Бу Газизәттәйнең оныгына ни калган! Тәртипле генә кыз үзе, югыйсә. Бар байлыгын мир алдына чыгарып селкемәсә!

Мин тәүге тапкыр бичә кеше  белән теләктәш булып: “Их, күбрәк булса иде мондый усаллар!” — дип уйлап куйдым.

Күз карашым ирексездән тагын теге кызга юнәлде. Аның хәрәкәтләреннән әллә нинди шәһвәти вәсвәсәләр тарала иде. Мин хәтта ул нәфселе теләкләрне күргән кебек үк булдым. Алар, кара төтен телләре сыман булып кешеләрнең аяк асларына үрмәләделәр, кешеләрнең авыз ачып торуларыннан файдаланып, авызларына кереп киттеләр, күз нурларына ябышып, хәтер-зиһеннәренә чорналдылар. Ә кыз биеде дә биеде. Көнчыгыш халыклары хәрәм сарайларында карап күңел ача торган бию минем туган авылымның Җыен тавы түбәсендә азыныпмы-азынды, шашыныпмы-шашынды. Кылган чәчле тау бабай, башы төелгән кешедәй, калтыранып куйгандай булды.  Гарьләнүдән тамагыма төер тыгылды.

Дәртле һәм назлы көнчыгыш көе инде миңа мыскыллау булып ишетелә иде. Бу бала, үзе дә аңламыйча, сизмичә, хәрәкәтләре белән хәтәр гамәл кыла иде. Гомер күрмәгән, гайре табигый бу хәрәкәтләр авылыбызның күктә канат каккан кошкайларын, өнсез калган мәһабәт чыршыларын, мәгърур имәннәрен, оялчан каеннарын кимсетә иде, безнең аяк тәпиләренең эзләре калган, безне тудырган, үстергән, туйдырган җиркәйне, авыл читендә икмәге тулышып яткан басуларны, челтерәп агып яткан тыйнак инешебезне, урман читендәге кечкенә тын зиратны кыерсыта иде. Әгәр дә әрвахлар була торган булса, алар бу әкәмәттән оялып җир читенә качышып беткән булырлар иде. Алтышар-җидешәр баланың тамагын туйдырам дип нужа камыты тарткан безнең әнкәйләрнең, сугыштан кайтмый калган ирләрен көтеп саргайган тол хатыннарның рухлары рәнҗеп, безгә үпкәләрләр иде...

Мин бу баланы гаепләмәдем. Бу биюнең мәйданга чыгуында аңа караганда өлкәннәрнең гаебе зур иде. Алар нәрсә уйлаганнар, әти-әниләре нәрсә караган!

 Хәтта җил дә тынып калды. Бик-бик тынчу булып китте. Мин, үзем дә сизми торып бастым. Хатыным, гаҗәпләнеп, миңа күтәрелеп карады да яңадан биюче кызга төбәлде. Минем, мәйдан уртасына чыгып, теге кызны туктатасым,  җилтерәтеп, әти-әниләренең кулына илтеп тоттырасым килде. Әмма мин алай итә алмый идем. Алай итсәм, “һай, бабайның дәрте котырган!” дип бот чабып көләчәкләр иде. Теге кызның кызган баштан мине, калтырап торган кечкенә бер картны, төртеп егуы да бик ихтимал иде. Кызганыч ки, әмма мин көчсез һәм чарасыз идем.

Эскәмияне атлап чыктым да, тамаша урынын ярым ай рәвешендә урап баскан тамашачыларны ерып, күз күргән якка атлап киттем.

Мин инде башкача шигырьләр язмаска һәм китаплар чыгармаска карар иткән идем.

Категория: Мои статьи | Добавил: Дильбар (02.01.2016) | Автор: Дильбар
Просмотров: 644 | Рейтинг: 5.0/1