Дилбәр Булатова
Главная » Статьи » Мои статьи

Кар-буранны аралап...

Авыл үз тормышы белән яши. Дөньядагы олы-олы вакыйгалар, сәяси ызгышлар турында телевизордан карап, гәзиттән укып белә, уфтана-кайгыра да янә үз мәшәкатьләренә чума. Ә мәшәкать җитәрлек авылда. Бигрәк тә кышын. Әнә җил кубып төн буе дулавы була, иртәнгә юлларга калын-калын көрт сырынтыларын сала. Кичтән генә әле кемнәрнеңдер турында торган кар тавы, иртән инде күпкән корсагын сыйпап, тук елмаеп, башка берәүләрнең капка алдында утырырга мөмкин. Картрак һәм ялгыз әби-бабайларның үз кайгысы: “Ишегемне кар басып китеп иртән өемнән чыга алмый ятмыйм тагы!” Ә карга барыбер. Аның законнары үзенеке. Кайда явасы килсә, шунда ява, кайда ятасы килсә, шунда ята. Юл дип тә тормый, абзар авызы дип тә тормый, Хәдичә карчык яки Хәмәт карт ишек алды дип тә уйламый. Елның-елында шулай. Елның ким дигәндә дүрт аен Рәсәй халкы кырыс һәм усал кыш белән көрәшеп, бураннары белән бәргәләшеп, көртләре белән көрмәкләшеп, салкыннары белән алышып үткәрә...  

 

Категория: Мои статьи | Добавил: Дильбар (10.03.2016) | Автор: Дильбар
Просмотров: 441 | Рейтинг: 0.0/0